Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Толымнар озын һәм калын булсын дисәгез, киңәшкә колак салыгыз

Озын толымнар кызларны бизәп торса да, аның мәшәкатьләре дә күп бит. Кыска чәчне кайчак бармаклар белән генә дә рәтләп куярга була. Ә озын чәч аерым тәрбияне, һәр  иртәне бакчага, мәктәпкә барганда матур итеп үрүне таләп итә.

Девәтернәдән Фәнис Арсланов биргән киңәш чәчләрне үстерүгә, калынайтуга ярдәм итә. Алия белән Фәниснең ике кызының да чәчләре озын һәм матур.

–       Иртән сыер савып, ике бәләкәй кызымның чәчләрен үреп, үзем мәктәпкә эшкә әзерләнгәндә дә  аларның чәчләрен кисү уе башыма да кермәде. Назлыгөл тугач чәче бик озак чыкмады, курка да калган идем. Шуңадырмы, безнең гаиләдә чәч кистерү турында сүзнең булганы да юк. Ә кызларыбызның чәчләре калын булып үсүдә әтиләренең өлеше зур, – диде Алия Арсланова.

–       Балачакта бер сабакташ кызның “әби безнең чәчне кычыткан тамыры төнәтмәсе белән чайкый, шуңа калын чәчләрем” дигән сүзләре истә калган. Әти булгач, ике кызыма, хатыныма чәчләрен чайкау өчен кычыткан тамыры төнәтмәсен гел үзем әзерлим. Кышка да күпләп киптереп куям бу тамырны,– диде Назлыгөлнең әтисе.

 Ә бит күпләребез чәчне чайкау өчен төнәтмәне кычыткан яфрагыннан ясый. Истә калдырыгыз, кызлар, тамыры файдалырак икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев