Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бала хакы

    Егерме еллар элек Сабантуйларда бер яшүсмер тамашачыларны үзенең оста көрәш алымнары белән сокландыра башлады. "Ә, бу Тәбәрледән Рәүфәт Шәймәрдановның малае Айдар, - диделәр. - Бөтен нәселләре көрәшче аларның". Берничә елдан район сәхнәсендә сөйкемле җырчы, биюче малай тамашачыны әсир итте. Монысы да "Рәүфәт малае Динар", диделәр. Көрәшче дә, журналист та Айдарның...

    Егерме еллар элек Сабантуйларда бер яшүсмер тамашачыларны үзенең оста көрәш алымнары белән сокландыра башлады. "Ә, бу Тәбәрледән Рәүфәт Шәймәрдановның малае Айдар, - диделәр. - Бөтен нәселләре көрәшче аларның". Берничә елдан район сәхнәсендә сөйкемле җырчы, биюче малай тамашачыны әсир итте. Монысы да "Рәүфәт малае Динар", диделәр.
    Көрәшче дә, журналист та
    Айдарның сәхнәдә дә ут уйнатты. Биюе белән шаккатыра иде ул. Аннары район газетасы, "Яңарыш" битләрендә гамьле язмаларын укырга күнектек. Районда "Көмеш каләм" фестивалендә берничә ел катнашканнан соң, Айдар 2002 елда VII "Алтын каләм" республика фестивалендә катнашу бәхетенә иреште һәм аннан II дәрәҗәдәге Диплом алып кайтты. Шул ук елда Казанда узган Яшь язучылар семинарында катнашты. "Берсен ташлап, икенчесен башлап йөргән икән", дисәгез ялгышасыз. Айдарның бүгенге көнгә кадәр көрәшне дә, иҗатны да ташлаганы юк. "Егермедән артык ярышта батыр калганмындыр", - ди егет. Ә иҗат - төп хезмәте аның. Ул - ТНВ каналы журналисты.
    Күпләрегез яратып карый торган "Батырлар" тапшыруын алып баручы Айдар. Көрәш серләрен, күренекле көрәшчеләрне яхшы белгән, шул турыда бертуктамый сәгатьләр буе яратып сөйли алган Айдар кебек журналистлар Казанда да күп түгелдер. 2010 елда аның "Мәгълүмат чараларында татарча көрәшне иң яхшы яктыртучы журналист" Дипломына лаек булуы - моңа дәлил. Шуның өстенә Интернетта татарча көрәшкә һәм көрәшчеләргә багышланган www.gongtv.ru сайты да булдырган. Аннан тыш Айдар тәрҗемәләр бүлеге булган "Дубль-видео" студиясендә дә эшли. Рекламалар төшерә. Казандагы сеңлесе һәм энесе турында кайгыртып тору да - аның өстендә.
    Күз алдында үскән җырчы
    Динар иҗат, ярыш, хезмәт, хәрәкәт рухы кайнап торган мохиттә үсте. Абыйсы әтисе белән булачак ярышлар, көрәш алымнары турында сөйләшсә, узган ярышта җибәргән хаталар һәм уңыш сәбәпләрен ачыкласа, әнисе белән мәктәптә, район, республика күләмендә узачак төрле иҗади чаралар, конкурслар турында фикер алыша. Кайсында ничек катнашырга, шул ук вакытта ничек укуга зыян китермәскә? Апасы Гөлнара да төшеп калганнардан түгел: әле олимпиадаларда, әле газеталар уздыра торган иҗади конкурсларда призлы урыннар яулый иде. Җыр-бию белән шөгыльләнергә дә өлгерә. Вакытны мәгънәсез үткәрү гөнаһ саналган гаиләдә башкача була да алмый торгандыр. Алар артыннан Динар да кечкенәдән үк төрле өлкәдә үзен сынап карый башлый. Терекөмеш кебек җитез, кечкенә гәүдәле бу ягымлы малай әле көрәшчеләр келәмендә, әле сәхнәдә тамашачыларны сокландыра. Мәктәптә дә яхшы укчылар рәтендә. Фәнни-эзләнү эшләре белән шөгыльләнергә, иҗади конкурсларда катнашырга да вакыт таба.
    Беренче хыялы биюче булу иде Динарның. Сәхнәгә дә тәүге адымнарын биюче буларак ясады. Сәнгатьнең бу төрендә үз яшенә карата ярыйсы ук нәтиҗәләргә дә иреште. Сигез яшендә район бәйгесендә өченче урынны яулаудан башланган ун еллык бәйгеләр юлы матур җиңүләргә бай. Аны хәзер күпләр "җырчы Динар" дип беләләр. Ул - бүген КФУ студенты. Конкурслар, чыгышлар, аларга әзерләнү, дулкынланулар, сәхнә осталарын якыннан күрү, кайберләреннән җырлавына югары бәя ишетү, сәхнә арты тормышы - болар барысы да Динарга күптән таныш. Үзе дә катнашкан конкурсларының санын, исемнәрен хәтерләп бетерә микән: "Сандугач керде күңелгә", "Йолдызлык", "Йолдызлар яңгыры", Татар моңы" "Урмай моңы", "Дулкыннар", "Идел буе халыклары җырларын иң яхшы башкаручылар" конкурсы, "Казанская лира", "Роза мира", "Кече шәһәрләр"... Барысыннан да уңышлы чыгыш ясап, тамашачы алкышларына кинәнеп, жюриның югары бәясеннән канатланып кайта Динар. Шулар арасында иң кадерлесе, истә калганы дип, зур сәхнәгә фатиха биргән "Сандугач керде күңелгә" конкурсын саный. Болар барысы да - авылдан Әгерҗегә килеп, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укытучысы Марсилә Муллахмәтова белән шөгыльләнү, Әгерҗедәге сәнгать мәктәбендә баян классында уку өстенә каникулларда Казанга барып танылган җырчы-педагог Миңгол Галиевтан дәресләр алуының нәтиҗәсе. Юкка гына аның исеме 2011 елгы "Татарстан Республикасы балалар казанышлары энциклопедиясе"нә кертелмәгән. Бүген Динар сәхнә осталыгына университетның сәнгать бүлегендә, профессиональ җыр дөньясына алып кергән остазы Миңгол Галиев белән шөгыльләнүен дәвам итә. Казан сәхнәләрендә төрле дәрәҗәдәге концертларда чыгыш ясый. Башкалада аның үз тамашачысы бар.
    Бөтен көчне - балаларга
    Бала никадәр талантлы булмасын, ата-анасы ярдәменнән башка аның ярты юлда тукталып калу куркынычы бар. Тик Шәймәрдановларның әти-әниләре ярты юлда туктап кала торганнардан түгел. Балаларының сәләтләрен үстерүгә бөтен көчләрен куялар алар. Гомумән, бу гаилә әгъзаларының кызыксынулары да киңкырлы, һөнәри юллары да уңышларга бай. Малайларның милли көрәштә беренче тренерлары әтиләре Рәүфәт булса, сәхнәгә менүләрендә әниләре Дилбәрнең роле зур. Ул - балаларының репертуарларын сайларга ярдәм итүче дә, башлангыч сәхнә дәресләре бирүче дә, костюмер да, тамашачы да, тәнкыйтьче дә. Шуның өстенә, мәктәптәге авыр хезмәтне тел-теш тидермәслек итеп башкара. Югыйсә, ике ел рәттән "Иң яхшы укытучы" грантына ия була алмас иде. Дилбәр Харисовна - югары категорияле мөгаллимә. Аның укучылары күп мәртәбәләр иҗади һәм фәнни-эзләнү эшләре белән республикада яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
    Рәүфәт студент чакта велоспорт белән "җенләнсә", татарча көрәш - аның гомерлек юлдашы. Райондагы бик күп Сабантуйларда бил бирмәгән көрәшче, күп еллар инде балаларны, шул исәптән үз улларын да, милли көрәш серләренә төшендерә. Аның укучылары район, республика ярышларында катнашалар, уңышларга ирешәләр. Тренер абыйлары - тирә-юньдә билгеле остаз, милли көрәшне иң актив пропагандалаучы гына түгел, көрәш буенча гадел хөкемдар да. "ТРның физик тәрбия отличнигы" дигән мактаулы исем юкка бирелмәгән аңа.
    Рәүфәт балаларына кирәк дигәндә, бернигә дә карамый юлга чыга. Динарны атнага 3әр тапкыр Әгерҗегә дәресләргә йөртү, кая чакырсалар, шунда концертта катнашырга, бетмәс-төкәнмәс конкурсларга алып бару, аңа рухи терәк булу - моңарчы барысы да ата-ана җилкәсендә булды.
    Кемдер матди мөмкинлекләре зурдыр дип уйлыйдыр. Әмма бу - ялгыш фикер. Ике авыл укытучысындагы байлыкның күләмен чамаларга була. Шәп спонсорлары да юк аларның, арттан этүче "йонлач куллары "да. Балаларының уңышлары - бары тик үҗәтлек, тырышлык һәм аларның киләчәге турында чын аталарча кайгыртуның матур җимешләре ул.
    Шәймардановларда гаилә культы хакимлек итә. Бернәрсә дә уртага салып сөйләшмичә, киңәшмичә эшләнми. Балаларның фикере зурларныкы белән тигез хокукта. Әти-әни - иң зур авторитет. Шулай булмаса, кызлары Гөлнара, алар юлыннан китеп, укытучы һөнәрен сайлар иде микән?! Ул, чит телләр факультетын тәмамлап, Казан мәктәпләренең берсендә эшли. Педагогик стажы аз булуга карамастан, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын ышанып тапшырганнар. Мәктәбе дә үзенчәлекле: теге яки бу сәбәп белән гадәти мәктәптән китәргә мәҗбүр булганнар укый анда. "Яшәгән саен гаиләдәге тәрбиянең кеше тормышында бик зур роль уйнаганын аңлый барам", - ди Гөлнара. - Балалар белән күбрәк аралашкан саен үз әти-әниемә хөрмәтем арта".
    ...Тормышта бала хакы дигән төшенчә бар бит. Балаларның уңышлары белән бала хакының ни бәйләнеше бар соң, диярсез. Бала хакын хаклау дигәнне күпләр газизләренең тамагы тук, өсте бөтен булуы дип аңлыйлар. Берәрсе баласына кырын караш ташламаганмы, ялгышып булса да рәнҗетмәгәнме? Укытучы буларак миңа, мәктәпкә килеп, баласын кыерсыткан иптәшләре яисә "2"ле куйганы, "укымыйсың, тәртипсезләнәсең", дигәне, тагын да аянычрагы "4-5" куймаганы өчен укытучылар белән ачуланышып йөргән ата-аналарны күрергә туры килде. Миңа калса, бала хакын хаклау ул - балага тормышта үз юлын табарга ярдәм итү, ә бала урынына моны үзең башкару дигән сүз түгел. Чөнки бер кеше өчен икенчесе яши алмый, хәтта аның әти-әнисе булса да. Һәркем үз гомер юлын үзе уза. Ата-ана юллар чатында адашып калмаска гына ярдәм итә ала.
    Наилә ХАРИСОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 25 апрель 2018 - 13:10
      Цибульский Никита 7 лет, Архипенко Арина 7 лет, Г Тукай Дитя и мотылек
    • 25 апрель 2018 - 13:09
      Караяни Полина, 7 лет, Г Тукай Родная деревня
    Ночной режим