Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бер гаиләдә – тугыз кыз

    "Менә безнең кызлар гвардиясе шушы була инде", - дип каршы алдылар безне Әгерҗедә яшәүче Шамил һәм Рушания АКБАШЕВлар. Ә кызларның берсе генә үзләренеке, ә калган тугызын алар тәрбиягә алганнар. Хәер, хәзер бу гаиләдә чит, ятим бала дигән сүз юк. "Барысы да үзебезнекеләр", - диләр. Әнә, ярты ел элек тәрбиягә алган...


    "Менә безнең кызлар гвардиясе шушы була инде", - дип каршы алдылар безне Әгерҗедә яшәүче Шамил һәм Рушания АКБАШЕВлар. Ә кызларның берсе генә үзләренеке, ә калган тугызын алар тәрбиягә алганнар. Хәер, хәзер бу гаиләдә чит, ятим бала дигән сүз юк. "Барысы да үзебезнекеләр", - диләр.

    Әнә, ярты ел элек тәрбиягә алган 1,5 яшьлек Дашенька иркә песи баласы кебек әтисенә сырпаланып кына тора. Хәер, кызларның барысы да шулай. Әле әниләренә килеп сарылалар, әле әтиләрен килеп кочаклыйлар. Дөньяга тудырган әти-әниләре булмаса да, алар бу гаиләдә барысы да бертигез хокуклы, тугызы да "әти-әни" дип өзелеп торалар. Ә баланы алдап булмый. Җылы караш, иркәләү-назлау, башыннан сыйпап, аркасыннан сөеп матур сүз әйтү, сабый күңелен аңлау булмаса, бала чит кешене үзенеке кебек якын итә алмый.
    Үз кызлары була торып, аларга нигә тугыз чит бала кирәк булды икән дияр кайберәүләр. Хөкүмәт тәрбиягә алган балаларга саллы гына акча бирә бит, шуңа кызыкканнардыр диючеләр дә булыр. Юк, җәмәгать, ничек кенә фикер йөртсәгез дә, акчага кызыгып кына тугыз баланы үзеңнеке кебек кабул итеп булмыйдыр. Шамил белән Рушаниянең күңелләре фәкать изгелектә, аларның төп максаты - ятим калган сабыйларга әти-әни назы бирү, аларны тәрбияле балалар итеп үстерү.
    - Ничек шулай тугыз бала алырга җөрьәт иттегез? Мин моны зур батырлык дип саныйм. Әллә нинди зур акчалар бирсәләр дә бөтен кеше дә мондый изге эшкә алына алмый бит, дип сорамый кала алмадым.
    - Хатыныма "кызыбыз Диана үсеп җитә, өйдә икебез генә утырып калырбызмы инде, әйдә, әнисе, ятим бала алыйк тәрбиягә. Алсак, берьюлы бишне алабыз", - дидем. Рушания бераз уйланып торды да: "Мин риза", - диде. Менә шуннан башланган эш инде, диде гаилә башлыгы.
    Виканы Казаннан алып кайталар. Настя, Катя, Михребанны Алабуга балалар йортыннан. Тумыштан инвалид Верониканы бер гаилә тәрбиягә алып, яңадан балалар йортына китергән булган. Авыру сабый өчен нинди тетрәндергеч хәл бит бу! Акбашевлар бу кызны алып, аңа гаилә җылысы бүләк итеп нинди зур батырлык эшләгәннәр. Шушы биш кыз янына ярты ел элек Әгерҗедән бертуган дүрт кызны алулары күпләр өчен көтелмәгән хәл була.
    Бу гаиләдә хәзер, әнә шулай, урыс, татар, төрекмән, грек кызлары бик дус булып, әти-әни назы күреп яшиләр. Тормышлары җитеш, хуҗалыклары зур. Маллар да, кош-кортлар да асрыйлар. Бакчалары да зур. Кызлары - һәр эштә зур ярдәмчеләре. Әнә 1,5 яшьлек нәни Дашенька да идәндә чүп күрсә, шунда ук алып чиләккә илтеп ташлый. "Булышулары безнең өчен булса, өйрәнүләре үзләре өчен. Алар бит - булачак хуҗабикәләр, булачак әниләр. Йорт эшләренә өйрәнеп үссеннәр дип тырышабыз", - ди Рушания. Ләкин кызларны бакчада, ишегалдында, аш бүлмәсендә эшкә өйрәтүне үзләренчә аңлаучы явыз теллеләр дә очрый бит тормышыбызда. "Бу балаларны хуҗалыкларында эшләтер өчен генә алганнар алар", дип йөрәкләренә тоз салучыларны һич тә аңлый алмыйм. Акбашевлар бу сүзләргә әллә ни игътибар бирмиләр инде хәзер. Аларның гайбәт тыңлап, гайбәтчеләр белән ызгышып йөрергә вакытлары юк. Кызларны аякка бастырасылары, кеше итәселәре бар аларның.
    "Еллар узар. Бу кызларыбыз да кошлар кебек төрле якларга таралырлар. Олыгайган көннәребездә җыелышып безнең янга кайтсалар, моннан да зур шатлык булмаячак. Ә без моның шулай булачагына бик тә ышанабыз", - диләр Акбашевлар.
    Екатерина САМСОНОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: