Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эх, яшь чаклар, җилле чаклар...

    Ул танылган шагыйрь, педагог, дәреслекләр авторы Даут Гобәйди, бүгенгәчә сакланып калган Саклау мәчетен төзеткән сәүдәгәр, меценат Зәитовлар чыккан Кыдырлы авылыннан булуы белән горурланып яши. "Туган авылымнан 46 ел элек 14 яшемдә чыгып китсәм дә, Кыдырлы - бүген дә минем өчен иң изге урын. Әти-әни нигезен хәзер дә кадерләп саклыйбыз", -...

    Ул танылган шагыйрь, педагог, дәреслекләр авторы Даут Гобәйди, бүгенгәчә сакланып калган Саклау мәчетен төзеткән сәүдәгәр, меценат Зәитовлар чыккан Кыдырлы авылыннан булуы белән горурланып яши. "Туган авылымнан 46 ел элек 14 яшемдә чыгып китсәм дә, Кыдырлы - бүген дә минем өчен иң изге урын. Әти-әни нигезен хәзер дә кадерләп саклыйбыз", - ди 60 яшьлек юбилеена килеп җиткән, гомеренең 20 елдан артыгын районыбызда мәдәниятне үстерүгә багышлаган Фаиз МУСИН.

    - Фаиз Раифович, сүзне туган авыл, әти-әниегездән башлагач, беренче тапкыр кулыгызга гармун алган чакларыгыз, мәдәният өлкәсенә килүегез турында сөйләп үтегез әле.
    - 60 еллык гомер юлымда нинди дә булса уңышларга ирешкәнмен, халкыма намус белән хезмәт иткәнмен икән, бу әти-әниемнең тәрбиясе дип саныйм. Әтиебез баш агроном, әниебез Флүрә пешекче, кошчы булып эшләделәр. Өчебезгә дә югары белем бирү өчен тырыштылар. Фәрештәләргә тиң кешеләр иде безнең әти-әни. Алар безне һәр эштә пөхтәлеккә, сабыр, нинди генә урында эшләсәң дә гади, кешелекле булып калырга, башкаларга каты бәрелмәскә, авыр сүз әйтмәскә өйрәттеләр. Әти-әнием мәдәнияттән ерак кешеләр булса да, әтинең мине бик тә гармунда уйнарга өйрәтәсе килде. Үземнең дә теләк булгандыр инде. Әти башта кечкенә генә гармун алып бирде. Шыгырдата торгач, көй чыгара алуымны күреп, аның ничек сөенгәнен күрсәгез иде... Аннан Ижау базарыннан хромка алып кайтты. Шулай итеп, мәктәп елларында ук мин авылыбызның бәләкәй гармунчысы булып киттем. Мәдәнияткә кереп китүем шуннан башлангандыр инде. Аннан культура-агарту училищесында уку еллары...
    - Шулай итеп, дипломлы яшь белгеч, туган якларга кайтып, халкына мәдәният хезмәте күрсәтә башлады. 80нче елларда Чапаев урамындагы район Мәдәният йорты каршында оештырылган агитбригада белән язгы кыр эшләре, урак өстендә ындыр табакларында, басуда комбайнчылар каршында чыгыш ясаганнарыгызны мин дә яхшы хәтерлим әле. Ни кызганыч, совет чорының шушы матур традициясе онытылды хәзер.
    - Районда юллар начар булганлыктан, агитбригада белән колхозларга атналар буена чыгып китә идек. Сәхнә осталарыбыз Фатыйма Шаһиева, Наил Нәбиуллин, Ринат Булатов, Рәхимә Шәйхуллова, Шамил Мәрданов агитбригаданың иң актив талантлары буларак танылдылар. Агитбригада составында райком билгеләгән лекторлар Фәйзи Гыймазетдинов, Әнвәр Закиров, Харис Закиров авыл хезмәтчәннәрен дөнья хәлләре белән дә таныштыралар иде. Әгерҗе халык театры белән дә кайларда гына чыгышлар ясамадык?! Ел саен Казанда отчет концертлары куюлар, телевидениегә, Татарстан радиосына үзешчәннәр чыгышларын әзерләүләр дисеңме... Кызганычка каршы, без нигез салган халык театры да, агитбригадалар да юк инде хәзер.
    - Гомумән, мәдәният хезмәткәренең ярты гомере юлда узадыр инде.
    - Әйе, бигрәк тә мәдәният бүлеген җитәкләгән чорда тормышым күбрәк тәгәрмәчләр өстендә узды һәм моңа бер дә үкенмим. Соңгы елларда районда мәдәният шактый алга китте дисәм, һич тә мактану дип кабул итмәгез. Бу - беренче чиратта, ул заманда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Рәвия ханым Лутошкинаның тынгысызлыгы, эзләнүләре, таләпчәнлеге нәтиҗәсе. Нәкъ шул елларда мәдәният учакларының матди-техник базасы ныгыды, моңа кадәр күрмәгән сәхнә костюмнарына баедык. Рәвия Фәррахиевна һәр мәдәни чараның эчтәлегенә, халык күңеленә үтеп керердәй булуына зур игътибар бирә иде. Мәдәният учакларындагы иҗат төркемнәре, биючеләр, яшь җырчылар республикага танылды.
    - Сез җитәкчелек иткән чорда халык ансамбле исемен алучы коллективлар да шактый булды бит.
    - Бу мәдәният хезмәткәрләренең һәм авыл үзешчәннәренең иң зур казанышы булды. "Көмеш телле гармун", Бима, Кадрәк, Сарсак-Омга фольклор ансамбльләренә, Кичкетаң театрына халык исеме бирелү барыбыз өчен дә зур шатлык булды. Шул мактаулы исемне югалтмый эшләсеннәр иде.
    - Мәдәнияттә эшләгәндә һәрчак таянырдай хезмәттәшләрегез кемнәр иде?
    - Иң зур рәхмәтем - бәйрәмнәрнең үзәгендә кайнаган барлык авыл һәм шәһәрдәге сәхнә ветераннарына һәм яшь сәхнә осталарына. Ә алар бездә йөзләгән. Ә бу талантларны табып, үстереп, дәртләндереп торучы, аз хезмәт хакына да фанатларча эшләп йөргән хезмәттәшләремә хөрмәтем әле дә бик зур. Алар кирәк чакта шәхси тормышларын, гаилә проблемаларын да онытып, кем әйтмешли, партия кайда куша, шунда баралар, халыкка рухи азык бирәләр иде. Гомерләрен мәдәнияткә багышлаган Наил Нәбиуллин, Миңнур Һадиева, Әлфирә Низамова, Фәнис Арсланов, Гафият Нигъмәтуллин, Альберт һәм аның улы Марат Муллахмәтовлар, Баязит Ахунов, Илсур Сабирҗанов, Наил Таҗиев, Эльвира Нәбиева минем иң зур таянычларым булдылар. "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесенә лаек булганмын икән, бу - мәдәнияттә эшләгән чорда барлык хезмәттәшләрем, үзешчәннәр белән бер команда булып эшләү нәтиҗәсе. Мәдәнияттән китеп, соңгы елларда район хакимиятендә эшләсәм дә, күңелем белән һәрчак шул тармакта калдым. Мәдәният хезмәткәрләренең, үзешчәннәрнең уңышларына ихластан сөенәм. Менә шулай мәдәният дөньясында янып, алтмышыма да килеп җиткәнмен. Пенсиягә чыксам да мәдәнияттән, сәхнәдән аерылырга исәп юк. Гармунчы күңеле картаймый бит ул. Баянымны сыздырып җибәрсәм, күңелем белән әллә кайларга китәм.
    - Фаиз Раифович, Сезгә, гомумән, картаерга вакыт юктыр. Сез бит яшь әти дә әле.
    - Әйе, беренче гаиләмдәге игезәк улларымнан тыш, тагын ике нәни улым - нәсел дәвамчыларым бар минем. Рузилебез быел мәктәпкә бара. Ә төпчегебез Фәнзилгә әле 4 яшь кенә. Җәмәгатем Рафисә белән Иж-Бубыйда үз хуҗалыгыбыз белән тормыш көтеп яткан көннәребез.
    - Шушы матур гаиләгездә гомер юлыгыз әле озын-озакка сузылсын. Фаиз Раифовичның иңнәренә баянын асып сәхнәгә чыгып, халык күңелен уятуларын ешрак күрергә язсын.
    Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: