Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кадыбаштан Камаловлар – зур сынаулар узып бәхетләрен тапкан гаилә

    Кадыбашка кереп берничә йортны үтүгә сул яктагы пар аккошлар төшерелгән бизәкле капка игътибарны җәлеп итә. Мәхәббәт символы – җырларда җырланган пар аккошлар алар.

    Рәҗәп–Гөлфидә КАМАЛОВлар яши бу йортта. Капканы ачып эчкә атласаң, хуҗалыктагы тәртипкә, өй эченә керсәң зәвык белән сайланган җиһазга, тәрәзәләргә эленгән матур пәрдәләргә, шау чәчәккә күмелеп утырган гөлләргә игътибар итәсең. Ә хуҗабикәнең кунакчыллыгы турында әйтеп тә торасы юк. Ишектә күрше-күлән, танышлар күренүгә, кулына чәйнеген алыр, ә дигәнче туй өстәленә тиң табын әзерләп куяр. Ирексездән, бигрәк муллыкта, рәхәттә яшиләр икән болар дип уйлап куясың. Гомергә шулай булгандыр кебек тоелыр иде күңелгә. Әмма бу гаиләнең дә кичергәннәре бер китап язарлык шул...

     

    РӘҖӘП

    Рәҗәп кечкенә генә Алга авылында Имаметдин абый белән Зәкия апаның алты балалы  гаиләсендә бишенче сабый булып дөньяга килә. Узган гасырның 60-70нче елларында сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз ордены һәм күп медальләр иясе Имаметдин абый  һәм  Зәкия апа күп итеп мал-туар асрыйлар, умарта кортлары тоталар. Зәкия апаның уңган татар хатыны нинди һөнәрләрне белсә, шуларның барысына да ия булганын исәпкә алсаң, тормышлары заманасына күрә шактый бөтен була. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дип тә әйтә безнең халык. Камаловларның балалары да кечкенәдән эшләп үсәләр.

    Ир-егет армиядә зур чыныгу ала, диләр. Свердловск өлкәсендә пехота гаскәрләрендә хезмәт иткән Рәҗәпкә чыныгырга да кирәкми. Ул армиягә ныклы физик әзерлек белән барган: йөгерештәме, чаңгыдамы, турниктамы – гел беренче. Күпсанлы Рәхмәтләргә, II дәрәҗә “За отличную службу» медаленә лаек була солдат.

    Армиядән соң ул Каракүл районының Арзамас авылында дуңгызчылык комплексында кочегар булып эшли башлый. Яшьлек мәхәббәте – “кара күзләр, кара кашлар” иле булган Актаныш сылуына өйләнә. 1984 елда кызлары Лилия, ике елдан уллары Ильяс, 1992 елда Рәвил туа.

    Акыллы балаларына, эшле-ашлы булуларына сөенеп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп кенә яшисе иде дә бит. Юк шул, гаилә икегә бүленә, тормышның якты шәмнәре сүнә. Рәҗәп, Лилия белән Ильясны  алып (төпчекләре Рәвил әнисе белән кала), Кадыбашка әти-әни йортына кайта.

    Туган авылында фермада эшли башлый. Балалар мәктәптә укыйлар, тик аларга әни назы җитмәве үзен нык сиздерә. Төз буй-сынлы, чибәр, эчми-тартмый торган эшчән ир-атка хатын-кыз бетмәгән анысы, тик балаларга әни булырга кем җөрьәт итәр?!

        Андый хатын-кыз табыла. Ул Кадыбашта туып-үскән Гөлфидә була.

     

    ГӨЛФИДӘ

    Гөлфидә сугыш ветераны, күпсанлы медальләр иясе Рәхимҗан абый белән эшкә оста, сүзгә кыска Мәхмүдә апа гаиләсендә туа. Дүрт кыз үсәләр алар. Әниләренә охшап, кызлар кул эшләренә – тегәргә, чигәргә, бәйләргә оста булалар. Аларга әтиләре янында хуҗалык эшләрендә кайнашырга да туры килә: утын да кисә-яра, печәнен дә чаба алар. Гөлфидә хәтта мич чыгарырга да өйрәнә.

    Буй җиткән Гөлфидә Сарапул егетенә кияүгә чыга. Уллары Радик туа. Тик гаилә бәхете генә озакка бармый. 1981 елны хатын, улын алып, әнисенә кайтып сыена.

    Ул фермага учетчица булып эшкә урнаша. Аннан ун ел Мәдәният йорты директоры булып эшли. Менә шулай яшәп ятканда Гөлфидәнең ире шәһәрдән авылга кайтып төшә. Алар яңадан бергә яши башлыйлар. 1994 елда кызлары Розалия туа.

    Тик иртә уңмаган кич уңмас дигәндәй, гаилә барыбер таркала.

     

    ПАРЛЫ ТОРМЫШ

    1996 елда язмышы үзгәреп куя хатынның. Ике сыңар канат –  Рәҗәп белән Гөлфидә тормыш корып җибәрәләр. Уртак балалары Булат та дөньяга килгәч, өч гаиләдә туган алты баланы тәрбиялиләр алар (Рәвилне дә әнисе яныннан барып алып кайталар). Икәүләп фермада бозаулар карыйлар. Өлкәнрәк балалар инде кул арасына керәләр. Ә хуҗалыкта эш һәркемгә җитәрлек: мал-туар, кош-корт, умарта кортлары, яшелчә бакчасы – бары да хезмәт куйганны көтә.   Гаиләнең матди хәлен ныгыту өчен ир дә, хатын да бик тырышалар. Фермадагы төп эшләреннән кала Рәҗәп авылдашларына бакча сукалый, бәрәңге өя, ат белән башкарыла торган башка күп кенә эшләргә алына. Гөлфидә исә тегү-бәйләүдән кала, өй, мунча мичләре чыгара.

    Камаловлар яңа йорт сатып алалар, аңа янкорма төзиләр. Балалар да әти-әниләренә ярдәм итәргә, аларны укудагы, спорттагы уңышлары белән сөендерергә тырышалар.

    Әти-әнидә балага карата “сукыр мәхәббәт” тә, аларның  һәр адымын тикшереп тору кебек катылык та булмый. Алар бары тик балаларын ихластан яраталар, аларга карата гадел таләп куялар, әмма ярдәм итәргә әзер торалар. Зур гаиләдә эш тә бергәләп эшләнә, бәйрәмнәр дә күңелле итеп үткәрелә.

    ...Еллар алга йөгерә тора. Балалар бер-бер артлы мәктәпне тәмамлыйлар. Малайлар армиядә хезмәт итеп кайталар. Һәрберсенә никах укытып, туй ясап, башлы-күзле иткәннәр газизләрен әти белән әни. Радик, Лилия, Ильяс – Ижауда, Рәвил – Әгерҗедә, Розалия Чаллыда гаиләләре белән гомер итәләр. Булат  Сарапулда яши. Рәҗәп белән Гөлфидәнең ул-кызларга, кияү-киленнәргә генә түгел, хәзер инде җиде оныкка куанып яшәп яткан чаклары. Балалар белән скайп, телефон аша көн дә аралашып торалар. Әле бу көннәрдә Булатлары өчен сөенеп йөргән мәлләре. Уллары яңа машина алган, эше дә, техникумда укуы да әйбәт кенә бара икән.

    Рәҗәп белән Гөлфидә әле дә үзләре өчен генә яшәмиләр. Алар ике әниләрен – Зәкия һәм Мәхмүдә апаларны тәрбиялиләр. Туксанны узган Зәкия апаның  һәр көнне хәлен беләләр, кирәкле ярдәмне күрсәтәләр, атна саен мунчага алып кайтып кунак итәләр. Ә Мәхмүдә әниләрен өч ел элек үзләренә алып кайттылар.

    Тормыш сынаулары алдында сыгылып төшмичә, балаларын ятим итмичә, аларга тиешле тәрбия биреп гомер иткән Рәҗәп–Гөлфидә Камаловлар – авылда абруйлы гаилә. Гомер көзләренә кергәндә дә пар аккошлар мәхәббәте насыйп булсын аларга. 

    Нурания ТӨХВӘТУЛЛИНА.

    Кадыбаш авылы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: