Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Балалар

ӘНИ КИРӘК

Әниең исән булып та сабый чактан ук ана назын, әтиең алдына менеп утырып иркәләнүләрне күрмичә балалар йортларында, приютларда тәрбияләнүдән дә ачырак язмыш бар микән?! Әле ярый, тормышыбызда Азат һәм Мөнзилә кебек бала җанлы, ятимнәргә гаилә җылысы бүләк итүче мәрхәмәтле затлар бар. Шаршады авылындагы РӘИМОВлар гаиләсендә бүген тугыз чит бала тәрбияләнә....

Әниең исән булып та сабый чактан ук ана назын, әтиең алдына менеп утырып иркәләнүләрне күрмичә балалар йортларында, приютларда тәрбияләнүдән дә ачырак язмыш бар микән?! Әле ярый, тормышыбызда Азат һәм Мөнзилә кебек бала җанлы, ятимнәргә гаилә җылысы бүләк итүче мәрхәмәтле затлар бар. Шаршады авылындагы РӘИМОВлар гаиләсендә бүген тугыз чит бала тәрбияләнә.
БЕР ГАИЛӘДӘ - ӨЧ МИЛЛӘТ БАЛАЛАРЫ
Тугыз ятимгә әти-әни булуны мин зур батырлыкка тиңлим. Аларны тәрбияләгән өчен Хөкүмәт акча түли, шуңа кызыгалар диючеләр белән һич тә килешәсе килми. Чын күңелдән яратмасаң, тәрбия кылмасаң, баланы көчләп яраттырып булмый. Бу гаиләдә булганда тугыз баланың да әти-әниләре өчен өзелеп торуларын, кечкенәләренең әле алларына менеп утырып иркәләнүләрен, әле артларыннан килеп кочаклауларын, сүз саен "мамочка", "папочка" дип торуларын күреп, тугыз ятимгә бәхетле балачак бүләк иткән Рәимовларга сокланып утырдым.
- Улларыбыз Илназ белән Алмаз үсеп читкә киткәч, зур өебез бушап калды. Совхоз бетеп эшсез калгач, нигә әле ятимнәрне үз гаиләбезгә алмаска дигән карарга килдек. 2011елда иң беренче Әгерҗедән апалы-сеңелле 8 яшьлек Катя белән 4 яшьлек Аняны алдык. Өебезгә алып кайту белән аларның ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде... Беренче көннән үк "папочка-мамочка" диюләрен ишеткәч, күзгә яшьләр килде, - дип сөйли Мөнзилә.
Аннан соң гаиләгә 11 яшьлек Казан малае Влад кайта. Бераздан
бертуган Коля, Ирина, Лиза, өч бертуган Тимур, Илья һәм Максим өстәлә. Шулай итеп, бүген Рәимовлар гаиләсендә урыс, удмурт һәм мари балалары бер зур гаилә булып яши.
- Беренче көннәрдән үк балаларыбызны татарчага өйрәтү максаты куйдык. Хәзергә чатнатып сөйләшә алмасалар да, барысы да татарча аңлыйлар, сөйләшергә дә тырышалар, - ди Мөнзилә ханым.
Балаларның җидесе мәктәптә укый, ә Илья белән Максим - бакчада.
- Ел саен бер балабыз мәктәпкә керә. Алар белән бергә үзебез дә яңадан укырга керәбез инде. Олыраклары да энекәш-сеңелкәшләренә өй эшләрен эшләргә булышалар, бер-берсен һич кыерсытмыйлар, - ди гаилә башлыгы Азат.
Балаларның иң олысына -15, төпчегенә 2 яшь.
- Тугызынчы сыйныфта укучы Влад барысы өчен дә "командир" инде хәзер. Көчек мәктәбендә бик яратып көрәш белән шөгыльләнә, брейк-данс белән мавыга. Сыйныфларында староста да әле ул. Быелгы Сабантуйларда үз үлчәү категориясендә Салагышта, Шаршадыда, Әгерҗедә беренче урын алды. Чаллы Сабан туенда да үзен сынап карады. Ә Колябыз рәссам-скульптор булыр, мөгаен, бик сәләтле малай. Катя биюгә йөри. 9 яшьлек Лиза курчакларына күлмәкләр тегәргә ярата, - дип һәр сабые турында тәфсилләп сөйләп китте Мөнзилә ханым.
Тугызының да туган көннәрен бер ялгышусыз әйтеп бирделәр Рәимовлар. "Бездә елның тугыз аенда да туган көннәр, һәрберсенекендә дә бәйрәм ясарга тырышабыз", - диләр алар.
Мөнзилә ханымның әле шушы араларда гына үзенең дә туган көне булган. Балаларның аңа атап язган шигъри котлауларын укыганда күзгә яшьләр килә. Күп әниләр үз балаларыннан да мондый җылы рәхмәт, ярату сүзләре ишетмидер.
Каникулларда балаларны Чаллыга дельфинарийга, аттракционнарга, Ижауга зоопаркка алып барулар - Рәимовлар гаиләсендә матур традиция.
ТАБИБЛАР ДА ЫШАНМАГАН ИДЕ
- Сез бу тугыз баланы тәрбияләү турында шундый рәхәт итеп сөйлисез. Әйтерсең лә, аларны тәрбиягә алганда бер проблема да булмаган болар белән, - дип сорамый кала алмадым.
- Бу ташланган балаларның нинди гаиләләрдә тууларын беләсез бит инде. Ничек проблемалар булмасын? Әнә, 4 айлык чакта ук әнисе ташлаган Максимны балалар бүлегеннән алдык. Ул чагында бер яшьлек бу малайның авырлыгы нибары 5 кило иде. Врачлар да йөри алмас дип кисәтеп куйдылар. Бер елда без аны көч-хәл белән 3 килога арттыра алдык.1,6 яшендә тәпи китте, хәзер сөйләшергә өйрәнеп килә. Чирдән бер дә башы чыкмаган бу улыбызның йөрәгенә Казанда операция ясадылар. Күз тимәсен, менә февральдән бирле хастаханәгә эләккәнебез юк, - ди Мөнзилә муенына килеп сарылган Максимны сөеп.
Красный бордагы приюттан алган өч яшьлек Лиза да моңарчы тыны бетеп җәфа чиккән. Приют хезмәткәрләре дә аны алып киткәндә "ай-һай, бу бала яши алыр микән" дип шикләрен яшермиләр. Мөнзилә аның белән хастаханәләрдә бик күп дәваланган. Хәзер кызның сәламәтлегенә "сөбханаллаһ!" дип сөенеп туялмыйлар Рәимовлар.
- Лиза һәм Максим белән хастаханәләрдә ятканда өйдә калган балаларым көн саен "әни, бик сагындык без сине, тизрәк кайтыгыз инде", дип шалтыратканда күңелләрем тула иде, - ди Мөнзилә ханым.
- Әтиебез дә бик яхшы безнең. Әмма әни өйдә булмаса, ямь юк. Әни һәрчак кирәк безгә, - ди Влад та.
Хуҗабикәнең төп хезмәте хәзер менә шул тугыз балага әни булып эшләү инде. Ай-һай, бер дә җиңел хезмәт түгел бу. Көн саен 10 литрлы кәстрүлдә аш, берничә таба мич ашлары пешерәләр, көнгә 6 буханка ипи алалар. Кәнфит-прәннекне, көньяк җимешләрен әрҗәсе белән генә алып кайталар. Абзарда сыерлары, үгезләре бар, бакчада бәрәңге, яшелчә үсә. Хуҗалык эшләрендә олырак балалары - зур ярдәмчеләре. Өйдә тугыз бала булса да, һәр җирдә тәртип, ишек төбенә юып тезеп куйган аяк киемнәренең, бауга эленгән керләренең дә санына чыга алмадым.
- Киленем Әлфия аш-суга оста, бик ярдәм итә. 12 яшьлек Катябыз да аш пешерергә өйрәнде. Ярдәмчеләрем арта, шөкер, - ди Мөнзилә.
Әнә шулай яшәп ята бүген тугыз ятимгә әти-әни назын бүләк иткән Рәимовлар гаиләсе. Кодрәтемнән килсә, ятимнәрне әниле иткән мондый әниләргә дә "Ана даны" медале бирер идем...
Белешмә.
Бүген Әгерҗе районында 80 гаиләдә асрамага алган 185 бала тәрбияләнә.
Әгержедән Земфирә Баһаутдинова, Рөстәм Акбашев, Шаршадыдан Мөнзилә Рәимова Вольный Трудтан Фәнил Насыйровлар гаиләләре тугызар ятим балага әти-әни назы бүләк иттеләр.
Мондый гаиләләрдәге мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга Хөкүмәттән - 7116 сум, мәктәп укучыларына 8208 сум пособие түләнә.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев