Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Син – минем йөрәгем яртысы

    "Ул - минем йөрәгем яртысы, ул - минем бердәнберем, әле ярый ул очраган яшьлегем таңында"... Әгерҗедә беренче тапкыр үткәрелгән кәләшләр фестивалендә мондый кайнар мәхәббәт сүзләрен бик еш ишетергә туры килде. Әйтерсең лә, туй көнебез Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе бүлекчәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда беренче тапкыр кәләшләр фестивале...

    "Ул - минем йөрәгем яртысы, ул - минем бердәнберем, әле ярый ул очраган яшьлегем таңында"... Әгерҗедә беренче тапкыр үткәрелгән кәләшләр фестивалендә мондый кайнар мәхәббәт сүзләрен бик еш ишетергә туры килде.

    Әйтерсең лә, туй көнебез
    Аграр яшьләр берләшмәсенең Әгерҗе бүлекчәсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда беренче тапкыр кәләшләр фестивале үткәрү ининциативасы белән чыккач, бик күпләр бу бәйрәмне түземсезлек белән көтте. Ә фестиваль "Гаилә учагы" социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
    Ул кичне көчле яңгыр яву күпләрне куркытты, ахры. Бәйрәмне башка көнгә күчергәннәр икән дигән имеш-мимешләр дә таралган. Дөрес, коляскалар парадын башка көнгә күчерергә мәҗбүр булдылар. Әмма, кайчаннан бирле бөтен тормыш мәшәкатьләрен онытып, кәләшләр фестиваленә әзерләнгән яшь гаиләләрне, үзләре әйтмешли, таш яву да куркытмый иде. Әнә алар - тәүге фестивальнең беренче кәләшләре:
    Эльвира Галиуллина, Анжела Гаязетдинова,Эльвира Евграфова, Эльза Краснова, Алина Яруллина.
    - Ирләребез, әти-әниләребез белән берлектә әзерләнгән кәләшләр фестивале алдыннан ашаудан, йокыдан калдык. Яңгыр дип аны башка көнгә күчерү мөмкин түгел. Бөтен шәһәр алдында беребезнең дә сынатасы килми. Дулкынлану, борчылуларыбызны аңлатырга сүзләр таба алмыйбыз, - ди Эльвира.
    - Без бүген нәкъ ЗАГСка барырга кияү егетен көткән кебек дулкынланабыз. Нәни ул-кызларыбыз булса да, яңадан ап-ак туй күлмәген кигәч, үзебезне чын кәләш кебек хис итәбез. Туй көненә әйләнеп кайткандай булдык, - ди Эльза да.
    Менә шундый дулкынлану кичергән кәләшләр, туй машиналарында барабанчылар кортеҗы озатуында, мәйданга кияү егетләре һәм сабыйлары белән килеп керделәр. Күз генә тимәсен, барысы да шундый сылулар, чибәрләр. Әни булсалар да, туй күлмәге әле дә килешеп тора үзләренә. Хәләл җефетләре дә сокланып, ихлас ярату белән күзләрен дә алмый карап торалар сөекле кәләшләренә.
    Аларга фестивальдә шактый сынаулар үтәргә туры килде. Ике-өч еллык гаилә тормышы тәҗрибәсе булган кәләшләр бер дә югалып калмадылар. Фестивальне алып баручылар Энҗе Хикмәтуллина белән Антон Попцов нинди генә сораулар биреп, катлаулы хәлләргә куйсалар да, алар тормыш сынауларында югалып калмаячакларын күрсәтә алдылар.
    Ирләрегезне нинди итеп күрергә телисез дигән сорауга:
    - Гаиләнең тоткасы, гаиләне туендыручы, хатын-кызны, аның туганнарын хөрмәт итүче, арага ятлар кертмичә яшьлек мәхәббәтебезне гомер буе саклаучы, балаларыбызны ятим итмәүче, йорт эшләрендә ярдәм итүче, юл куя белүче дигән җаваплар яңгырады.
    Ишеттегезме, ир-егетләр, без сезне нинди итеп күрергә телибез!

    Мин сине бирмәмен беркемгә

    Ирләре нәкъ менә шундый булсын өчен кәләшләр бар халык алдында аларга тагын бер тапкыр мәхәббәтләрен аңлаттылар.
    - Әле ярый яшьлегем таңында син очрагансың, кадерлем. Гомер юлымны синнән башка күз алдына да китермим... (Эльвира)
    - Сиңа булган мәхәббәтем шундый көчле һәм ул гомер буе шулай булачак. Хәтта киемеңнән минем хушбуй исе килү дә бик ошый миңа... (Эльвира)
    - Туйдан соң мәхәббәт әкренләп сүнә башлый диләр. Юк, килешмим бу сүзләр белән. Киресенчә, мин сине көннән-көн ныграк яратам. Син тормышымны матур әкият иттең. (Эльза)
    - Мин сине беркайчан, беркемгә бирмәмен, кадерлем. Мәхәббәт сүзләрен көн саен сөйләп тормасак та бер-беребезгә булган ихлас яратуны тоеп яшибез. Ул мине бик кадерләп яши, беркайчан сүз белән дә рәнҗетми. Аның кебек ирләр бик сирәктер. Аны яратмау мөмкин түгел. (Алина)
    - Мин сөеклемне пар аккошлар кебек яратам. Алар бер-берсен югалтсалар, һавага очмыйлар икән. Минем сөеклемне беркайчан да югалтасым килми, безгә гомер буе пар аккошлардай яшәргә язсын, - дип мәхәббәтен аккош биюе белән аңлатты Анжела.
    Кәләшләрнең ирләренә мәхәббәт аңлатулары чын йөрәктән иде. Алар бу сүзләрне әйткәндә, хәтта күз яшьләрен дә тыя алмадылар.
    Йә, әйтегез, кайсы ир-егет мондый кайнар мәхәббәт сүзләреннән эреп китмәс икән? Тормышыгызда да берүк шулай була күрсен иде.
    Сер түгел, хатын-кызга тормышта ирне көйләү-майлау өчен еш кына хәйләкәр дә, артист та булырга туры килә. Антон Попцов та кәләшләрне төрле катлаулы хәлләргә куеп карады. Әмма берсе дә югалып калмады, ирен юмалап, хәйләләп булса да, барыбер үз дигәненә иреште. Менә шундый инде без- хатын-кызлар! Төрле рольләргә керми генә гаилә учагын саклап булмый.
    ...Әнә шулай кәләшләрнең тапкырлыгы, юморга, фантазиягә байлыгы, гаиләне саклап тору өчен зур тормыш юлы үткән хатыннар кебек фикер йөртүе фестивальне бизәде дә инде. Монда барысы да диярлек ихластан булды. Хәтта кәләшләр, туй чәчәге бәйләмнәрен баш артыннан ыргытып, мәйдандагы кызларны кияүгә чыгарга ымсындырдылар.
    Ике сәгать пыскаклап яуган яңгыр астында тамаша кылсак та, вакыт узганы сизелмәде дә.
    - Бу чибәр, тапкыр,зирәк, шул ук вакытта үткен кәләшләрне сокланып карадык. Алар гаиләдә очрый торган кайбер катлаулы хәлләрдә хәтта 15-20 ел кияүдәге хатыннар кебек бик төпле фикер йөртәләр. Кәләшләр безне яшьлегебезгә алып кайттылар. Шәһәребездә мондый бәйрәмнәр ешрак оештырылсын иде,-диде тамашачы Рамилә Демина.
    Кәләшләр үзләре дә бертавыштан:
    - Без бу мизгелләрдә аеруча бәхетле! Кәләшләр фестивале ел саен уздырылсын!- дигән теләкләрен җиткерделәр.
    Фестивальдә бөтен яктан уңганлыгы, тапкырлыгы, осталыгы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган Анжела Гаязетдинова "Ел кәләше"исемен яулады. Башкалар да аннан ким түгел иде, әлбәттә. Алар барысы да Аграр яшьләр берләшмәсе бүлекчәсенең бүләкләренә лаек булдылар. Кәләшләрнең кырыйларында бөтерелеп йөргән сабыйлары да, бүләк алгач, сөенечләреннән сикерешә башладылар.
    Әгерҗедә беренче тапкыр шундый җылы, матур кәләшләр бәйрәме оештырган Энҗе Хикмәтуллина һәм аның яшьләр командасына, кунакларны җыр белән дәртләндереп торган Мәдәният йорты сәхнә осталарына мең рәхмәт! Яңгырдан куркып, кәләшләр фестиваленә килми калганнар үкенсеннәр әле...
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: