Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Машинист Зөфәр Яруллинның уяулыгы аркасында бәла булмый кала

    Һәрчак уяу булырга кирәк

    Вокзал буенча дежур поездга кузгалырга команда бирә. Тепловоз кузгалып китүгә, светофорның ак сигналы кисәк кенә тыючы зәңгәргә алышына. Соңыннан моның техник төгәлсезлек икәнлеге ачыклана. Әмма машинист Зөфәр ЯРУЛЛИНның уяулыгы аркасында бәла булмый кала.

    – Чыннан да, гадәти маршрут буйлап хәрәкәт иткәндә күз күнегә һәм аерым нечкәлекләргә игътибар итмисең. Шуңа күрә һәрчак уяу булырга кирәк, – ди Зөфәр үзе.

    Әлеге яшь машинист узган ялларда Хәрби-диңгез флоты көнен дә билгеләп үткән. Ул Кола ярымутравында мина кораблендә өлкән радиометрист булып хезмәт иткән. Аларның “Машинист” траллы судносы, мина кырлары буйлап узып, зур корабльләргә юлны чистарткан. Анда да Зөфәрдән зур уяулык таләп ителгән. Бер тапкыр Бөек Ватан сугышыннан калган минаның йөзеп килүенә юлыгырга туры килгән хәтта.
    Зөфәр әйткәнчә, армия аны башкача уйларга өйрәткән. Шуңа күрә армиягә кадәр икътисадчыга укырга кергән булса да, аннан соң ул кисәк кенә юнәлешне үзгәртә һәм тимер юл училищесына керә. Шул чакта бырысы да үз урынына утырган кебек тоела. Чөнки аның әти-әниләре, өлкән абыйлары – тимерьюлчылар. Зөфәр лаеклы рәвештә аларның юлын дәвам итәргә алына.

    2008 елдан ул машинист ярдәмчесе булып эшли, ә 2015 елдан тепловозлар йөртә.

    – Безнең эштә иң авыры чакырганны көтеп алудыр, мөгаен, – ди ул. – Хәтта гаилә белән ялны да алдан планлаштырып куеп булмый. Дөресен әйткәндә, Яңа елны да юлда каршы алырга күнектем инде. Шулай яхшырактыр да әле дип уйлыйм. Чөнки көткән чакта бәйрәм дә бәйрәм түгел инде ул.
    – Ә гаилә моңа ничек карый соң? – дип сорыйбыз.
    – Гаилә күнекте инде, – ди ул гади генә итеп.

    Сәүдә өлкәсендә хезмәт куючы җәмәгате Эльвира иренең һөнәренә хөрмәт белән карый. Улы Илнур һәм кызы Карина да поездларны күзәтергә яраталар һәм әтиләрен эштән һәрчак сагынып көтеп алалар.

    Машинист өчен ярдәмчесе кем булуы да мөһим. Менә инде бер елга якын алар Ришат Садыйков белән бергә эшлиләр. Ул да – тимерьюлчылар нәселеннән.
    – Локомотив бригадалар психотип буенча бергә туры килү-килмәүгә махсус тестлаштыру узалар. Ришат белән Зөфәр бу яклап бик тә туры киләләр. Үз эшләренә җаваплы карыйлар, икесе дә бик төгәл, – ди машинист-инструктор Расим Шәехов.
    Ришат үзе дә Зөфәр белән эшләргә билгеләүләренә канәгать булуын яшерми.
    – Ул эшен белә һәм ярата, – дип ассызыклый.
    ...Бүген Зөфәр Яруллин һәм Ришат Садыйков бригадасы ноль сәгать ноль минутта юлга кузгала. Станция буенча дежур аларга, гадәттәгечә, хәрәкәткә команда бирер. Шуннан соң поезд тәгәрмәчләре яшь тимерьюлчыларның гадәти хезмәт көненнән тагын берсен саный башлар. Иң мөһиме – юлларны узганда һәрчак ак ут янсын иде аларга.

    Иң мөһиме – алгоритмны белү
    “Без пассажирлар йөртәбез. Алар безгә үз иминлекләрен ышанып тапшырганнар икән, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәргә бурычлы”, – ди ШЧ-12 электр үзәкләштерү үзәк посты электр механигы Александр ЯРОВОЙ.   

    Аның тимер юлдагы хезмәт стажы 40 елга якын инде. Армиягә кадәр үк сигналлаштыру, үзәкләштерү һәм блокировкалау (СЦБ)  монтеры булып эшли башлый ул. Акыллы, зирәк, физика законнарын яхшы белгән егет Свердловскида Урал электромеханика институтын тәмамлый. Әгерҗегә исә, үзе әйтмешли, аны язмыш китерә. 

    Александр Петровичның үз эшен яратуын һәр гамәленнән аңларга була. Шундый катлаулы процесслар турында сөйли башласа, битараф кына тыңлау мөмкин түгел. Безнең “Ә 1500 релены ничек эшкә җигәсез?” дигән соравыбызга да ул, елмаеп:
    –    Ул беренче карашка гына шулай катлаулы тоела. Иң мөһиме – схемалар төзелешенең алгоритмын, аларның ничек эшләвен белү. Аннан процесс үзеннән-үзе китә ул, – дип җавап бирде. – Тулаем алганда, типовой схемалар,  техник карарлар күптәннән, 1937 елда ук эшләнгән. Еллар узган саен алар тагын да камилләштерелә, элемент базасы үзгәрә, әмма эш тәртибе шул ук кала. Әйтик, 1999 елдан бирле тимер юл челтәрендә Швециядә эшләнгән яңа схема тормышка ашырыла. Аның нигезендә шул ук типовой карарлар ята, системага карата таләпләр дә шундый ук. Әйтәсе килгән сүзем шул: яшьләр катлаулы дип курыкмасыннар иде. Эшли башлагач, үзеннән-үзе булып чыга ул. 
    Александр Петровичның үз эшен лаеклы сменага калдырырга теләве дип кабул итәргә кирәктер бу сүзләрне. 

    Аларның төп бурычы поездларның имин хәрәкәтен тәэмин итү дидек. Ә составлар тәүлек әйләнәсе буртуктаусыз йөри. Шуңа күрә алар – ял көннәрендә дә элемтәдә. Төрле хәлләр булырга мөмкин, җәй көне хәтта яшен комачаулавы бар. Алар, барысын да күзәтеп, контрольдә тоталар. Кирәк икән, шунда ук тиешле урынына чыгалар. 

    Биредә Александр Яровой җитәкчелегендә тагын өч механик эшли. Алар – Линар Әхмәтшин, Наталья Котова  һәм Ирина Лошанкова. 
    –    Александр Петрович – зирәк кеше, тәҗрибәле остаз. Тәфсилләп аңлата, эшне оештыра белә. Безнең хокукларны саклый. Аңа эш буенча да, тормыш мәсьәләләре хакында да мөрәҗәгать итәргә була. Сорау бирми-нитми генә ярдәм итәчәк, – диләр алар өлкән хезмәттәшләре турында. 

    Әлбәттә, мондый киңкырлы шәхеснең яраткан шөгыле дә бар. Ул урманга, гөмбәгә, балыкка йөри. Буш вакытын Алабай кушаматлы овчаркасы белән уздырырга да ярата. Җәмәгате Ирина Елисеевнага да бик рәхмәтле ул. Хатынының да хезмәт юлы тимер юл белән бәйле. Уллары Андрей белән Артем да әтиләре юлыннан киткән. Алар икесе дә – технарьлар. Андрей УдГУның икътисад факультетын тәмамлаган, Артем ИжГТУда инженерлык һөнәрен үзләштергән. 

    –    Ничек кенә булмасын, без хезмәттәшләрем белән, иң беренче чиратта, тыл ышанычлы булырга тиеш дип уйлыйбыз, – ди Александр Петрович – Тимерьюлчы өчен бу бик тә мөһим. Шуңа күрә һөнәри бәйрәмебез уңаеннан тимерьюлчы һөнәренә ия булучыларга гаиләләренең ныклы тыл ролен башкаруын телим. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: