Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Татарстанның атказанган һәм Мактаулы транспорт төзүчеләре Әгерҗе турында истәлекләрен барлады

Авыр да, мактаулы да һөнәр ияләре

Бу атнаның якшәмбесендә Төзүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Шул уңайдан хезмәт юлларын әлеге авыр да, мактаулы да һөнәр белән бәйләгән ветеран төзүчеләр белән аралаштык.  

Фәйрүзә БАКАСОВА, Татарстанның атказанган төзүчесе, Әгерҗе шәһәре:
–    Хезмәт юлымның 40 елдан артыгы төзүчелек өлкәсе белән бәйле. СМП-184тә эшли башласам да, озакламый МСОга инженер-төзүче булып күчтем. Аннан мастер итеп куйдылар. 

Районның һәр авылында без төзегән объектлар бардыр, мөгаен. Исәнбайда – мәктәп, Тәбәрледә – клуб, бик күп колхозларда – ферма тораклары... Саный китсәң, күп инде алар. Әгерҗедә, Пеләмештә үз базабыз бар иде. Пеләмештә тәрәзәләр, төзелеш материаллары җитештерелде. Объектларны төзү белән генә түгел, ремонтлау белән дә шөгыльләндек. Соңгы елларда Әгерҗедә күп кенә социаль-мәдәни объектлар безнең оешма тарафыннан төзекләндерелде. Күпкатлы йортлар салуга, аларны ремонтлауга да өлешебез керде. 

Мин МСОга аның гөрләп эшләгән елларында килдем. Оешма белән Владимир Карпов җитәкчелек итә иде. Аның кулы астында аз гына эшләп калдым. Ул чакларда конторада 30лап, ә коллективта 150ләп хезмәткәр булгандыр, мөгаен. Аннан соңгы җитәкчеләребез Камил Гобәйдуллин, Наил Хәкимов, Ринат Арасланов белән дә уртак тел табып, килешеп эшләдек. 

Элеккеге хезмәттәшләребез белән очрашсак, шул елларны  искә алабыз. Кызганыч, безнең МСО таралды инде. Мин эшли башлаган чакта ПТО белән җитәкчелек иткән остазым Людмила Кондратова да арабыздан китте. Хезмәт юлымның Ләйсирә Шакирова, Хөршидә Галимова, Лариса Школьникова, Резидә Закирова,  Зөлфирә Тиләшева, Камил Гадршин кебек гомерләрен әлеге тармакка багышлаган, үз эшләренең осталары булган ветераннар белән бәйле булуына сөенәм. Гомумән, коллективыбыз искиткеч дус-тату булды. Без алны-ялны белми эшли дә, ял да итә белдек. Шуңадыр, бик сагындыра хезмәт еллары. Үзем белгән, күргән хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Иң мөһиме, исән-сау булыйк.   

  Фирдәвес АКАТОВ, Мактаулы транспорт төзүчесе, Әгерҗе шәһәре:
–    Тумышым белән Тәбәрледән булсам да, Әгерҗенең 34нче мәктәбен тәмамладым. Анда укыганда ук штукатур-маляр һөнәрен алып чыктым. Хезмәт юлымны төзүчелек белән бәйләячәгем шул чакта ук билгеләнгәндер, мөгаен. Югыйсә, музыкаль сәләтем дә бар иде. Танылган якташ музыкантыбыз Рәгъде Хәлитовның музыка факультетына укырга керергә үгетләве – әле дә хәтердә. Ә мин башка юлдан киттем. Бераз соңрак читтән торып Мәскәүнең тимерьюлчылар институтын тәмамлап, инженер-төзүче һөнәренә ия булдым. 

40 елга якын гомеремне СМП-184тә эшләүгә багышлавым белән чиксез горурланам. Чөнки Әгерҗенең Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендәге эре тимер юл узелы булып әверелүендә әлеге предприятиенең дә өлеше бик зур. Төп эшчәнлеге тимер юллар төзүдән гыйбарәт булса да, безнең СМП-184 әлеге участокларда вокзаллар да салды, тимерьюлчылар өчен йортлар да төзеде, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учаклары да тергезде. 2003 елның көзендә кулланылышка тапшырылган тимер юл вокзалын реконструкцияләүдә дә нәкъ менә СМП-184 төзүчеләре хезмәт куйды. Төзекләндерелгән заманча вокзалны ачуда беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев, башка бик күп дәүләт җитәкчеләренең катнашуы, аларның вокзалга югары бәя бирүе – хезмәттәшләремнең тырыш һәм тынгысыз эшенә бирелгән бәя дә ул. Гомумән алганда,  әлеге предприятиедә хезмәт куйган төзүчеләр арасында төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булганнар бик күп. Сүз уңаеннан: мин  эшләгән елларда СМПда 300дән артык кеше хезмәт куя иде. Ә предприятие үз эшчәнлеген Әгерҗе районы белән генә чикләмичә, аннан читтә дә бик актив алып барды. 115 чакрымга сузылган Әгерҗе–Круглое Поле–Чаллы яңа тимер юл линиясен салу, Ижауда йортлар төзү, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан башкалабызда метрополитен өчен электродепо төзүдә катнашу һәм башкалар моның ачык мисалы булып тора. Шәһәребездә “Тузган торак“ программасы, социаль ипотека буенча күпфатирлы йортлар салу, сәнгать мәктәбен реконструкцияләп кулланылышка тапшыру – болар да без  башкарган эшләрнең бер өлеше. 

Озын сүзнең кыскасы, үз тарихын 1953 елдан башлап язган СМП-184 предприятиесе коллективының бик бай хезмәт тарихы, данлы юлы бар. Аны язуга үз өлешен керткән һәркем Төзүчеләр көнен зур горурлык хисе белән каршы аладыр.      
Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев