Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Гали авылында батырлар хөрмәтенә обелиск төзелде

Һәйкәлләрдә хәтер яши

Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткән истәлекле елда Гали авылында батырлар хөрмәтенә обелиск төзелде. 

Аны Республика көне алдыннан тантаналы төстә ачтылар. Авылга керү уңаенда торгызылган әлеге обелиск бик матур, заманча итеп эшләнгән. Төп иганәчесе – Галидә туган, Девятерняда үскән, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче олы йөрәкле эшмәкәр Рафаэль Әхмәтов. 

–    Сугышның беренче көннәреннән үк Казанда 25нче запастагы укчылар полкында өйрәнүләр узган, аннан Брянск фронтында канкойгыч бәрелешләрдә катнашып зур батырлыклар күрсәткәне өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән бабабыз Мөхәммәт Әхмәтовның исемен мәңгеләштерү максатыннан моннан ике ел элек китап чыгарган идек. Аның гомере 1943 елда Белоруссиянең Дубровно районында батырларча өзелә. Мәктәптә укыганда әтием Минегаян белән бабам каберенә барып туган як туфрагын салып кайттык. Моннан ун ел элек ул җирләнгән урыннарга тагын бер кат сәяхәт итү насыйп булды, – дип сөйләде Рафаэль обелискны ачу тантанасында. 

“Алар җиңү өчен һәлак булдылар“ дип аталган исемлектә дә беренче булып лаеклы рәвештә Мөхәммәт Әхмәтовның исеме язылган. Гомумән, Гали авылыннан сугышка 55 ир-егет киткән. Аларның 40ы яу кырында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. 15е генә туган якларга исән-сау кайткан. 

–    Обелиск ясатуда да Рафаэльнең матди ярдәме зур булды, – диләр авыл җитәкчеләре. – Шулай ук әлеге изге эштә Гали халкының үзара салым акчалары да файдаланылды. Уртак эшне башкаруга үз өлешен керткән, обелискны бик матур итеп төзеп чыгуда зур булышлык күрсәткән осталарга, авыл җирлеге Советы һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, Гали халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Сүз уңаеннан: әлеге җирлек халкы Рафаэль Әхмәтовның ярдәмен һәрдаим тоеп яши. Узган ел аның булышлыгы белән Девятерняда зират йорты төзелгән, Нарат авылында мәчет тышлатылган, ул яңа коймалар белән әйләндереп алынган. Киләсе елга Девятерня мәчетенең түбәсен яңарту да планлаштырыла.

Яу кырында башларын салган, туган якларга кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, һәйкәл янына алар хөрмәтенә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Девятерня Мәдәният йорты хезмәткәрләрләре Фәнис–Алия Арслановларның тантананы йөрәкләргә үтеп керерлек итеп алып баруын, мәктәп укучысы Ислам Фәрраховның “Таш һәйкәлләр батырларга“ исемле шигырьне сәнгатьле итеп сөйләвен өлкәннәр күз яшьләре аша тыңладылар.     
–    Бу тантананы дулкынланмыйча гына күзәтү мөмкин түгел иде. Исемлекне караганда һәр авылдашым күз алдыннан узды. Әтием Шәех Каеров сугыш кырларында ятып калды. Әни биш кызын ялгызы үстерде. Ирем Касыйм Фәрхушин да – фронт юлларын узган батыр, – дип сөйләде тыл ветераны Нәсимә апа Фәрхушина. 

Әнә шулай, бу көнне һәркем җиңүне якынайтуга үз өлешен керткән якыннарын искә алды, алар рухына дога кылды. 

Фото Девятерня авыл җирлеге Советыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев