Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗе районы сугыш ветеранының "Фронт эпизодлары" хатирәләре

Ул вакытта солдат Хисмәтуллин Расыймга 18 яшь була...

Иж-Бубый авылыннан 300 дән артык кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан. Шуларның 200гә якыны туган ягына кайту бәхетенә ирешә алмаган. Иж-Бубый авылы тарихы музее Бөек Җиңүне яулап алуга өлеш керткән авылдашлар турында мәгълүмат урнаштыруны дәвам итә. Бүген сезне Хисмәтуллин Расыйм Гыйззәтулла улы белән таныштырырбыз.
Хисмәтуллин Расыйм Гыйззәтулла улы 1924 елда ТАССРның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында дөньяга килә. 1942 елда 18 яше тулар-тулмас сугышка алына. Белоруссия фронтында каты бәрелешләрдә катнаша. Сугыштан соң туган авылында колхозда хезмәт куя. 1970 еллар уртасында гаиләсе белән Ижау шәһәренә күченеп китеп, озак еллар "Удмуртхладокомбинат"та эшли. Вафатыннан соң Иж-Бубый зиратына җирләнә.

Күпсанлы шигырьләр язып калдырган Расыйм абый үзенең сугышчан юлын җанлы итеп истәлекләрендә тасвирлаган. Игътибарыгызга аның "Фронт эпизодлары" хатирәләрен тәкъдим итәбез.

Фронт эпизодлары.
1942нче елның кышы аеруча салкын килде. Ул вакытта мин Кострома шәһәре янында урнашкан кече командирлар хәзерләүче запас укчы дивизиясенең 26нчы укчы полкы составында хезмәт итә идем. Кышның салкын булуына карамастан, занятиеләрне бик ашыгыч рәвештә, ләкин бик төгәллек белән үткәреп барырга кирәк булды. Алгы сызыкка көннән-кон яңа көчләр кирәк булып кына торды. Алты айлык курсларны тәмамлаганнан соң, безне отделение командирлары итеп апрель аенда алгы сызыкка озатырга дигән приказ алынды. Ул вакытта миңа 18 яшь иде.
Беренче дары исен Смоленск областенең Юхново шәһәрендә иснәдем. Беренче артиллерия канонадасын, өстебезгә сызгырып төшкән бомба шартлауларын шунда ишеттем. Безнең дивизия составына кичке якка Юхново шәһәрен штурмлап алырга приказ булган иде. Без бу приказны тулысы белән үтәдек. Немец-фашист илбасарларын шәһәрдән бәреп чыгарып, шәһәрне үз кулыбызга алдык.
Бу төн тыныч кына үтте. Әмма иртәнге якта һавада немец самолётлары күренде. Шәһәр өстендә бомбалар ярыла иде. Безнең зенит частьлары фашистларга каршы көчле ут ачтылар. Менә бер самолёт, кара төтенгә уралып, түбәнгә таба мәтәлде. Менә икенчесе. Ләкин очучылары парашют белән сикереп өлгерделәр. Парашютчылар ерак китә алмадылар, безнең частьлар уртасына ук килеп төштеләр һәм пленга эләктеләр. Без тагын да дошманны куып, алга һөҗүм итеп киттек.
***
Пулялар сызгыруы, снарядлар шартлау тавышлары безнең колакларга инде ят тавыш түгел иде. Андый тавышларга күнегеп беткән идек инде.
Майның җылы көннәре солдат күңелен рәхәтләндерә. Иртән таң атканда сандугачларның чут-чут сайравы, таулар артыннан кызарып кояш чыгуы туган якларны искә төшерә.
Хәзер инде безнең частьларга туктап торырга вакыт юк, гел алга, дошманны куып, көнбатышка барабыз. Инде Смоленск өлкәләрен азат итеп, Белоруссиягә кердек, Витебск юнәлешенә таба киләбез. Монда дошман частьлары ныклы оборонага урнаштылар. Безнең частьларга да туктап, бераз тын алырга вакыт булды.
1944нче елның 23нче июнь көне бик тә истәлекле булып калды. Фронт командующиенең приказы нигезендә 23нче июньдә бөтен Белоруссия фронты буйлап безнең гаскәрлр һөҗүмгә күчәргә тиеш иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, 22 июнь төнлә белән “разведка с боем” булды. 23е иртән таң аткан вакыт. Һөҗүмгә башларга сигнал булып, безнең “катюша”лар улый башлады. Иртәнге эңгер-меңгер вакытта “катюша”дан очкан снарядлар бөтен бер утлы сызык булып күренә иде. Артиллерия көчле ут ачты. Дошманның алгы сызыгында көчле ут өермәсе улый иде.
Артиллерия бераз тынуга, безнең танклар кузгалды, һәм танклар артыннан ук пехота һөҗүмгә күчте. Мин үземнең отделениемне башкалар белән беррәттән һөҗүмгә алып кереп киттем. Кичке сәгать өчләр тирәсендә дошманны Витебсктан куып чыгарып, шәһәргә кердек. Әмма әле шәһәр тирәсендә таралып калган дошман группировкалары күп иде. Төнлә белән 5 тапкыр дошманның контратакасын кире кактык. Витебсктан көнбатышка таба китә торган шоссе юл безнең кулда, дошманга чигенергә юл юк иде.
Иртән таң беленүгә, дошман автоколоннасының шоссе юл буйлап көнбатышка үтәргә маташуы күренде. Менә юлда алдагы машиналар. Аларны бераз алгарак үткәрдек. Чөнки безнең рота урнашкан урыннан да алдарак частьлар бар иде. Немец машиналарының зур бер колоннасы шоссе буйлап тезелде. Аларның үкереп эшләгән мотор тавышлары йөрәкләргә тия, бик нык ачуны кабарта иде. Соңгы машиналар безнең турыга җитүгә, гранаталар ыргытып, арттагы машиналарны юлга аударып бетердек. Алдагыларын шулай ук туктатып кырып салдылар. Шулай итеп зур бер автоколоннага чигенү юлы тәмам бикләнде. Бу сугышта дошман күп кенә җанлы көчләрен һәм техникасын югалтты. Мин менә шулай үземнең отделением белән Витебск шәһәрен алуда катнаштым.
***
Сугыш вакытында солдат тормышы солдатча инде ул, аяк өсте ашыйсың, аяк өсте яшисең дигәндәй, кайвакытта (мөмкинлек булганда) аяк өсте йоклап, төш күреп тә аласың. Безнең гаскәрләр бөтен фронт буенча һөҗүмгә күчтеләр. Дошманга тын алырга да ирек куймыйбыз, гел үкчәсенә басып куа барабыз. Ә ул бертуктаусыз чигенә дә чигенә.
Снаряд кыйпылчыклары белән чәрдәкләнеп беткән чыршылы урманнар аша үтәбез. Бу - атаклы Брянск урманнары. Шушы урманны үткәндә, иң зур партизан соединениесе - Ковпак сугышчылары белән очраштык. Мин шуны аңлый алмадым ул вакытта: без көнбатышка, дошман артыннан барганда, алар безгә каршы якка, көнчыгышка таба килә иделәр. Күрәсең, әйләнеп үтү өчен үзләренең планнары булгандыр.
Брянск урманнарын үткәч, бер авыл тирәсендә Nнчы калкулык өчен сугышта минем сул аягым осколоктан яраланды. Шулай итеп мин, үземнең отделениемнән аерылып, госпитальгә эләктем. Полевой госпитальдән 1892нче номерлы Ярцево шәһәрендәге эвакогоспитальгә күчерелдем. Госпитальдән төзәлеп чыккач, үз частема кире кайта алмадым, башка частька эләктем. 3нче Белоруссия фронты карамагындагы сугышчан частьлар, дошманны һаман көнбатышка таба куып, бик күп шәһәр һәм авылларны азат иткәннәр иде инде.
Бу вакытта мин 45нче укчы полк составында сугыша идем. Инде сугышка беренче генә керү булмаганга, андагы тавыш-мәшәкатьләргә, андагы дәһшәткә күнегелгән, күзләрне кан баскан, йөзләргә ачу-нәфрәт, фәкать дошманны ничек кенә булса да бәреп чыгару уе белән генә янасың. Шушындый көннәрнең бер кичендә рота командиры мине һәм 4 солдатны чакырып алды да безгә, 5 сугышчыга, шундый задание куйды: “Менә, иптәш сугышчылар, - ди, - безгә алга хәрәкәт итү өчен дошман ягындагы көчне, аларның урнашу тәртибен белергә кирәк, - ди. – Шуның өчен безгә иң кирәклесе хәзер “тел” алу”, - ди. “Була ул, иптәш командир”, - дип, китәргә рөхсәт алып, караңгылык эченә кереп югалдык. Зур гына бер авылга таба юнәлдек.
Төнге тынлык. Аяк астында шырт иткән җавыш та чыкмый, әкрен генә атлыйбыз. Авыл читеннән ерак та түгел пекарня янына киләбез. Билгесез җирләр, билгесез авыллар, шулай да йөри торгач караңгыга күз ияләшә. Менә пекарня ишеге каршында сакчы йөренеп тора. Сакчының бераз читкә китүе булды, поскан урыннан сикереп чыгып, немецнын башына капчык кигердек тә авызын капладык. Кулыннан коралын тартып алып, үзен караңгылык эченә сөйрәдек. Шулай итеп, ул төндә командир кушкан заданиене үтәп, “тел” алып кайттык.
***
Хәзер уйлап утырган чакларда исем китә: күпме юллар үтелгән җәяүләп ул елларда, күпме җырлар җырланган авыр походларда - солдат күңеле үзе генә белә. Ничек кенә булмасын, ул еллар күңелләрдә бик тә истәлекле булып тирән эз уеп калдырдылар.
***
Бу вакытта безнең частьлар Көнчыгыш Пруссиягә таба хәрәкәт итә иде. Дошман һәр көнне кызу адымнар белән 60-70 км кире чигенә. Аның артыннан куып җитүе дә авыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, аны күз алдыннан югалтырга ярамый, аңа тын алырга ирек бирмәскә кирәк. Юкса аның ныклы оборонага урнашып каршы торуы ихтимал.
Дошман хәйләкәр, ул чигенсә дә, сугышсыз гына чигенми. Без дә сугыша-сугыша дошман артыннан куып, Кенигсберг шәһәренә таба якынлашып киләбез. Инде Неман елгасын да кичтек. Күп кенә торак пунктларны азат итеп, һаман алга юнәләбез. Күренеп тора: шәһәр өчен каты гына сугышлар булырга тиеш, чөнки дошман як та нык кына урнашып алган иде.
Безнең частьлар Кенигсбергка иртәнге 10нар тирәсендә бәреп керделәр. Дошман бу сугышта бик күп җанлы көчен һәм техникасын югалтты. Менә шушы урам сугышларында мин икенче мәртәбә яраландым һәм вакытлыча сафтан чыктым. Шулай итеп, Кенигсберг шәһәрен алуда да катнаштым. Яңадан тылдагы тыныч тормыш, яңадан госпиталь. Ләкин күпме юлларны бергә узган, күпме авырлыкларны бергә кичергән иптәшләрдән һич тә аерыласы килми иде.
Расыйм Хисмәтуллин.

Материал Иж-Бубый авылы тарихы музееннан тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев