Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Кодаштагы авыл музеенда 50нче еллардан башлап биш йөз мәкалә тупланган

Авылның актив апалары берничә ел элек үзләренең тәкъдимнәре буенча ачылган музейга экспонатлар туплауны дәвам итәләр.

Башта өйдән-өйгә кереп фотолар җыйганнар. Бу эш әле дәвам итә. Аннан Әгерҗе архив бүлегенә барып, “Алга”, “Бүләк” (Кодаш), “Сталин” (Биектау), “Калинин”, “1нче Май” (Кыдырлы, Тат.Тансар),  “Яңа тау” (Яңа Кызылъяр), “Кызыл тау” (Иске  Кызылъяр), “Победа”  (Казанский пос.) колхозчылары турында район газетасында 50нче еллардан башлап дөнья күргән язмаларны барлаганнар. 400-500ләп мәкалә табылган. Аларның күчермәләрен ясатканнар. 

  • Мин башлангыч мәктәптә әйләнә-тирә дөнья фәнен укыттым. Анда тарих, авылдагы хезмәтләр, эш кораллары турында күп темалар бар. Әлеге бүлекне  өйрәнгәндә күрсәтергә дип туган авылым Исәнбайдагы төп йорттан кәрәчин лампасы, күмер чүлмәге, кисәү агачы, ипи көрәге, ухват, ушма, җилпуч, каба, орчык кебек әйберләр алып килдем. Аларны балаларның бик кызыксынып күзәтүен күрдем дә, экспонатларны тагын да тулындыру теләге туды. Минем шундый хыялым барлыгын белеп, Кодаш халкы да үзләрендә сакланган бишек, туку станы, чиккән сөлгеләр, төрле эшләнмәләр, эш кораллары һәм башка шундый элеккеге әйберләрне  алып килделәр. Менә шуннан башланып китте инде, – дип сөйли әлеге эшләрнең башында торучы Гөлнар Сәләхиева.  

Аңа авылдашы Римма ханым Исламова да кушыла.

  • Мин гомер буе “Алга”да эшләгән колхозчылар турында мәгълүматлар туплау турында хыялландым. Колхозлар таркалгач, әлеге ният тагын да көчәйде. Теләктәшләр дә табылгач, бу эшкә аеруча дәртләнеп тотындым, – ди үзе дә гомер буе әлеге колхоз бухгалтериясендә хезмәт куйган Римма ханым.       

Бүген алар сафында Лилия Гайнуллина, Асия Хәбибуллина, Фәридә  Галиуллина, Рәзилә Галиева, Филисә Ситдыйкова кебек гомерләрен шушы авылда эшләүгә багышлаган хөрмәтле ханымнар да бар.  

Уртак тырышлык белән элеккеге татар өенең эчке күренешен җиһазландырганнар, бик күп эш кораллары, савыт-сабалар туплаганнар. Колхозчылар турында да байтак кына материаллар булдырганнар инде.

Моның белән бергә, Кодаш мәктәбе һәм авылы тарихын барлау, күрше-тирәдәге  Биектау, Кыдырлы, Иске һәм Яңа Кызылъяр авыллары, Казанский поселогында (халык телендә – Чумарлык) туып, бүген читтә яшәүче якташлары белән элемтәләр булдыру өстендә дә эшлиләр алар.

Кодашка чит авыллардан, Әгерҗедән килүчеләр дә музейга кереп, авыл тарихы, андагы экспонатлар белән танышалар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган тарихи әһәмияткә ия елда музейга килүчеләр тагын да күбрәк булыр, диләр авыл апалары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев