Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

2012 ел Татарстанда Хәнәфи мәсхәбе елы булачак

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел "Хәнәфи мәзхәбе елы" дип игълан ителде. Бу хакта бүген Казанда узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең елның соңгы пленум утырышында яңгыраттылар. Әлеге җыелышта республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең...

 

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел "Хәнәфи мәзхәбе елы" дип игълан ителде. Бу хакта бүген Казанда узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең елның соңгы пленум утырышында яңгыраттылар.


Әлеге җыелышта республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә президиум әгъзалары, район имам-мөхтәсибләре, Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Чарада Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясады. Ул җыелган барлык имамнарга дини эшчәнлектәге тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Мәүлид белән котлады:

- Нәзарәт һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Мәүлид белән котлыйм! Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсен! Динебезгә хезмәт итүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын, эшләребезне уң кылсын! - диде мөселман дин лидеры.

Утырыш барышында нәзарәт тарафыннан төрле юнәлешләрдә ел дәвамында башкарылган эшләр хакында бәян ителде, киләчәккә максатлар барланды. Президиум утырышында 2016 ел "Хәнәфи мәзхәбе елы" дип игълан ителде.

"Хәнәфи мәзхәбенең асылын аңлату бик мөһим. Хәнәфи мәзхәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Әлеге ел уңаеннан хәнәфи мәзхәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр үткәрү, республика олимпиадасын уздыру һәм башка эшләрне оештыру каралган", - дип җиткерде Камил хәзрәт.

 

Интертат ру.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев