Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Аллаһыга йорт салучылар бәхетле

"Мәчет йә мәдрәсә салуга үз өлешегезне кертә алгансыз икән, сез бәхетле. Мондый бәхет һәркемгә дә тими. Мин Аллаһыга йорт салдым", - дияргә тулы хокукыгыз бар, егетләр. Түбән Кама имам-мөхтәсибе, танылган вәгазьче Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның Кырындыда мәдрәсә ачу тантанасында сөйләгән бу сүзләре инде ничә көн колагымда яңгырап тора. Мондый бәхеткә ия...

"Мәчет йә мәдрәсә салуга үз өлешегезне кертә алгансыз икән, сез бәхетле. Мондый бәхет һәркемгә дә тими. Мин Аллаһыга йорт салдым", - дияргә тулы хокукыгыз бар, егетләр.

Түбән Кама имам-мөхтәсибе, танылган вәгазьче Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның Кырындыда мәдрәсә ачу тантанасында сөйләгән бу сүзләре инде ничә көн колагымда яңгырап тора. Мондый бәхеткә ия булган егетләр кемнәр соң?

Без яхшы эшләрдә үрнәк булырга тиеш

Туган авылы Кырындыда мәдрәсә төзү инициативасы белән чыккан әлеге авыл егете, редакциябезнең мөхтәрәм дусты, 14 ел туган авылында имамлык иткән Габдулла ага Галиевның Ижауда яшәүче эшмәкәр оныгы Вилнур Галиев сүзләре бу.

- Моннан 23 ел элек авылдашыбыз Җәүдәт абый Кәримов колхоз белән җитәкчелек иткән елларда төзелгән мәчеткә ремонт кирәк иде инде. Аны заманча итеп үзгәртәсебез, янкорма итеп мәдрәсә төзисебез килде. Мәчет-мәдрәсәләр халык акчасына төзелә һәм ремонтлана бит. Уйлаштык та, без дә шушы изге эшкә үз өлешебезне кертергә булдык, - диде ул тантанада ясаган чыгышында. Без дигәне - бертуган энесе Вилнар, дуслары Илнур Фәйзуллин, Марат Фассаев, Динар Миннәхмәтов, Илгиз Гарипов, Владимир Наговицын, Радик Хөрмәтуллин, Вилдан Зарипов, Илнур Гатауллин. Минсәет Мәһәдиев төзелеш материаллары, Мансур Сабирҗанов техника белән ярдәм иткәннәр. Тантанада бу игелекле ир-егетләргә Татарстан Диния нәзарәте, район башлыгының Рәхмәт хатлары, мәчет исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Изге эшкә - миллионнар

Мәчетне үзгәртеп кору эшләре июнь аенда башлана. Башта дизайнер чакыртып проектын төзиләр. Аннан төзелеш эшләре старт ала. Дүрт ай эчендә мәчетнең ике ягына янкорма төзелә, түбәсе ясала, тәрәзәләр куела. Тәһарәтханә, ашханә, укыту бүлмәсе заманча итеп эшләнә, идәннәр җылытыла. Җиһазлар, тәрәзә пәрдәләре - бар да өр-яңадан алына. Аллаһ йортына керү юлына брусчатка түшәлә.

- Шушы эшләргә алты миллион сумнан артык акчалары китте егетләрнең, - ди мәчетнең имам-хатибы Зефир хәзрәт.

Әйе, уртак тырышлык бушка китмәгән. Эчтән дә, тыштан да нур бөркүче Аллаһ йорты районда гына түгел, тирә-якта иң күркәме бүген.

Кечкенә авылда - зур вакыйга

Изге йортны ачу тантанасы кырындылылар өчен генә түгел, район, хәтта республика халкы өчен билгеле тантанага әверелде. Чыгышлар да бик күп булды. Аларның һәркайсын газетада яктырту мөмкин түгел. Шуларның тәрбия дәресе булырдай фикерләрен сезгә дә ишеттерәбез.

Валерий МАКАРОВ - район башлыгы:

- Мондый дин йортлары яшь буынга дөрес тәрбия бирү өчен кирәк. Ә аны яшьләр үзләре төзегән икән, бу - икеләтә шатлык. Димәк, бу яшьләр диннең яшь буынга тәрбия бирүдә нинди урын алып торуын яхшы аңлыйлар.

Ирек ШӘРИПОВ - Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры:

- Туган авылымда шундый чара узуына ихлас сөенәм. Бу - бик зур вакыйга. Без бик катлаулы заманда яшибез. Бүген безгә гыйлемле, зыялы, Ислам диненә дөрес карашлы кешеләр кирәк. Биредә эшнең нәкъ шушы юнәлештә алып барылачагына ышанам.

Сүз уңаеннан: Ирек Илдусович "Кырындыдан чыккан якташлар исеменнән мәдрәсәнең иң уңышлы укучыларына стипендияләр тапшырылсын иде" дигән теләген җиткерде һәм моңа беренчеләрдән булып үз өлешен кертүен белдерде.

Айдар КАРИБУЛЛИН - Татарстан Диния нәзарәтенең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе:

- Әгерҗе районында бөтен дөньяга танылган Иж-Бубый мәдрәсәсе булган. Сезнең авылда да мәдрәсә салу - шушы мәдрәсәгә, дин тоткан бабаларыбызга, тарихыбызга сакчыл карашның ачык мисалы ул.

Фаиз хәзрәт МӨХӘММӘТШИН - Удмуртия Диния нәзарәте мөфтие:

- Әтием Габдулланың туган авылында мәдрәсә ачылу бер яктан шатлык булса, икенче яктан, олы җаваплылык. Бу бина дөрес итеп кулланылырга, анда биш тапкыр азан әйтелергә, биш вакыт намаз укылырга тиеш. Мондый биналар өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәчәгебезне онытмыйк.

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН - Татарстанның төньяк-көнчыгыш районнары казые:

- 12 декабрьдә Рәбигыль әүвәл ае башлана. Әлеге айның 12сендә (23 декабрь) Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне - Мәүлид бәйрәме. Шул көннәрдә мәчеттә күбрәк салаватлар әйтегез, Пәйгамбәребезне искә алыгыз. Аллаһ илчесенең "Гомереңнең, гыйлемеңнең, яшьлегеңнең, тормышыңның кадерен бел" дигән сүзләрен шигарь итеп алып, дөньяда яшәвегезнең кадерен белегез.

Мөхәммәтазат хәзрәт ГАТИН - Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе:

- Моннан берничә ел элек без мондый дини йорт төзү турында хыялланмадык та. Бу бер яктан зур шатлык булса, икенче яктан бик зур җаваплылык. Монда өлкәннәр генә түгел, яшьләр, балалар да йөрергә тиеш.

Габдулла ага ГАЛИЕВ - Кырынды авылы аксакалы:

- Оныкларымның мәдрәсә төзү кебек җаваплы эшкә алынуларына мин бик сөенәм. Бу аларның күңел юмартлыгын күрсәтә. Алар мине дә бик хөрмәтлиләр. Мин бу балаларга гел дога кылам.

Тантанада катнашкан тагын бер мөхтәрәм танылган шәхеснең сүзләрен китерү урынлы булыр иде. Тик аның сүзләре мөнәҗәтләр булып түгелде. Сүзем - Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина турында. Хөрмәтле җырчыбыз берсеннән-берсе моңлы мөнәҗәтләрен әйтеп күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

Соңгы сүз урынына

Кичә, атнакич, яңа мәдрәсәдә укуларны оештыру буенча җыелыш узды.

- Балаларга да, өлкәннәргә дә белем бирергә ниятләп торабыз. Тирә-як авыллардан да теләге булганнарны көтеп калабыз. Мәдрәсәбез ишеге һәркемгә ачык, - ди

Зефир хәзрәт. Хәбәрләшү өчен телефон: 36628.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев