Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Җанына тынычлыкны мәчеттә тапты

Районыбыз имамнарының бер-бер артлы арабыздан китүенә йөрәк әрни. Әле кайчан гына Биектау авылы имам-хатибы Әнвәр хәзрәт Низамбиевны соңгы юлга озаткан идек. Күптән түгел Яңа Акхуҗа авылы мулласы Хәйдәр хәзрәт ГАЛИЕВ та мәңгелеккә күчте. - Лаеклы ялга чыккач, әти үзен дингә багышлады. Башта мәчеттә мөәзин, аннан имам-хатиб булды. Әти дини белемен...

Районыбыз имамнарының бер-бер артлы арабыздан китүенә йөрәк әрни. Әле кайчан гына Биектау авылы имам-хатибы Әнвәр хәзрәт Низамбиевны соңгы юлга озаткан идек. Күптән түгел Яңа Акхуҗа авылы мулласы Хәйдәр хәзрәт ГАЛИЕВ та мәңгелеккә күчте.
- Лаеклы ялга чыккач, әти үзен дингә багышлады. Башта мәчеттә мөәзин, аннан имам-хатиб булды. Әти дини белемен күтәрү өстендә күп эшләде: Әгерҗе, Чаллы мәдрәсәләренә дини курсларга йөрде, үзлегеннән бик күп укыды. Авыру сәбәпле, соңгы ярты елда аңа мәчет эшен калдырырга туры килде. Ул моны бик авыр кичерде. Чөнки әткәй мәчеттә җанына тынычлык таба иде, - ди мәрхүмнең кызы Резидә.
Тумышы белән Яңа Бәзәкә авылыннан булган кардәшебезнең гомере җәмәгатенең туган авылы Яңа Акхуҗада үтә.
- Әти дә, әни дә лаеклы ялга чыкканчы "Коммунизмга" колхозында эшләделәр, икесе дә - хезмәт ветераннары. Гомер буе абзар тутырып мал асрадылар, бакчада алар үстермәгән яшелчә, җиләк-җимеш калмагандыр. Әти умартачылык белән дә шөгыльләнде. Иң тәмле бал - безнең әтинеке иде. Гомер буе кулыннан балта-чүкеч төшмәде, умарталарны, рамнарны гел үзе ясады. 1993 елда бөтен каралты-курабыз янып көлгә әйләнгәч тә тиз арада яңаларын төзеп куйды. Ярдәм сорап кергән бер генә кешене дә кире борып чыгармады. Гомер буе "балалар" дип яшәде, соңгы көненәчә төпле киңәшләрен биреп торды. Бер-беребезне күз карашыннан да аңлый торган әтиебезнең яныбызда юклыгына һич тә ышанасы килми, - дип бик юксыналар аны бүген балалары, якыннары. Юксынып кына калмыйлар, "Кадерле кешебезнең соңгы урынын җәннәт ит, Раббым" дип дога кылалар. Амин, шулай булсын, берүк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев