Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Бәйге бәйрәмгә әйләнде

Бу көнне "Нур" мәдрәсәсендә үзгә бер бәйрәм, үзгә бер тантана булды. Бәйгедә районыбызның яшь шәкертләре Коръән укуга осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, дини сорауларга да җавап бирделәр, догалар да укыдылар. Аларның мөселман әдәбе белән киенеп килүләре, бер-берсе белән "әссәламәгаләйкүм" дип күрешүләре күңелгә үзгә бер рәхәтлек өстәде. Бәйгедә катнашу - үзе савап...

Бу көнне "Нур" мәдрәсәсендә үзгә бер бәйрәм, үзгә бер тантана булды. Бәйгедә районыбызның яшь шәкертләре Коръән укуга осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, дини сорауларга да җавап бирделәр, догалар да укыдылар. Аларның мөселман әдәбе белән киенеп килүләре, бер-берсе белән "әссәламәгаләйкүм" дип күрешүләре күңелгә үзгә бер рәхәтлек өстәде.
Бәйгедә катнашу - үзе савап

Районыбызда Коръән укучылар бәйгесе инде дүртенче тапкыр узды. Мәдрәсәгә Тирсә, Чишмә, Кырынды, Шаршады, Иж-Бубый, Үтәгән, Мордывый авылларыннан һәм Әгерҗедән 60тан артык бала җыелган иде. Аларга рухи көч бирергә мөгаллимнәре, ә Тирсә, Иж-Бубый, Мордывый, Кырынды кебек авыллардан хәтта имам-хатиблар да килгән. "Күбрәк бала алып килергә тырыштык. Кайберләре бәйгедә катнашмыйлар. Тик бәйгечеләрне карап тору да - савап, киләчәктә үзләренә дә катнашу теләге тудырыр өчен менә дигән этәргеч", - диделәр алар. Бу көнне өлкәннәр катнашучылардан да артыграк дулкынландылар, ахрысы.
"Мондый бәйгеләр - алган белемнәрне тагын да ныгыту өчен менә дигән форсат. Пәйгамбәребез дә бәйгеләрне еш уздыра торган булган. Һәркайсыгызга уңышлар насыйп булсын", - дип сәламләде малай-кызларны район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт. Аннан гыйлем учагына Коръән моңы таралды. Аятьләрне мәдрәсә мөгаллиме Рамазан хәзрәт укыды.
"Мин үзем Әгерҗедә туып-үстем, хәзерге вакытта Казанда яшим. Мәдрәсәдә бәйге уздырылачагын белгәч, махсус кайттым. Бүген бәйгедә оныгым Инсаф Зәйнуллин катнаша. Әле январь аенда гына мәдрәсәгә йөри башлаган оныгымның уңышларын күреп, сөенеп туялмыйм. Мәктәптә дә яхшы укый, дини гыйлемнәрне дә олы теләк белән үзләштерә. Туган шәһәремдә иман артуына, дин сабакларын үзләштерү өчен шундый мөмкинлекәр тудырылуына шатланам", - диде Флүрә ханым Сафина. Ул бәйгене оештыручы Хәлим, Илдар, Рамазан хәзрәтләргә олы рәхмәтләрен дә җиткерде.
Белгәнеңне җиткерү рәхәт
Бәйге малайлар һәм кызлар арасында аерым төркемнәрдә барды. 4-10, 11-14, 15-18 яшьлек малай һәм кызлар белгәннәрен жюри әгъзаләренә тәкъдим иттеләр. Кызларның белемнәрен "Нур" мәдрәсәсе мөгаллимәләре Гүзәлия ханым Ханнанова, Ясминә ханым Латфуллина һәм Кырынды мәчете мөгаллимәсе Рәйсә ханым Кәримуллина бәяләде, ә малайлар Рамазан һәм Илдар хәзрәтләр, Шаршады мәчете мөгаллиме Ришат хәзрәт алдында "имтихан" тоттылар. Кемдер Коръәннән аятьләрне яттан сөйләде, кемдер укыды, кемдер белгән догаларын уку белән генә чикләнде. "Кем ул Пәйгамбәр, аның нинди сыйфатларын беләсең? Нәрсә ул иман? Кем ул мөселман?" кебек дини темага кагылышлы дистәләгән сорауларга да җавап бирергә туры килде малай-кызларга. "Белгәнеңне җиткерү рәхәт. Бу бәйге гыйлемнәрне тагын да тырышып үзләштерү өчен менә дигән этәргеч булды. Белмәгәннәребез дә бик күп икән әле. Кайту белән шуларны өйрәнә башларга кирәк", - диделәр алар төшенкелеккә бирелмичә. Олы теләкләре булган балаларга тел ачкычы бирсен Ходай.
Һәркайсыгыз - җиңүче
Бәйге тәмамланып, "Нур" мәчетендә бергәләп намаз укыганнан соң, нәтиҗәләрне белү өчен, мәдрәсә бүлмәсенә җыелдылар малайлар-кызлар. Аларны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килгән иде. "Тормышта үз юлыгызны табуыгыз сөендерә. Шушы юлдан тайпылмагыз", - дип теләде Ришат Тимерович. Аннан җиңүчеләр игълан ителде. Малайлар арасында I урынга Әбделмәлик Корбанов (Тирсә мәчете), IIгә Инсаф Зәйнуллин ("Нур"), IIIгә Данир Әхмәтзакиров ("Нур") лаек булдылар. Кызлар арасыннан I урын Камилә Корбановага (Тирсә), II урын Айсылу Сафиуллинага (Кырынды), III урын Зөлфия Гыйләҗевага ("Нур") бирелде. "Тик сезнең һәркайсыгызны җиңүче дип атарга була. Төшенкелеккә бирелмәгез. Алдагы елларда бу яшьтәшләрегез урынында сезне күрергә насыйп булсын", - дип теләделәр жюри әгъзаләре бүләкләр тапшырганда. Бүләкләре дә нинди бит әле! Кемгәдер түбәтәй, кемгәдер - намазлык, Коръән китабы. Хәер, бәйгедә катнашучы бер генә бала да бүләксез калмады бу көнне, аларның һәркайсына дини китаплар тапшырылды. Иң кечкенә катнашучылар - Әгерҗедән 6 яшьлек Әмир Мөхәммәтҗанов, 7 яшьлек Алия Хуҗина һәм Тирсәдән Нурия Моталлапова махсус бүләкләргә ия булдылар. "Бәйгене уздыруга матди ярдәм күрсәткән Рөстәм Сәлимгәрәев, Фәнил Шаһиев, Җәүдәт Гөлданаев, Ринат Арасланов, Илдус Шәймөхәммәтовка Аллаһының мең рәхмәте яусын. Алар ярдәме белән күпме балага бәйрәм бүләк иттек бүген", - диде Хәлим хәзрәт.
Бәйге балаларның табын артында тәм-томнар белән бергәләшеп чәй эчүе белән тәмамланды.
Без тагын катнашачакбыз
Тирсә мәчете мөгаллимәсе Роза ханым Корбанскаяга шалтыратып: "Бәйге сезнең мәчеттә укучы балаларда нинди тойгылар калдырган?" дип сорагач, ике дә икеләнмичә: "Арыдылар балалар, әмма бик канәгать калдылар. Безнең мәчеттә укучы, Чишмә авылы шәкертләре Абделмәлик һәм Камиләнең I урын алулары аеруча сөенечле булды. Инде кайту юлында ук укучыларыбыз:"Мондый бәйге тагын кайчан була? Без алдагысында тагын катнашачакбыз", - дип белдерделәр", - диде.
Быел призлы урын алучылар шушы көннәрдә Чаллыда Коръән укучылар бәйгесендә булып кайттылар. Аларның нинди уңышларга ирешүләре хакында газетабызның алдагы саннарында хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев