Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Бер күрешү – бер гомер

Бу атнакичтә Әгерҗе җире Түбән Камадан 40 кешелек мөселман делегациясен кабул итте. "Бер күрешү - бер гомер", - дип, олы рәхмәтләрен җиткереп киттеләр олуг кунаклар безнең районнан. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җитәкчелегендәге әлеге делегация вәкилләренең беренче тукталышы Иж-Бубый авылында булды. "Даны бөтен дөньяга таралган мәдрәсәсе булган бу...

Бу атнакичтә Әгерҗе җире Түбән Камадан 40 кешелек мөселман делегациясен кабул итте. "Бер күрешү - бер гомер", - дип, олы рәхмәтләрен җиткереп киттеләр олуг кунаклар безнең районнан.
Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җитәкчелегендәге әлеге делегация вәкилләренең беренче тукталышы Иж-Бубый авылында булды. "Даны бөтен дөньяга таралган мәдрәсәсе булган бу тарихи авылны күптән күрергә хыялландык", - диделәр кунаклар. Иң тәүдә алар бертуган Бубыйлар яшәгән тарихи йортка тукталдылар. "Бубыйлар мирасы" иҗтимагый фонды директоры Раиф Гәрәев, бу йорт белән бәйле тарихи вакыйгалар турында сөйләп, киләчәктә биредә авыл музее булачагын билгеләп үтте. Сүз уңаеннан: рәссам Камил Мөхәммәтшин төзекләндерелгәннән соң бу йорттагы бүлмәләр нинди булачагын берничә эскиз итеп сурәтләгән. Бүлмәләр рәсемдә сурәтләнгәнчә итеп төзекләндерелсә, искиткеч матур булачак бу музей. "Башы булгач, ахыры булыр, иншаллаһ" дип, кунаклар да йортны төзекләндерүдә уңышлар теләделәр.
Чираттагы тукталыш 1895 елда төзелгән борынгы мәчеттә булды. Шушы мәчетне төзекләндерүдә башлап йөрүче Җәүдәт ага Хәлиуллин авыл халкы, район хакимияте ярдәме белән биредә башкарылган эшләр турында бәян итте. Мәчетнең түбәсе һәм тышкы ягы төзекләндерелеп, тәрәзәләре алыштырылса да, эчке якта эшлиселәр күп әле. "Безнең иң зур хыялыбыз - шушы тарихи мәчетне гыйбадәт кылырлык дәрәҗәгә җиткерү. Уртак тырышлык белән бу ниятебезнең чынга ашачагына ышанам", - диде аксакал. Ә авыл имамы Котдүс хәзрәт Сәләхиев: "Мин - безнең авыл мәчетләрендә имамлык итүчеләрнең унсигезенчесе", - дип, Иж-Бубый мәчетендә элеккеге елларда имамлык иткән хәзрәтләрне искә алды.
"Иж-Бубыйдагы очрашулар бездә бик матур тәэсирләр калдырды. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк. Инде сез үткәннәрне барлап, тарихи биналарны торгызуда күркәм эш башлагансыз икән, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын", - дигән изге теләктә киттеләр кунаклар Иж-Бубыйдан.
Аннан алар Әгерҗенең "Нур" мәчетендә һәм мәдрәсәсендә булдылар. Район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт дини йортларның эшчәнлеге белән таныштырды. Түбән Камадан мөселман кардәшләребезнең килүе "Нур" мәдрәсәсендә авыл имамнары өчен дини курслар оештырылган чакка туры килде. Шуңа күрә безнең мәхәллә имамнары да кунаклар белән бергәләп сәяхәт кылдылар бу көнне. "Түбән Камадан килгән кардәшләребез арасында авыл имамнары да бик күп икән. Фикер алышыр, тәҗрибә уртаклашыр өчен дә менә дигән мөмкинлек булды бу очрашу", - диде Тирсә мәчете имам-хатибы Рафис хәзрәт.
Төшке аштан соң өйлә намазын укырга Ижау Җәмигъ мәчетенә юл тоттылар Түбән Камадан килгән мөселман кардәшләребез. "Безне шулай зурлап кунак иткәнегез өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне зурласын", - дип, ихластан дога кылдылар дин әһелләре саубуллашканда.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев