Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Бергәләп вәгазьләник

"Син Аллаһыны беләсеңме?" "Нәрсә ул иман?" "Мөселманга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?" Әгерҗенең "Нур" мәчетендә шушы һәм башка темаларга вәгазь сөйләү оештырылачак. - Ниятебез - халыкка Ислам кыйммәтләрен ирештерү, - ди "Нур" мәчете имам-хатибы Рамазан хәзрәт Хәмидуллин. - Яшерен-батырын түгел: халыкның Ислам дине турында гыйлеме сай, ә менә моңа кагылышлы...

"Син Аллаһыны беләсеңме?" "Нәрсә ул иман?" "Мөселманга нинди сыйфатлар хас булырга тиеш?" Әгерҗенең "Нур" мәчетендә шушы һәм башка темаларга вәгазь сөйләү оештырылачак.
- Ниятебез - халыкка Ислам кыйммәтләрен ирештерү, - ди "Нур" мәчете имам-хатибы Рамазан хәзрәт Хәмидуллин. - Яшерен-батырын түгел: халыкның Ислам дине турында гыйлеме сай, ә менә моңа кагылышлы сораулар бик күп. Үзен кызыксындырган сорауларга җавап табу өчен халык нинди генә чыганакларга мөрәҗәгать итми?! Тик күп чакта аларга дөрес җавап таба алмый. Без үз вәгазьләребездә шул сорауларга да җавап биреребез, дини йолаларыбыз турында да сөйләрбез. Тәүге вәгазьләребез "Син Аллаһыны беләсеңме?" дигән темага багышланачак. Бу тема юкка гына сайланмаган. Бәлки күпләрегез "Мин Аллаһыны бик яхшы беләм" дип җавап бирер. Ә менә шулар арасыннан кем генә Раббыбыз турында берөзлексез ике минут булса да сөйли алыр икән?!
Ислам дине кешене байга-фәкыйрьгә дә, яшькә-картка да аермый. Иң мөһиме - кешенең күңелендә иман булу. Шуңа мәчетебезгә вәгазь тыңларга теләге булган һәркемне чакырабыз, - ди Рамазан хәзрәт.
Белешмә:
Вәгазь тыңларга теләүчеләрне һәр атнаның пәнҗешәмбесендә кичке сәгать 6да "Нур" мәчетендә көтәләр.
Белешмәләр өчен телефон: 24838, 89053721170.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев