Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Без дә булдык Болгарда

Һәр халыкның туфрагы үзенә тартып торган урыннары була. Татар халкы өчен ул - Бөек Болгар. Андагы һәр бина-корылманың, һәйкәлнең, кабер ташының, хәтта бормаланып киткән юлның үз сере, бай тарихы бар. Без, редакция хезмәткәрләре һәм газетабызның актив хәбәрчеләре, әлеге урыннарга сәяхәт кылганда моңа кат-кат инандык. Үзгәрешләр күп биредә Изге җирләр белән...

Һәр халыкның туфрагы үзенә тартып торган урыннары була. Татар халкы өчен ул - Бөек Болгар. Андагы һәр бина-корылманың, һәйкәлнең, кабер ташының, хәтта бормаланып киткән юлның үз сере, бай тарихы бар. Без, редакция хезмәткәрләре һәм газетабызның актив хәбәрчеләре, әлеге урыннарга сәяхәт кылганда моңа кат-кат инандык.
Үзгәрешләр күп биредә

Изге җирләр белән танышуыбыз "Яңарыш" фонды инициативасы белән төзелгән Истәлек билгесе бинасыннан башланып китте. Экскурсоводларның бирегә килүчеләрне, иң беренче чиратта, нәкъ менә шушы бинага алып керүе юкка гына түгелдер: биредәге картиналарны, кулъязмаларны, шул чор белән бәйле башка экспонатларны караганнан соң, борынгы Болгар дәүләте күз алдына килә. Шулай да игътибарны аеруча җәлеп иткәне 922 елда Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү мизгеле сурәтләгәгән иң зур картина булды. Андагы борынгы бабаларыбыз: "Без зурлап кабул иткән Ислам динен саклагыз, буыннардан-буыннарга тапшырыгыз", - дип кисәтә кебек. Бинаның икенче катында урын алган дөньядагы иң зур Коръән китабы янәшәсендә дә ерак бабайлардан шушы аваз ишетелә сыман. Италиядә нәшер ителгән, Гиннесның рекордлар китабына кертелгән әлеге изге китап башта Казанның Кол Шәриф мәчетенә куелган булса, быел Истәлек билгесе бинасына урнаштырылган. Искиткеч матур бинада урын алган, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән Коръәннең мөселман өчен нинди кадерле, кирәкле, изге китап булуын тагын бер кат аңлыйсың биредә.
Чираттагы тукталышыбыз археология музеенда булды. 1932 елга кадәр халыкка Успение чиркәве булып хезмәт иткән әлеге бинаны 1981 елда археология музее итеп үзгәрткәннәр. Биредә таш гасырдан алып Казан ханлыгы оешканчыга кадәр чорны чагылдыручы күргәзмә әсбаплар урын алган. Анда борынгы бабаларыбызның җир эшкәртү кораллары да, хатын-кызларның зәвыклы бизәнү әйберләре дә бар. "Казыну эшләре әле дә киң колач белән алып барыла Болгар җирендә. Мондый тарихи казылмалар көн саен табылып, музей тулыланып тора", - диде экскурсовод. Археологик казылмалар борынгы Болгар дәүләтендә яшәгән халыкның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә. Аларны караганда күңелдән: "Бабаларыбыз инде элек-электән үк терлекчелек, үсемлекчелек, балыкчылык белән шөгыльләнеп, тырышып көн күргәннәр. Ә менә хатын-кызларга шул чорда ук үзгә зәвык хас булган икән. Әнә, нинди бизәнү әйберләре, савыт-сабаларга өстенлек биргәннәр бит алар", - дигән уй китми.
XIII-XIV гасырның архитектура һәйкәлләрен караганда исә, вакыт тәгәрмәче берничә гасыр элек булган чорга әйләнеп кайткандай булды. Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече Манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасы... Шул чорларда бу биналарның барысы да халыкка хезмәт иткән бит. "Моннан берничә ел элек бирегә килгәндә, күп кенә тарихи һәйкәлләр урынында туфрак өемнәре, хәрабәләр генә иде. Шушы кыска гына вакыт эчендә күпме эш башкарылган биредә. Инде хәзер һәр бинаның нинди роль башкарганын аермачык аңлап була", - диде инде бирегә икенче кат килгән ветеран хәбәрчебез Рәмзия апа Шәймөхәммәтова.
Тарихи һәйкәлләрнең һәркайсының үз тарихы, үз үткәне бар. Мавзолейларда йөргәндә кабер ташлары аша борынгы бабаларыбыздан: "Безне онытмагыз", дигән үтенеч ишетелә сыман. Гомумән, юкка гына бу урыннарны Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы дип игълан итмәннәрдер. Болгарның һәр карыш җирендә тарих белән очрашасың, үткәннәргә сак карарга өйрәнәсең. Илләрен, дәүләтләрен саклап шәһит киткән бабаларыбыз турында уйланасың. Күңелдә, ирексездән, ихтирам хисләре белән бергә, патриотик тойгылар да уяна...
Ил куәте - икмәктә
Ә менә "Икмәк музее"нда йөргәндә, күңел ниндидер үзгә рәхәтлек тоя. Миңа калса, халыкның көнкүрешен, тарихи-мәдәни мирасын чагылдыручы бу комплекс безнең кебек авыл җирендә туып-үсүчеләргә аеруча якын. Биредә - чын авыл мохите, иркенлек. Икмәкнең табынга килгәнче нинди юл үтүен дә күрергә мөмкин монда. Алай гына да түгел, җил тегермәне ярдәмендә он тартканны карарга, хәтта шул оннан пешерелгән икмәкне авыз итәргә дә була. Комплекста мал абзары да, мунча да, идәненә сугылган палас җәелгән агач йорт та, ашлык амбары да, хәтта сиртмәле кое да бар. Ирексездән, коесыннан су алып карыйсы, мунчасында юынасы, ат арбасында йөреп карыйсы килә башлый. Комплекс уртасында - су тегермәне, аның янында - кечкенә буа. Буа тулы - каз-үрдәк. Йә, мондый хозурлык кемне генә битараф калдырыр икән?!
Кабат әйләнеп кайтырбыз
"Икмәк музее"ннан чыгуга безне мәдрәсәсе, мөфти резиденциясе булган мәһабәт Ак мәчет каршы алды. Аның матурлыгын тасвирлар өчен сүзләр дә табуы авыр хәтта. Мәчетнең диварлары лалә чәчәкләрен хәтерләтүче декоратив элементлар, гарәп орнаментлары белән бизәлгән. Өч гөмбәзле, ике зур комплекс тирәсенә киләчәктә җиләк-җимеш агачлары, гөл-чәчәкләр утырту планлаштырыла икән. Биредә күл дә ясалачак. Ул чакта Ак мәчетнең гүзәллеге күл суында да шәйләнәчәк.
Гомумән, киләчәктә Болгар җирендә матур үзгәрешләр күп булачак әле. Инде быел ук биредә табиб йорты, һөнәрчеләр комплексы ачылачак. 2013 елда исә музей функцияләрен башкаручы елга вокзалы эшли башлаячак. Шулай булгач, кабат әйләнеп кайтмый булмас әле сиңа, гүзәл Болгар!
Үткәннәрдән башка киләчәк юк
Изге Болгар җирләрендә булган һәркем анда күргәннәрне, ишеткәннәрне күңелендә кат-кат барлыйдыр. Башкача мөмкин дә түгел. Үткәннәр киләчәкне күзалларга ярдәм итә бит. Бу хакыйкать үзебезнең тирә-яктагы тарихи ядкарьләргә дә сакчыл карарга өнди. Мондый тарихи ядкарьләр безнең районда да җитәрлек бит. Әллә кая китми генә бертуган Бубилар белән бәйле тарихи мирасны гына алыйк. Аны торгызу, киләчәк буыннарга тапшыру - һәркайсыбызның изге бурычы. Шәһре Болгар җирләрендә булып, борынгы бабайлар йөргән юллардан үткән һәркем моның мөһимлеген аеруча яхшы аңлыйдыр.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев