Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Бүген Болгарда “Ак мәчет” тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасы уза

Анда җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм "Мәүлидүн-нәби" касыйдәсен башкару көтелә (Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Болгарда "Ак мәчет" тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Татарстан Республика җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнаша....

Анда җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм "Мәүлидүн-нәби" касыйдәсен башкару көтелә

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Болгарда "Ак мәчет" тә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган төп бәйрәм чарасы уздырыла. Чарада Татарстан Республика җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар катнаша.

Болгарда уза торган бу чара төп бәйрәм чараларыннан санала. Анда җитәкчеләрнең, төрле төбәк мөфтиләренең бәйрәм белән тәбрикләве, дин әһелләренең догалар укуы, салаватлар әйтүе, мөнәҗәтләр һәм "Мәүлидүн-нәби" касыйдәсен (Пәйгамбәргә багышланган поэма) башкару көтелә.

2 гыйнварда һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе - Рәбигуль-әүвәл ае башланды. Бу ай Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) туган ай. "Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу", "Мәүлид ән-Нәби" Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәр Рабигуль-әүвәл аеның 11нән 12сенә каршы кичендә (быел милади буенча 12 нче гыйнвардан 13енә каршы кичкә туры килә) дөньяга килгән.

Мәүлид бәйрәме - сөекле Пәйгамбәребезне (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган мөселман чарасы. Ай дәвамында Татарстан мәчетләрендә һәм мәдрәсәләрендә Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган дини мәҗлесләр үткәрү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек чаралар уздыру каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев