Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Бүген Изге Болгар җыены уза

Әлеге җыенда безнең район делегациясе дә катнаша.

Бүген, 15 июньдә, Спас районының Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган һәм 1989 елдан бирле ел саен уздырыла торган «Изге Болгар җыены» була.

Тантаналы чара Болгарда 1989 елдан башлап үткәрелә. Ул 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы тантанасы буларак уздырыла.

Фестивальгә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән күпсанлы дин тотучылар килә. Быел ул Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә уза. Анда Татарстан җитәкчелеге, Диния нәзарәтләре вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре катнаша.

Фестивальдә республиканың иҗат коллективлары һәм солистлары катнашында концерт була, традицион татар музыкасы – мөнәҗәтләр, бәетләр, дини җырлар яңгырый.

Шулай ук Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган «Бөтенроссия Коръән укулары» балалар - яшьләр конкурсының финалы да уза.

Моннан тыш, «Осталар шәһәре» оештырыла. Анда борынгы һөнәрләрдән уктан һәм арбалеттан ату, сөңге ату аттракционнары булачак. Шулай ук гарәп каллиграфиясен һәм урта гасырларда язу карасы җитештерү тәртипләрен өйрәнү дәресләре була. Шулай ук традиция буенча халык кәсепчеләре сәнгать осталары ярминкәсе эшли.

“Татар-информ“

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев