Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген мөселманнар Яңа елны каршылый

    Бүген, 14 октябрь көнне, без яңа айга - мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1437 һиҗри елына аяк басабыз. Мөхәррәм аеның беренче көнендә ураза тоту саваплы була, әмма бу башка айларның беренче көннәрендә дә каралган. 1970-1980 елларда кайбер дини даирәләрдә Һиҗри яңа ел башлануын мөселманнар берлектә гыйбәдәт, аннары сый-мәҗлес белән билгеләп...

    Бүген, 14 октябрь көнне, без яңа айга - мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1437 һиҗри елына аяк басабыз. Мөхәррәм аеның беренче көнендә ураза тоту саваплы була, әмма бу башка айларның беренче көннәрендә дә каралган. 1970-1980 елларда кайбер дини даирәләрдә Һиҗри яңа ел башлануын мөселманнар берлектә гыйбәдәт, аннары сый-мәҗлес белән билгеләп үткән булган, әмма бу гадәт инде онытылган.

    Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә "Хаҗ" сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтә: "Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр".

    - Чыннан да, һиҗри ел башы, изге мөхәррәм ае Раббыбыз Аллаһның шигаре. Әгәр без тәкъвалылардан булырга теләсәк, бу айны олыларга тиеш. Әмма аның хикмәтләрен, хасиятләрен белмичә тиешлечә олылап булмый, дип белдергән intertat.ruга Татарстан Диния нәзарәте дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров. Бу хакта түбәндәгеләрне бәян итеп узган:

    - Һиҗра сүзе гарәп теленнән бер урыннан икенче урынга күчеп китү дигән мәгънәне аңлата. Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 13 ел дәвамныда Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһның әмере буенча, 622 елда Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булса иде!) белән Мәдинәгә күчтеләр. Нурлы Мәдинәгә башка сәхабәләр дә күчтеләр.

    Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, әдәп-әхлак бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә. Һиҗра - Раббыбызның олы нигъмәте. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар. Һиҗри ел хисабы милади кебек 12 айдан тора, әмма ай фазалары буенча хисап алып барылуы сәбәпле 11 көнгә кыскарак.

    Ни өчен мөселманнар ел хисабын һиҗрадан башладылар? Кайбер риваятьләрдә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм исән чагында ук аны үзе куллана, әмма аның вафатыннан соң сәхабәләр һиҗри ел хисабы турында онытып җибәрәләр. Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде!) хәлифә булган вакытта аңа дәүләтнең төрле төбәкләреннән хатлар килә, ул хатларда көне һәм ае язылган, елы билгеләнмәгән була. Шул сәбәпле Гомәр (Аллаһ аннан разый булса иде!) олы сәхабәләрдән торган шура җыеп, бу мәсьәләне күтәрә. Берәүләр беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган елын сайларга тәкъдим итәләр. Әмма ул вакытта әле Ислам динен искә дә алучы юк иде, шул сәбәпле бу фикерне кире кагалар. Башкалар беренче ел итеп пәйгамбәрлек башланган елны сайларга киңәш итәләр. Бу фикер дә кире кагыла, чөнки ул елны сөекле Пәйгамбәребездән башка әле җир йөзендә мөселманнар юк иде. Өченчеләре исә, беренче ел итеп Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм вафат булган елны сайларга тәкъдим итәләр. Ләкин башкалар Ислам тәкъвимен (календәрен) кайгылы елдан башлыйсылары килми. Шунда Гали ибне Әбү Талиб (Аллаһ аннан разый булса иде!) тәкъдиме кабул ителә - елларны Аллаһның расүле Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдән Мәдинәгә күчкән елдан саный башларга булалар.

    Гали (Аллаһ аннан разый булса иде!) болай дип аңлаткан: "Бу елны Аллаһның рәхмәте белән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм Ислам дине сакланды, яңа адым ясалды. Ислам дине яңадан туган шикелле булды". Кадерле дин кардәшләрем! Бу безнең бөек тарихыбыз, без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел.

    Мөхәррәм ае - изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһ Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Киләсе елның Мөхәррәм аен күрә алсам, һичшиксез, ураза тотар идем", - дип әйтә торган булган. Газиз дин кардәшләрем! Менә безгә Аллаһ Раббыбыз быелгы Мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән икән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Раббыбызның чиксез рәхмәтенә - шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.

    Чыганак: http://intertat.ru/tt/din-tt/item/49704.html

     
     

     

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: