Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Бүген Рамазан аеның, уразаның унбишенче көне

 Рамазан – ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә, мәрхүмнәр рухына дога кыла торган ай.

Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табарани, Бәйһәкый).

Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлләм болай дип әйткән: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфәлләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә”, – дигән.

Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотарага боерган. Изге Коръәндә “Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә болай дип әйтелгән: “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалылардан булырсыз”.
Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, – дигән (Ибн Мәҗә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга, яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.

Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакь уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: “Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер”, – дигән (Бохари, Мөслим).

Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки – акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршылаганбыз икән, Аллаһы Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:
1) борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту;
3) якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мөстәхәб (мактаулы гамәлләр) булып санала:
1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Таң алдыннан сәхәр ашагыз, чөнки бу вакытта бәрәкәт бар” (Бохари);
2) авыз ачуны соңга калдырмау;
3) изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
4) Изге Коръәнне уку һәм ятлау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) изге Рамазан аенда Коръәнне бик күп укый иде (Бохари).

Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:
1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
2) озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;
3) ризык һәм сагыз чәйнәү;
4) берәр азыкка телне тидереп татып карау;
5) авыздан үбү;
6) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
7) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:
1) сатып алыначак малны татып карау;
2) балага ризык чәйнәп бирү;
3) күзгә сөрмә тарту;
4) тешләрне пакьләү;
5) кан алдыру;
6) сөлек салдыру;
7) госел коену;
8) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2015/06/18/110542/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X