Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Биектау мәчетендә Пәйгамбәребез хөрмәтенә мәҗлес узды

Бүген мөселман дөньясында зур бәйрәм – Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көне. Шул уңайдан республика, район мәчетләрендә төрле дини чаралар уза.

Аллаһ илчесенең туган көнен Биектау мәчетендә дә зурлап билгеләп үттеләр. Мәҗлестә егермедән артык дин кардәшебез катнашты. Мәчет имамы Рамил хәзрәт Фәтхуллин кардәшәребезне олуг бәйрәм белән котлап, тәрбияви вәгазь сөйләде. Вәгазь барышында кардәшләребез Пәйгамбәрнең тормыш юлы, күркәм сыйфатлары белән таныштылар. Аннан Аллаһ илчесен зурлап мөнәҗәтләр көйләнде, салаватлар әйтелде. Кардәшләребез үзләре әзерләгән хәләл ризыклар белән тукланганнан соң, алып килгән күчтәнәчләргә  дога кылынды, Коръән аятьләре укылды.  

Мәчеткә килүчеләр ашны оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткереп, тагын шундый күркәм мәҗлесләрдә очрашырга насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев