Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Әбиләрне хөрмәт итәм“, ди Әгерҗедә яшәүче Нәзирә Якупова

    Әнә шулай ди Әгерҗедә яшәүче Нәзирә ЯКУПОВА. Оныгы туып "әби" дип дәшкәнче өендә әбиләр белән яшәгән бу мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле, киң күңелле ханым. Хәзер үзе әби булып "эшли". Нәзирә - Барҗы кызы. Искиткеч матур табигатьле бу авыл, су басу зонасына эләгү сәбәпле, Кичкетаңга күченәләр. Мәктәпне тәмамлагач, тегүче һөнәренә уку өчен училищега...

    Әнә шулай ди Әгерҗедә яшәүче Нәзирә ЯКУПОВА. Оныгы туып "әби" дип дәшкәнче өендә әбиләр белән яшәгән бу мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле, киң күңелле ханым. Хәзер үзе әби булып "эшли".

    Нәзирә - Барҗы кызы. Искиткеч матур табигатьле бу авыл, су басу зонасына эләгү сәбәпле, Кичкетаңга күченәләр. Мәктәпне тәмамлагач, тегүче һөнәренә уку өчен училищега - Ижау каласына юл ала авыл кызы. Аны тәмамлап җиде ел эшләгәч, Әгерҗенең уңган егете, локомотив депосында эшләүче Фәнил белән гаилә коралар. Килен булып төшкәндә аны каенанасының анасы Факия әби каршы ала. Аның белән килешеп-аңлашып 19 ел тату гомер кичерә игелекле килен. Ул вафат булгач, сеңлесе Нәкыя апаны - баласыз калган ялгыз ананы үз гаиләләрендә тәрбиялиләр.

    - Мин әбиләрне бик хөрмәт итәм. Аларның тормыш тәҗрибәсе зур, өлкәннәр - зирәклекнең, күңел җылысын мулдан өләшүнең ачык мисалы. Әби белән үскән балалар бик итагатьле, әдәпле, тәрбияле булалар. Аннары балаларга эш-гамәлләребез, өлкәннәргә мөнәсәбәтебез үрнәк тә бит әле, - ди олы җанлы татар хатыны.

    Чыннан да, бик әдәпле Фәнил белән Нәзирәнең балалары. Казан консерваториясендә белем алган Алияләре Әгерҗе сәнгать мәктәбендә балаларга скрипкада уйнау серләрен өйрәтә. Алмазиясе Казан авиация институтын тәмамлады, башкалада төпләнде. Икесе дә әти-әниләре кебек матур гаиләләр кордылар. Әбисе белән бабасына оныклар да бүләк иттеләр. Ә Ленар һөнәр үзләштерү белән мәшгуль. Әгерҗедәге көллиятне тәмамлап, хәзер укуын Ижауда - техникумда дәвам итә.

    Нәзирә ханым, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, технология фәне укытучысы була. Әгерҗедәге 105нче училищеда егет-кызларга тегүчелек һөнәренең серләрен өйрәтте. Сәламәт яшәү, дөрес туклануга зур игътибар бирә.

    "Бал корты продукцияләре сәламәтлек өчен бик файдалы. Аны гаиләбез белән актив кулланабыз", - ди Нәзирә ханым. Районыбызда үткәрелгән " Пчелино" экофестивалендә дә катнашты ул. Ел саен Кичкетаңга авылдашлары белән очрашуга кайта. Болгар тарихи-археологик музейга сәяхәт итәргә ярата. Компьютерда суда балык йөзгәндәй оста. Мәчеткә йөреп дини белемнәр өйрәнә. Аннары "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлый. Ел саен корбан чала бу тату гаилә.

    Быел Якуповлар гаиләсе энҗе туйларын бәйрәм иттеләр. Бүгенге бәхетле тормышына Нәзирә ханымны кадер-хөрмәттә торган әбиләренең хәер-догасы да китергәндер.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: