Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Ислам нуры

Болгарда Мәүлид бәйрәмендә райондашларыбыз да катнашты

Болгарның гүзәл Ак мәчетендә республика күләмендә Мәүлид ән-Нәби үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан район һәм шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән мөфтиләр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашты. Безнең районнан әлеге чарада район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин һәм Тәбәрле егете, республиканың оста мөнәҗәтчесе Динар Шәймәрданов катнашты. Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме...

Болгарның гүзәл Ак мәчетендә республика күләмендә Мәүлид ән-Нәби үткәрелде. Бәйрәмдә Татарстан район һәм шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән мөфтиләр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, рәсми затлар катнашты. Безнең районнан әлеге чарада район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин һәм Тәбәрле егете, республиканың оста мөнәҗәтчесе Динар Шәймәрданов катнашты.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме Болгарда өченче ел рәттән оештырыла.

- Мәүлид көнен инкарь итүчеләр бар. Коръәндә Аллаһының рәхмәте - Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүе диелгән. Безнең аның туган көнен бәйрәм итүебез шушы вакыйгага куануыбызны белдерә, - диде җыенда Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны тәбрик итеп.

Мәүлид бәйрәме кояш баеп, кич җиткәч Ак мәчет янында урамда зур салют аттыру белән тәмамланды.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев