Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Саклау авылын Аллаһ саклый

    14 августта дәүләт саклавына алынган тарих-архитектура истәлеге булган, Әгерҗе районында хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында мөселманнар җыенының чираттагысы уздырылды. Районыбыз дин әһелләре, мәчет имамнары, мөэмин-мөселманнар катнашында бишенче тапкыр үткәрелүче бу зур чарага шушы мәчетне төзекләндерү эшенең башында торган милләт җанлы якташыбыз - Казанның 2нче...

    14 августта дәүләт саклавына алынган тарих-архитектура истәлеге булган, Әгерҗе районында хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында мөселманнар җыенының чираттагысы уздырылды. Районыбыз дин әһелләре, мәчет имамнары, мөэмин-мөселманнар катнашында бишенче тапкыр үткәрелүче бу зур чарага шушы мәчетне төзекләндерү эшенең башында торган милләт җанлы якташыбыз - Казанның 2нче икмәк заводы генераль директоры Шамил Зәитовның да кайтуы нур өстенә нур булды.
    Бирегә килүчеләр быел да, күркәм гадәт буенча, иң беренче мәчет намазы укыдылар. Җыен Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. 2006 елда Саклауда мөселманнар җыенын уздыруны оештырган хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәтнең тәрбияви вәгазьләре дин вә әхлак сагында торучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Хәлим хәзрәт якынлашып килүче изге Рамазан аеның фазыйләтләрен тәфсилләп аңлатты. Хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт авыллар язмышы, мөселманнарның яшәү рәвеше, тарихи ядкарьләрне саклау турында җентекләп сөйләде. "Бабаларыбызның бу мәчетне төзетүенә быел - 101 ел. Үзенең бер гасырлык олуг юбилеен мәчетнең яңартылып каршылавында Шамил Зәитовның, район башлыгы Фәрит Габбасовның, ул вакытта аның урынбасары булып эшләгән Рәфикъ Шакировның өлеше зур булды", - дип аларга рәхмәтен җиткерде ул. "Мәчет боегып, буш тормасын, изге Саклау җирендә ешрак булыгыз!" дигән теләген дә җиткерде Мөхәммәтазат хәзрәт. Әлеге җыенга килүчеләргә һәм Шамил Зәитовка рәхмәт сүзләре белән Рәфикъ Нәфыйкович та чыгыш ясады. "Бу арада көннәр бик эссе. Ә бүген Аллаһы Тәгалә кодрәте белән көн дә артык кызу түгел, җиләс. Изге юлда йөрүчеләргә ул, әнә шулай, ярдәмен күрсәтә", - диде ул. Чыннан да, мондый изге юлда йөрүчеләргә Ходай һәрчак җиңеллеген бирә бит. Шунысына да игътибар итми калалмадык: йөзьяшәр агачлар куенында утыручы мәчет тирәсендә ник бер чебен-черки, кигәвен булсын!
    Туган авылында мәчет яңартылуын ишетеп, бу чарага Ижау каласыннан 82 яшьлек Әсгать Закиров хатыны, улы һәм кызы белән кайткан иде. "Динне кысрыклаган заманда да Саклау халкы бердәм булды. Шул елларда авылга мәчет манарасын кисәргә килүчеләр укытучы Мөнәвәрә янына кергәннәр. Аның белән сөйләшкәч, манараны кисмичә авылдан чыгып качканнар. Аннан соң да әле ике тапкыр манараны кисеп төшерергә теләүчеләр булган. Шуларның икесенең дә гомерләре фаҗигале тәмамланган, аларны паралич суккан. Ә мәчет манарасы тузып ауган булган. Саклау мәчете соңыннан халыкка клуб һәм мәктәп булып хезмәт күрсәткән", - диде Әсгать ага. Мәчетнең клуб булган чакларын тумышы белән Салагыштан булган, хәзер Кырындыда гомер кичерүче Зәйтүнә апа Сабирҗанова да яхшы хәтерли икән. "Без бирегә концерт куярга килә идек", дип сөйләп хатирәләр яңартты ул һәм мәчеткә намазлык бүләк итте.
    Саклауда җыен уздыруда, һәрвакыттачыча, быел да кырындылылар активлык күрсәтте. Бу чарада башлап йөрүчеләрнең төп ярдәмчесе булган Мөбин хәзрәтнең дә халыкка җиткерәсе сүзләре күп иде. "6 ел элек без бу мәчеттән балчык түгеп, зур эш башлап җибәрдек. Хәзер мәчетнең эче-тышы танымаслык булып үзгәрде, манарасы торгызылды, гөмбәзе куелды. Тирә-юньгә нур сибеп тора хәзер мәчетебез. Быел да җыенга әзерләнгәндә авылдашлар белән килеп мәчет тәрәзәләрен, идәнен ялт иттереп юып, тирә-юньне җыештырдык. Бу изге эшне башкарып чыгу өчен булышырга эшчеләрен җибәргән, машина биргән Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закировка рәхмәтебез зур. Бүген иртә таңнан торып, кырындылылар җыенда катнашучыларга аш әзерләргә килде. Һәркемне ачык йөз, тәмле тел белән каршы алдык. "Брус" җәмгыяте җитәкчесе - авылдашыбыз Минсәет Мәһәдиевка да рәхмәтебезне җиткерәм. Җыенга килүчеләр өчен ул автобус бирде һәм хәерле юл теләп озатып калды", - диде Мөбин ага. Минсәет әфәндегә район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та олы юлдан Саклау мәчетенә кадәрге 4 чакрым юлны тигезләткәне өчен рәхмәтен җиткерде. Рәхмәтләрне Кырындыдан Розалия Фәрвазова район җитәкчеләренә, ерак араларны якын итеп кайткан Шамил Зәитовка, әхлак сагында торучы әби-бабайларга, авылдашлары Рәисә һәм Мөбин Кәримуллиннар, Мәгъфия Хаҗиева, Светлана Шәехова кебек дин юлында зур хезмәт куючыларга җиткерде. Кырындыдан Фәимә апа Шәйдуллина изге Рамазан аенда ураза тотарга өндәде. "Ходай Тәгалә тырышканнарга ярдәмен җибәрә, тырышыйк, сабыр итик, ураза тотыйк", - диде ул, дин кардәшләренә мөрәҗәгать итеп. Әгерҗедән Рәмзия Шәймөхәммәтова исә Краснодар өлкәсендә бәла-каза күрүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырды.
    Кырындыдагы дин кардәшләребез пешергән тәмле, кайнар ризыклар белән тукланып, Шамил Зәитов алып кайткан Казан чәк-чәге белән чәй эчкәннән соң, шушы саваплы җыенга ризыклар алып килгән һәм әзерләгән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерелде, дога кылынды.
    Өйлә намазы җитүгә, Саклау манарасыннан азан моңы таралды. Намаздан соң Коръән укылды. Моннан 101ел элек шушы мәчетне төзеткән Әхмәтшакир хаҗи һәм Шиһабетдин хаҗи Зәитовлар рухына багышлап һәм хәер-сәдака, бүләк бирүчеләргә дога кылынды.
    Саклау яңа сулыш ала
    ...Иске Чекалда җирлеге башлыгы Павел Королев белән Саклау урамы буйлап атлыйбыз. 1915 елда биредә 200 татар яшәгән, ә 1992 елда 6 кеше генә калган. Хәзер авыл яңа сулыш ала. Биредәге 8 йортта кешеләр яши инде. Арада татарлар да, руслар да бар. Күбесе - Чаллы һәм Ижаудан кайтучылар. Мәчетне яңартканда күп хезмәт куйган, эшчеләрне үз өендә яшәткән, мәчеткә кереп гыйбәдәт кылу өчен юлаучыларга мәчетне ачып торучы Шамил Зәитовның туганы Наил Сөләйманов икән. Аның ихатасына узабыз. Ишек алды тулы чәчәк. Бакчасында яшелчәләре ишелеп уңган. Җире уңдырышлы шул Саклауның. Кышка кеше аз калса да, авыл җәй көне гөрләп тора икән. Әнә, бер мөселман кардәшебез бик зур заманча йорт төзетә башлаган. Димәк, Саклау бетмәячәк. Мәчете дә озак еллар халыкка хезмәт итәчәк әле.
    Күңелләребез сафланып, җанга дәва, тәнгә сихәт алып кайттык без. Тәнгә сихәт дигәне шифалы Саклау чишмәсенең суы. Бу чишмәнең көмеш суын Казанда да саталар икән. "Саклау суы" дип аталган шешәләр күрсәгез, белегез: бу шушы Саклавыбыз чишмәсе суы.
    Җыенда мондый чараның киләчәктә дә ел саен оештырылачагын хәбәр иттеләр. Ул изге Рамазан аена 10 көн алдан, шимбә көн уздырылачак. Шуңа күрә исемләп чакырганны көтмичә, ел саен Саклаудагы җыенга килегез! Изге Рамазан алдыннан вәгазь тыңлап, шифалы чишмә суы эчеп китәрсез. Әби-бабаларыбыз рухын зурласак, Аллаһы Тәгалә үзебезне дә зурлар!
    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.
    Әгерҗе шәһәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: