Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Саклау мәчетенә эзебез суынмас

    1915 елда Саклауда 200 татар яшәгән, быел да биредә алтынчы тапкыр үткәрелүче мөселманнар җыенына килүчеләр нәкъ шул кадәр иде. Районыбызның дин әһелләре, мәчет имамнары, мөэмин-мөселманнар катнашындагы бу зур чарага Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла, якташларыбыз - бабалары мәчетен төзекләндерүгә зур өлеш керткән "Казанның 2нче икмәк заводы" җәмгыяте генераль директоры...

    Реклама

    1915 елда Саклауда 200 татар яшәгән, быел да биредә алтынчы тапкыр үткәрелүче мөселманнар җыенына килүчеләр нәкъ шул кадәр иде.
    Районыбызның дин әһелләре, мәчет имамнары, мөэмин-мөселманнар катнашындагы бу зур чарага Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла, якташларыбыз - бабалары мәчетен төзекләндерүгә зур өлеш керткән "Казанның 2нче икмәк заводы" җәмгыяте генераль директоры Шамил Зәитов, Татарстан милли китапханәсенең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрдәнов, Чаллыдагы "Азатлык" һәм "Якташлар авазы" газеталары баш мөхәррире Тәлгать Әхмәдишин, район хакимяте хезмәткәрләре җыелган иде.
    Күркәм гадәт буенча, бирегә килүчеләр мәчет намазы укыганнан соң, җыен Аллаһы Тәгаләгә һәм Пәйгамбәребезгә мактау, "Хәсән" мәчете имам-хатибы Хәлим хәзрәтнең Коръәннән аятьләр укуы белән башланып китте. Изге Рамазан ае алдыннан олы вәгазь укуны районыбыз имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин хөрмәтле кунагыбыз Әлфәс хәзрәт Гайфуллага йөкләде. Ул исәнләшү әдәбе, сәлам бирү турында бик тәфсилләп сөйләде. "Матди һәм мәгънәви сәдака була. Ә сәлам бирү ул - мәгънәви сәдака. Бөтен кеше дә булдыра ала торган мәгънәви сәдака - зур әҗерле сәдака, ул матдиеннан да өстенрәк", - дип аңлатты Әлфәс хәзрәт. Аннары Рамазан ае, ураза тоту, аның фазыйләтләре турында сөйләде. "Чын сыналу вакытлары җитте. Күркәм ниятле эш-гамәлләрдә Аллаһы Тәгалә ярдәмен, җиңеллеген бирми калмый. Барчагызга да ураза әҗеренә ирешергә язсын!" - дигән изге теләкләрен җиткерде.
    Раиф Мәрдәнов исә Саклау авылы тарихы, Зәитовлар нәселенең тулы шәҗәрәсе, аларның милләт өчен кылган игелекле эшләре, төзегән мәчет-мәдрәсәләре турында сөйләде. Бабаларының игелекле эшләрен дәвам итеп мәчетне яңартучы, тарихи китаплар чыгаруда ярдәм итүче Шамил әфәнде Зәитовка чиксез рәхмәтен белдерде.
    "Бабамнар 1911 елда төзеткән бу мәчетне яңартуда район хакимиятенең, ул вакытта район башлыгы урынбасары булып эшләгән Рәфикъ Шакировның тырышлыгы зур булды," - дип, Шамил Мирза улы бу изге эшкә өлешләрен кертүчеләргә рәхмәтен белдерде. "Килеп йөрегез, мәчет буш тормасын! Бердәм булып, аралашып яшик", - дигән теләкләрен дә җиткерде ул. Җыенга килүчеләргә, Шамил Мирза улына һәм мәчет төзелешләре өчен кулдан килгәнчә сәдака бирүчеләргә рәхмәт сүзләре белән Әгерҗедән Саҗидә әби Галимова чыгыш ясады. 90 яшенә җиткәндә дә халыктан сәдака җыеп изге гамәл башкаруыгыз өчен үзегезгә рәхмәт, Саҗидә апа!
    Туган авылында үтүче бу чарага Ижау каласыннан тугызынчы дистәсен ваклаучы Әсгать Закиров уллары һәм кызы белән кайткан иде. "Мәчетләрнең манараларын кискән заманнарда да безнең Саклау мәчетенең манарасын җимерә алмадылар, искереп кенә ауды ул. Шуннан соң мәчет халыкка клуб һәм мәктәп булып хезмәт итте. Хәзер матур, яңа манаралы бу мәчетебезгә карап күңелләрем сөенә", - диде ул.
    Мөселманнар җыенында, һәрвакыттачыча, кырындылылар аеруча активлык күрсәтте. Бу чарада башлап йөрүчеләрнең төп ярдәмчесе булган Мөбин хәзрәт белән әңгәмә корып алдык. "7 ел элек без бу мәчеттән балчык түгеп, төзекләндерү эшен башлап җибәргән идек. Хәзер мәчетнең эче-тышы танымаслык булып үзгәрде, тирә-юньне балкытып, нур сибеп тора. Кичә Ямурза авылы уңганнары килеп, мәчет тирәсендәге үләнне чаптылар, мәчет эчен дә җыештырып чыктылар. Иртә таңнан торып, Кырынды хатын-кызлары җыенда катнашучылар өчен төшке аш әзерләргә ашыкты. Чиләк-казаннарны төяп, аш-су осталарын алып килгән килгән Батыр Пулатовка, шулай ук Вәгыйзь Кәримуллинга, Саклауга илтүче олы юлны тигезләткән авылдашыбыз, юл мастеры Минсәет Мәһәдиевка, бу җыенга кайтырга вакыт тапкан якташыбыз Шамил Зәитовка, чараны үткәрүгә үзеннән өлеш керткән игелекле эшмәкәр Рамил Исмәгыйлевка зур рәхмәт," - диде Мөбин ага.
    Җыенда Мөхәммәтазат хәзрәт иман, әхлак сагында торучы авыл мәчете имам-хатибларына һөнәри вазифаларын башкаруда үтәлергә тиешле кагыйдәләр язылган аңлатмалар да тапшырды
    Кырынды уңганнары пешергән тәмле кайнар хәләл ризыклар белән тукланып, табын тутырып әзерләгән сый-хөрмәттән авыз итеп, Саклау чишмәсе суыннан кайнатылган чәй эчкәннән соң, һәркемгә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиткерелде, дога кылынды. Бу җыенда катнашкан һәркем рухи азык алды, әби-бабайлары рухын зурлады. Аллаһы Тәгалә аларның үзләрен дә зурлар!
    Өйлә намазы җитүгә, Саклауда азан моңы таралды. Намаздан соң Әлфәс хәзрәт Коръәннән сүрә-аятьләр укыды. Аннан соң 102 ел элек шушы мәчетне төзеткән Әхмәтшакир хаҗи һәм Шиһабетдин хаҗи Зәитовлар һәм мәчетләр төзеткән башка игелекле мөселманнар рухына дога кылынды.
    ...Шунысы сөенечле, Саклау авылы бетү чигенә килеп җитсә дә, соңгы елларда яңа сулыш алган. Биредәге 9 йортта кешеләр яши хәзер. Татарстан Республикасының тарихи һәм архитектура һәйкәле булганга дәүләт тарафыннан сакланучы мәчетле, бай тарихлы мондый авылга да, тарихи мәчет сукмагына да эзебез суынмасын иде.
    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: