Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Саваплы булыгыз!

Әнә шулай ди Әгерҗедәге татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов узган җомгада татар зиратында оештырылган өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтен җиткереп. Иске татар зиратындагы өмәдә шәһәрдәге оешма-предприятиеләрдә эшләүче йөзгә якын кеше катнашты. Ир-егетләргә ауган агачларны кисеп машинага төяү, вак куакларны чабу кебек вазифалар йөкләнсә, хатын-кызлар каберләр тирәсенә өелгән чүпләрне капчыкларга тутырып машиналарга...

Әнә шулай ди Әгерҗедәге татар зираты каравылчысы Илдус Гыйләҗетдинов узган җомгада татар зиратында оештырылган өмәдә катнашучыларга олы рәхмәтен җиткереп.
Иске татар зиратындагы өмәдә шәһәрдәге оешма-предприятиеләрдә эшләүче йөзгә якын кеше катнашты. Ир-егетләргә ауган агачларны кисеп машинага төяү, вак куакларны чабу кебек вазифалар йөкләнсә, хатын-кызлар каберләр тирәсенә өелгән чүпләрне капчыкларга тутырып машиналарга төяделәр. "Бу көнне зираттан кырык тонналап чүп чыгарылды. Бик күпләр төштән соң да эшләделәр. "Водоканал" ширкәте эшчеләре өмәдән иң соңгылары булып кайтып киттеләр. Бу юлы зиратның Карл Маркс ягындагы өлешендә генә түгел, арткы ягында да бик күп чистарту эшләре башкарылды. Зиратның әлеге өлешендә кабер казучылар бригадасы ир-егетләре бик күп агачларны кистеләр. Менә шулай әкренләп зиратның ул өлешен дә тәртипкә китерербез дип уйлыйм", - ди Илдус абый. "Бу саваплы эштән район җитәкчелегенең дә читтә калмавы сөендерә. Район башлыгы Валерий Макаров өмәгә кадәр үк зиратка килеп, аның торышы, башкарыласы эшләр белән танышып киткән иде. Ә өмәдә аның урынбасары Ришат Нурисламов катнашты. Район башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче Андрей Авдеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Раил Ваһапов та өмәнең оешкан төстә узуын ныклы контрольдә тоттылар ", - дип дәвам итә ул.
Мондый күмәк өмә зиратта көз көне тагын уздырылачак. Тик җәй дәвамында да мәңгелек йортыбызга чистарту эшләренә һәркем килә ала. "Чүпләрне тутыру өчен бик күп капчыклар сатып алдык быел. Шуңа күрә зиратка килүчеләр чүпләрен капчыкларга тутырып капка төбенә чыгарып куйсыннар иде", - дип үтенә Илдус Гыйләҗетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев