Чәкчәк хәрам буламы
Була икән, җәмәгать. Күптән түгел бер ханымның: “Минем чәкчәкләремне бик яратып сатып алалар, тәмле дип мактыйлар, чөнки мин дуңгыз маенда пешерәм“, – дигәнен ишетеп, “телсез калдым“.
Заказга чәкчәк пешерүчеләр арасында хәләлме икәнен тикшереп тә тормыйча майонез, хәтта аракы салып пешерүчеләр дә бар икән. Бу кешеләр үзләре генә гөнаһ эшләп калмый, башкаларны да тәмугка өстери. Дуңгыз ите, мае, исерткечләр Аллаһ тарафыннан тыелган, хәрам кылынган.
Күркәм милли ризыгыбыз чәкчәк – туйлар, никахлар бизәге. Мондый мәҗлесләрдә догаларның кабул булуын, балаларының тигез мәхәббәт белән яшәвен кем генә теләми икән?! Ә бит хәрам ашап кылган догалар җавапсыз кала. Хәрам ашаган мөселманның, карынына кергән ризык сәбәпле, 40 көн намазлары кабул булмый. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Әй, иман китергән бәндәләр, без сезгә насыйп иткән хәләл ризыкларны ашагыз“, – дип боера. Хәрам ризык ашау дөнья тормышыбызны да бәрәкәтсез, ә мәңгелек булган ахирәт дөньясында ут газабына дучар итә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.): “Кем хәрам белән мал кәсеп итә, шул малыннан кол азат итсә дә, туганлык җепләрен бәйләсә дә, бу аның өстенә хәсрәт булып кына төшәчәк“, – диде.
Аллаһыга гөнаһ кылудан, үзебезгә дә, башкаларга да зарар салудан саклансак, Раббыбызга итагать итүчеләрдән булсак иде.
Дилә АБДУЛЛИНА,
“Нур“ мәдрәсәсе мөгаллимәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев