Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хушлашу

    Мөселманнарның иң изге, олуг бәйрәме - Ураза гаете көннәрендә районыбыз мөселманнары зур югалту кичерде. 9 август көнне, изге җомга иртәсендә, 87 яшенә кадәр Әгерҗе халкын дин юлына тартуда армый-талмый хезмәт иткән, соңгы сәгатенә кадәр намазын куймаган мөхтәрәм дин әһеле Гариф ага ЗАРИПОВның йөрәге тибүдән туктады. Күңеле гел изгелектә генә булган,...

    Мөселманнарның иң изге, олуг бәйрәме - Ураза гаете көннәрендә районыбыз мөселманнары зур югалту кичерде. 9 август көнне, изге җомга иртәсендә, 87 яшенә кадәр Әгерҗе халкын дин юлына тартуда армый-талмый хезмәт иткән, соңгы сәгатенә кадәр намазын куймаган мөхтәрәм дин әһеле Гариф ага ЗАРИПОВның йөрәге тибүдән туктады.
    Күңеле гел изгелектә генә булган, гомере буе туган халкына хезмәт иткән кеше генә әнә шулай изге айда, изге көнне мәңгелеккә китеп барадыр. Гариф ага нәкъ шундый мәчет карты иде. Ураза гаетенең беренче көнендә мәчетебезгә бәйрәм намазы укырга килгән, бирелгән сәдакаларга ихластан дога кылып, изге теләкләрен юллаган кардәшебезнең гомере бәйрәмнең икенче көнендә өзелер дип кем уйлаган?!.
    Балтач районы Ор авылында дөньяга килгән, 1943 елда фронтка киткән Гариф аганың сугыштан соңгы тормышы безнең район белән бәйле. Ул гомере буе элемтә өлкәсендә эшләп, Хөкүмәтебезнең иң олы бүләге - Ленин ордены белән бүләкләнгән хөрмәтле шәхес. Җәмәгате Разия ханым белән 58 ел дус-тату яшәп, өч кызга гомер бүләк иттеләр. Моннан 5 ел элек кызы сөекле Әлфия гаиләсен, өч ел элек җәмәгате Разияны мәңгелеккә югалту кайгылары кичерде ул.
    Лаеклы ялга чыккач мәрхүм әтисе Зарифулла үрнәгендә Әгерҗе халкына дин хезмәте күрсәтә башлаган Гариф ага шушы еллар эчендә ничәмә-ничә сабыйга исем кушкандыр да, күпме яшь парга никах укыгандыр.... Мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласын башкаруга да үтә җаваплы карады дин кардәшебез. "Хәсән" мәчетендә имам-хатиб вазифаларын башкарганда шәһәребез мөселманнары арасында тынычлык, бердәмлек саклауга зур өлеш кертте. Гариф аганың вәгазьләре һәркем күңеленә үтеп керерлек тирән эчтәлекле була иде. Аның һәркем белән уртак тел таба белүе, гадилеге, сабырлыгы, оста дипломат булуы - һәммәбезгә үрнәк.
    Авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты булсын, Гариф ага. Синең якты истәлегең күңелләрдә озак сакланыр, изге гамәлләрең һәр эшебездә маяк булыр. Хуш, бәхил бул!
    "Хәсән" мәчете мөселманнары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: