Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Чын мөгаллимә

"Минем бер генә дәрескә дә әзерләнми барганым юк. Шәкертләремә нәрсә сөйлисемне, нинди вәгазь укыячагымны алдан ук уйлап куям", - ди Әгерҗенең "Хәсән" мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гөлсәрия ханым Ханнанова. Гөлсәрия ханымның мөгаллимлек итүенә 14 ел инде. - Лаеклы ялга чыккач дин нигезләрен үзләштерү нияте белән "Хәсән" мәчетенә килгән идем. Ясминә ханым Латфуллина...

"Минем бер генә дәрескә дә әзерләнми барганым юк. Шәкертләремә нәрсә сөйлисемне, нинди вәгазь укыячагымны алдан ук уйлап куям", - ди Әгерҗенең "Хәсән" мәдрәсәсе мөгаллимәсе Гөлсәрия ханым Ханнанова.
Гөлсәрия ханымның мөгаллимлек итүенә 14 ел инде.
- Лаеклы ялга чыккач дин нигезләрен үзләштерү нияте белән "Хәсән" мәчетенә килгән идем. Ясминә ханым Латфуллина бик теләп өйрәтте мине. Мөгаллимәмә әле дә рәхмәт укыйм, - ди ул.
Беренче елны мәчет шәкерте булса, икенче елны аның үзенә укытуны ышанып тапшыралар.
- Менә шуннан бирле күбрәк кардәшләремне дин юлына тарту, аларның күңеленә иман чаткылары салу нияте белән яшим, - ди Гөлсәрия ханым.
Ә аның үзенең күңеленә иман нурын кечкенә чагында ук әбисе Фәрхинур салган.
- Мин Иске Кызылъяр авылында туып-үстем. Әбием биш вакыт намаз иясе иде. Кичен йокларга яткач миңа да кыска гына догаларны өйрәтүе - хәтеремдә. Әбиемнең вафатына ничә еллар узса да, намаз, Коръән укулары - әле һаман күз алдымда, - ди дин кардәшебез.
Урта мәктәпне Иж-Бубыйда тәмамлый ул. Мәктәптә укыганда җәмәгать, комсомол тормышында актив катнаша, сәхнәдә дә кайный. Шәфкать туташлары әзерли торган курсны тәмамлап, 40 елга якын район үзәк һәм тимер юл узелы хастаханәләрендә шәфкать туташы булып эшли.
- Ул елларда биш вакыт намаз укымасам да, күңелемнән бервакытта да дин китмәде. Мәчеттән азан яңгырый башласа да, берәрсенең Коръән укыганын ишетсәм дә, туктап тыңлап тора идем. Әби өйрәткән догаларны һәрвакыт күңелемнән кабатлап йөрдем, - ди Гөлсәрия ханым.
Дини гыйлемнәрне тагын да тирәнрәк үзләштерергә сусаган күңеле "Хәсән" мәчетенә килгәч кенә бераз тынычлана.
- Мөгаллимәм Ясминә ханымның тирән гыйлемле булуына, үзе белгәннәрне зур сабырлык белән шәкертләренә өйрәтүенә сокланып та, бераз көнләшеп тә карый идем, - ди.
Үз өстендә даими эшләве, бик күп укуы нәтиҗәсендә бик тиз арада үзе дә мөгаллимә дәрәҗәсенә күтәрелә ул.
- Мин мәчеткә укырга Гөлсәрия белән бер чорда килдем. Дөресен әйтим: укырга килгәндә дини гыйлемем бик сай иде. Ә менә Гөлсәриянең Коръәннән кыска аятьләрне аһәң белән укуын, мөгаллимәнең сорауларына төгәл һәм тиз итеп җавап бирүен шаккатып күзәтә идем. Шундый сәләтле, тырыш укучының кыска гына вакыт эчендә укытучы булып китүе гаҗәп түгел, - ди Әгерҗедән сигезенче дистәсен ваклаучы Розалия апа Зарипова.
Әйе, мөгаллимәнең дәресләрен шәкертләре көтеп ала бүген. Ул бер вәгазьне икенче кат кабатлап сөйләми, һәр дәрестә укучыларга ниндидер яңалык җиткерергә тырыша. Мөгаллимәнең үз-үзен тотышы, киенү әдәбе дә күпләргә үрнәк булырлык.
Сентябрь аенда Гөлсәрия ханым ХАННАНОВА 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күптән түгел Әгерҗенең "Нур" мәчетенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашуга килгәч, районыбызның имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин аны булачак юбилее белән котлап, "чын мөгаллимә" дип атаган иде. Бу сүзләр белән Гөлсәрия ханым ярдәме белән дин юлына баскан һәр кардәшебез дә килешер. Ә ул үзе:
- Мәчеттә укыту миңа рухи көч бирә. Үземне башкаларга кирәкле итеп тоям, - ди.
Әле тагын күп еллар дингә сусаган кардәшләребез күңеленә иман орлыклары салырга язсын иде сезгә, хөрмәтле Мөгаллимә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев