Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Сөенеч арты – сөенеч

"Аллага шөкер, 70 яшемдә намазга бастым, 75 яшемдә хаҗ гамәлен үтәп кайттым. Ә Аллаһының барлыгына һәм берлегенә мин кечкенәдән ышандым, уразаны да намазга басканчы ук тота идем инде", - дип сөенә Көчектә гомер кичерүче, күптән түгел изге сәфәрдән кайткан хаҗи Мансур ага Мөхәммәтдинов. Дингә килү юлында Дини гаиләдә үсә ул....

"Аллага шөкер, 70 яшемдә намазга бастым, 75 яшемдә хаҗ гамәлен үтәп кайттым. Ә Аллаһының барлыгына һәм берлегенә мин кечкенәдән ышандым, уразаны да намазга басканчы ук тота идем инде", - дип сөенә Көчектә гомер кичерүче, күптән түгел изге сәфәрдән кайткан хаҗи Мансур ага Мөхәммәтдинов.
Дингә килү юлында

Дини гаиләдә үсә ул. Әнисе Хәмдия бик укымышлы була. "Әни кызу урак өстендә дә уразасын тотты, биш вакыт намазын да калдырмады", - дип искә ала әнисен олы хөрмәт белән. Тик, нишлисең, Мансур ага - атеистик тәрбия алып үскән буын вәкиле шул. Гомере буе җитәкчелек эшләрендә булганлыктан, яшьрәк вакытта намаз уку, ураза тоту кебек гамәлләрне башкару турында уйлау да тыела. "Тик динсезлек заманында да мин һәрвакыт Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанып яшәдем", - ди ул.
Лаеклы ялга чыгып, күзләре начар күрә башлагач, Казанда операция ясатырга туры килә. "Операциядән кайтуга ук намазга басам", - дип, үз-үземә сүз бирдем. Ходайга шөкер, күзләрем яхшы күрә хәзер", - дип сөйли Мансур ага. Аның дин юлына басуына Түбән Камада гомер кичерүче сеңлесе Зәйтүнә дә йогынты ясый. "Дини гыйлемле, ике тапкыр хаҗда булып кайткан сеңлем, кайчан гына очрашсак та, изге юлга басарга өнди иде. Дини гыйлем туплавымда да аның ярдәме бик зур булды", - ди сеңлесенә рәхмәтле булып. Бервакыт Зәйтүнә гарәп телендә язылган дини китаплар җибәрә абыйсына. Шуларны укыр өчен, гарәп телен өйрәнергә туры килә аңа. "Хәзер Коръәнне гарәп телендә дә укыйм", - дип сөенә.
Хаҗ сәфәренә әзерләнгәндә дә сеңлесенең ярдәме зур була. "Мин намазга баскан көннән бирле хаҗга барырга хыялландым. Сеңлем киңәшләре белән ярдәм итте", - ди Мансур ага.
Бу тойгылар - гомерлек
Хаҗ сәфәре айдан артык дәвам иткән. "Бик тиз үтеп китте ул көннәр. Башта самолетта Истамбулга очтык, аннан - Мәдинәгә. Бу шәһәрдә безне матурлыгы белән таң калдырган Пәйгамбәребез мәчете каршы алды. Әлеге мәчеттә бер тапкыр намаз уку бер мең намаз уку савабына тиң. Пәйгамбәребез салдырган Коба мәчетендә дә намаз уку бәхетенә ия булдык. Әлеге гыйбадәт йортында ун рәкәгать намаз укысаң, бер гомрә хаҗы савабына ия буласың, дип аңлаттылар.
Мәдинәдә өч көн булганнан соң, без, ир-атлар, "мәйкат"та госел коенып, ихрамга кердек. Аннан автобуста 450 чакрым юл үтеп, нурлы Мәккәгә килеп җиттек. Монда Аллаһының изге йорты - Әл-Хәрам мәчетендә гыйбадәт кылу бәхетенә ирештек. Биредә намаз уку йөз мең тапкыр намаз уку савабын бирә, диделәр. Анда намаз укыганнан соң, күңелләр тынычланып калгандай булды", - дип сөйләде ул хаҗ сәфәре турында бик тәэсирләнеп. Кәгъбәтуллаһ тирәли җиде тапкыр әйләнү, ягъни тәваф кылу, Сафә һәм Мәрва таулары арасын җиде тапкыр йөгереп үтү, ягъни сәгый кылу, Гарәфә тавында намаз уку, Мөздәлифәдә кунып гыйбадәт кылу - болар да онытылмас тойгылар калдырган. "Хаҗ - Ислам диненең бишенче әркәне. Ул гөнаһларны бетерә. Дөрес үтәлгән хаҗның әҗере - җәннәт. Ә хаҗилар - Аллаһының кунаклары". Менә шушыларны һәрвакыт исендә тотып, башкалар белән беррәттән барлык хаҗ гамәлләрен җиренә җиткереп башкарган Мансур ага да. Күп итеп намаз укыган, дога кылган, вәгазь тыңлаган. "Чаллыдан Габдрахман хәзрәт сөйләгән вәгазьне сәфәрдән кайткач та кат-кат искә төшерәм. Аның вәгазе "Аллаһы Тәгаләгә ширек кылу" дип атала иде. Ул сөйләгәннәрне анализлыйм да, "без бик күп нәрсәләрне белмибез бит әле",- дип, алга таба дини гыйлемнәрне өйрәнүне үземә максат итеп куям", - ди хаҗи.
Мансур аганың хаҗ сәфәренә барырга җыенучыларга берничә киңәше дә бар. "Күпләр һава шартларын бик авырдан кичерә. Әйтик, Мәдинәгә килеп төшүгә, эссе мунчага кергәндәй буласың. Гарәфәт тавында гыйбадәт кылганда, көне буе кояш астында булырга кирәк, Мөздәлифәдә төн кунганда, сизелерлек салкынча. Температураның гел үзгәреп торуына организм күнексен дисәгез, монда ук чыныгу уза башлагыз. Әйтик, мин үзем кышын чаңгыда, ә җәй көне бик күп итеп җәяү йөрергә тырышам. Кар өстендә, чыклы үлән өстендә яланаяк йөрү дә бик файдалы. Кояшта кызыну да кирәк икән", - ди, булачак хаҗиларга киңәш итеп.
"Әлеге урыннарның изге, могҗизалы булуына кат-кат инандым. Анда Зәмзәм суы һәр мәчеттә краннан агып тора. Зәмзәм суын туйганчы эчтек, күчтәнәчкә дә алып кайттык. Алай гына да түгел, шул суның шифасы аякларыма да тиде. Күпме дарулар белән дә дәвалый алмаган аякларымны савыктырды ул. Гомумән, изге урыннарда алган тәэсирләрне сөйләп кенә бетерердәй түгел. Якыннарыма, балаларыма да шушы изге тойгыларны кичерергә язсын иде, дип телим", - диде саубуллашканда Мансур ага Мөхәммәтдинов.
Сүз уңаеннан: декабрь аенда Мансур абый һәм Әнисә апаның - Алтын туйлары. Аллаһы Тәгалә янәшә атлар юлыгызны озын итеп, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын иде сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев