Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

 “Нур“ мәчете каршындагы мәдрәсәдә дини укулар башланды

Укулар атнага ике тапкыр үтә

1 октябрьдән  “Нур“ мәчете каршындагы мәдрәсәдә дини укулар башланды.

Укулар атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә  үтә. Шәкертләргә Коръән тәфсире, фикх, тәҗвид, әхлак, Пәйгамбәребез тормышы, гакыйдә, гарәп теле дәресләре укытыла. Мөгаллимнәр – Дилә Абдуллина, Люция Акбашева, Марина Романова, Айгөл Хәмитова, Рәйхан Нәбиуллина, Габдрахман Сәтиев, Равилә Зәйнетдинова, Дилмира Ибадуллаева һәм район мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин. 

– Быелгы уку елында 30 кардәшебез дини гыйлем үзләштерә. Аларның күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Балалар да, яшьләр дә, урта яшьтәгеләр да бар, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Якшәмбе көн дини тәрбия дәресләре мәктәп яшендәге балалар өчен оештырыла. 

Мәчет каршында татар теле курслары да оештырылган. Мөгаллимә Рәмзилә Шакирова алып бара торган укулар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә уза. Аларга 15 кеше йөри. Сәгать 3тә балалар, алардан соң зурлар татар телен өйрәнәләр.

Мәчеттә тегү түгәрәге дә эшли. Аны Екатерина Баранова алып бара. Озакламый Ольга Сахибкарамова бәйләү түгәрәге эшен дә башлап җибәрәчәк. 

Габделкәрим хәзрәт тиздән онлайн-мәдрәсә ачылачагын да хәбәр итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев