Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Дөрес гыйбадәт кылу өчен гыйлем кирәк

    Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Өч кешенең догасы кире кайтарылмас: ата-ананыкы, ураза тотучыныкы һәм мосафирныкы“, – дигән.

    Ата-ананың ихласлы догасы күпме кешеләрнең тормышларын җиңеләйтә. Ә күпмесенең, ата-анасын рәнҗетеп, аларның яман догалары сәбәпле, башы кайгы-хәсрәттән чыкмый (“Сак белән Сок“ бәетен генә искә алыйк). Авыр хәлдә калганда кеше Аллаһыга еш ялваручыга әверелә.

    Ләкин бик күпләр дога кылуның үзенә генә хас кагыйдәләре, тәртибе барын белми. Шуларның кайберләрен генә булса да искәртеп үтәсе килә.

    • Доганы Аллаһыга шөкер-мактау, пәйгамбәребезгә салават белән башларга һәм тәмамларга, азагында “әмин“ дип әйтергә (“Раббым, кабул ит“ дигәнне аңлата) кирәк.
    • Ашаган ризык, кигән кием, кылган гамәл-кәсеп хәләлдән булырга тиеш. Хәләл ризык кулланган, хәләл тормыш алып барган кешенең ризыгына Аллаһ бәрәкәт бирә, дошманнарыннан саклый, догаларын кабул итә.
    • Аллаһы Тәгалә кушкан хәерле гамәлләр эшләп дога кылганда  догаларыбызның кабул булачагына ышаныч арта: Коръән һәм намаз укыгач, ураза тотканда, сәдака биргәч, хаҗ сәфәрендә, җомга көннәрдә... Бу кагыйдәләрне белү, дөрес гыйбадәт кылу өчен, дини гыйлем булуы кирәк.     

     

    Йә, Раббым! Кулларыбызны күтәреп бер Үзеңнән генә сорыйбыз. Син безне ризыкландырасың, якты кояшыңны безнең өчен чыгарасың, күктән шифалы яңгырлар яудырасың. Сиңа мактауларыбыз, шөкер-рәхмәтләребез булсын. Барча мөселманнарны иман нурына чыгарсаң иде, Коръән укып, аның белән тормыш итәргә насыйп әйләсәң иде. Балаларыбызга, оныкларыбызга тәүфыйк, һидаять бирсәң иде. Аларны адашулардан, бозыклыктан сакласаң иде, күңелләренә изгелек салып, гөнаһлардан, бәла-казалардан имин кылсаң иде. Йә, Раббым, Син һәрнәрсәгә Кодрәтле, Син Ишетүче һәм Белүче. Догаларыбызны кабул ит. Әмин.

    “Нур“ мәдрәсәсе мөгаллиме Дилә АБДУЛЛИНА.     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: