Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Гади генә мәчет түгел бу

"Мин - Иж-Бубый авылы мәчетләрендә имамлык иткән хәзрәтләрнең унсигезенчесе. Даны еракларга таралган гыйбадәт йорты белән җитәкчелек итү миңа тагын да җаваплылык өсти", - ди Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт Сәләхиев. Гомерем буе диннән аерылмадым Әле аның бу изге эшкә алынуына ике генә ел. Кайбыч районында туып-үсеп, институттан соң билгеләнү буенча...

"Мин - Иж-Бубый авылы мәчетләрендә имамлык иткән хәзрәтләрнең унсигезенчесе. Даны еракларга таралган гыйбадәт йорты белән җитәкчелек итү миңа тагын да җаваплылык өсти", - ди Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт Сәләхиев.
Гомерем буе диннән аерылмадым

Әле аның бу изге эшкә алынуына ике генә ел. Кайбыч районында туып-үсеп, институттан соң билгеләнү буенча Әгерҗе районына эшкә җибәрелгән егет хезмәт юлын Тирсәдә агроном булып башлап җибәрә. Аннан соңгы елларда "Ленин" колхозында рәис, КПСС райкомында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, җир комитеты рәисе, халык депутатларының район Советы рәисе урынбасары булып эшли, шуннан лаеклы ялга китә. "Әтиемне хәтерләмим, ул сугышта һәлак булган. Ә менә әнием бик дини иде. Аллаһының барлыгын һәм берлеген аңларга нәкъ менә ул ярдәм итте. Коръәннән кайбер сүрәләрне, догаларны кечкенәдән әнием өйрәтте. Мин һәрвакыт шуларны эчемнән генә укып йөри идем. Армиядә хезмәт иткәндә дә "Фатиха", "Аятөл-көрси" "Кулһуалла"ны күңелемнән ничә тапкырлар ятладым икән?!" - дип сөйли ул.
Лаеклы ялга чыкканчы намазларны өйдә укыса, пенсиягә чыккач, мәчеткә йөри башлый Котдус абый. Ә 2009 елда аңа имамлык вазифасын тапшыралар. Хәзер атнасына ике тапкыр Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсенә гыйлем тупларга йөри кардәшебез. Изге Коръәнне гарәпчә укый алуына сөенеп бетә алмый. "Бүгенге көндә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән дини гыйлемнәр үзләштерәм. Гарәп хәрефләрен өйрәнгәч, Коръәнне укыйсы гына килеп тора. Имамлык вазифасын ышанып тапшыруларына да сөенәм генә. Үзең белгәннәрне башкаларга җиткерү - бик саваплы бит ул. Бу хакта Пәйгамбәребезнең "Син гыйлем бирүче, кешеләрне гыйлемгә өйрәтүче бул. Йә, булмаса, гыйлемне өйрәнүче кеше бул. Тыңлаучы, гыйлемне яратучы бул, башкасы булма, һәлак булырсың", дигән хәдисе дә бар. Безнең авыл - үзенчәлекле, тарихи авыл. Мәчетебез дә тарихи бинада урнашкан. Мондый төбәктә яшәү, тарихи гыйбадәт йортында хезмәт итү аеруча җаваплылык сорый", - ди Котдус хәзрәт.
Бу мәчеттә Мөхлисә Бубый да булган
Котдус хәзрәтнең болай дип әйтүе нигезсез түгел. Хәзерге мәчет элеккеге елларда авыл бае Габдулла Гобәйдуллинның кунак йорты булган. Менә шул елларда әлеге йортка Мөхлисә Бубый кунакка кайткан, дигән мәгълүмат бар. Бу хәбәрне узган җомгаларның берсендә мәчеткә килүчеләргә "Бубилар мирасы" фонды җитәкчесе Раиф Гәрәев җиткерде. Алай гына да түгел, шушы хакта 1993 елда Иж-Бубый мәктәбенә Гайсина Бәһәр язган хаттан өзек урнаштырылган элмә такталар да бүләк итте гыйбадәт йортына. "Татар балаларын укыту максатыннан мәдрәсә ачканнар. Минем дә Харис, Шаһит абыйларым шунда укыганнар. Мөхлисә Бубыйны беләсездер. Ул Уфада Мөфти хәзрәт янында эшләде. 1927 елда җәй көне Бубыйга кунакка кайта. Аны Апия Гаптрәхмәненә кунакка чакыралар.
Өстәлнең түбән ягында без дүртәү булдык. Һәммәбезне Мөхлисә апа белән таныштырдылар. Аш узгач, арадан берсе басты да: "Әйдәгез, дога кылаек, амин тотаек. Болар - коммунистлар, амин тотмыйлар", - дип безгә таба карап әйтте. Мөхлисә апаның бик кәефе китте. "Ни өчен алай әйтәсең, киләчәктә дога да укырлар, амин да тотарлар. Коммунистмы, укытучымы - аларның кәефен бозмагыз, алар - безнең киләчәгебез", - дип бик озак сөйләде. Аның сүзләре расланды бит. Шул чакларда ук моның шулай булачагын каян белгән икән ул?!" дигән юллар бар әлеге хатта. "Бу элмә такталарны мәчетнең иң күренеп торган урынына урнаштырырга кирәк. Безнең гыйбадәт йортының гади генә мәчет түгеллеген белеп торсыннар авылдашларыбыз", - дигән сүзләр белән тапшырды аларны Раиф әфәнде.
"Бик истәлекле көн бүген. Без тагын бер кат Бубыйлар мирасын, иманыбызны яңартабыз. Татар халкын йолалы, гореф-гадәтле итеп танытабыз. Бу элмә такталар халыкны, бигрәк тә яшьләрне Аллаһ йортына чакырып торсын иде", - диде район башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче Гомәр Шакиров.
Безнең мәчеткә халык күбрәк йөрергә тиеш
Яшерен-батырын түгел: күп кенә авылларда хәтта җомга көннәрендә дә мәчеткә йөрүчеләр юк диярлек. Атна уртасында күпчелек гыйбадәт йортларының ишекләрендә - йозак. Ә менә Иж-Бубый мәчетендә көн саен азан әйтелеп, өйлә намазы укыла. "Кайчак авылдашлар да, азан тавышын ишетеп юлчылар да еш керә. Берсендә ике үзбәк егете керде. Икенче юлы ике татар малае кереп, минем белән бергәләп намаз укыдылар, рәхмәт әйтеп киттеләр", - ди Котдус хәзрәт. Ә менә ике гает намазына халык бик күп җыела, ди ул. Мәчеткә кергән сәдака акчалары утка, газга түләү өчен җитә, артып та кала икән. Шул акчаларга мәчетнең эчке, тышкы ягында өлешчә төзекләндерү эшләре башкарганнар. Мәчеттәге хуҗалык эшләрен башкаручы Альбина Галиевага зур рәхмәтле хәзрәт. Гыйбадәт йортында авыз ачтыру мәҗлесләрен уздыру да матур бер гадәткә әйләнгән. "Узган ел ифтар ашына 70ләп кардәшебезне чакырып зурладык", - ди ул. Авылда корбан чалдыручылар, Коръән ашлары уздыручылар саны да арта, дип тә сөенә. Якшәмбе көннәрендә мәчеткә балалар укырга килә. Аларга дини гыйлемнәрне Котдус хәзрәт һәм Роза апа Никашева өйрәтәләр.
"Тик эшләнгәннәр белән генә канәгатьләнергә ярамый. Шундый тарихи авылда күбрәк халыкны, бигрәк тә яшьләрне дингә тарту безнең иң төп бурычыбыз булып тора. Һәркем аңлы рәвештә иманга килергә, иманын яңартырга тиеш. Башка юл юк. Һәр кеше үз-үзенә: "Бу дөньяга нигә килдем?" дигән сорауны бирергә бурычлы. Аллаһы Тәгаләнең: "Мин кешеләрне һәм җеннәрне гыйбадәт кылу өчен яралттым", - дигән сүзләре бар. Ә гыйбадәт кылу нәрсә соң ул? Ул - намаз уку, ураза тоту, башкаларга изгелек эшләү, гаилә кору һ.б. гамәлләр. Менә шушы гамәлләрне Аллаһы Тәгалә кушканча итеп башкарырга тырышырга кирәк", - ди Котдус хәзрәт, авылдашларына мөрәҗәгать итеп.
Бер сәгать вакыт җитә
Без барган җомга көнендә мәчеткә килгән авылдашларына иман нигезләре турында бик үтемле итеп вәгазь сөйләде Котдус хәзрәт. Җомга намазыннан соң бирелгән сәдакаларга, әрвахлар рухына багышлап догалар кылдылар. Бертуган Бубыйлар рухына аерым дога кылынды. "Аларга атап атна саен менә шулай бергәләп дога кылабыз. Урыннары җәннәттә булсын", - диде ул. "Адәм баласының тормышы җиңел генә бармый. Бик авыр чакларда кулыгызга Коръән алып укысагыз, үзгә бер рәхәтлек тоярсыз. Һичьюгында көнегезне "бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим" дип башлагыз. Үзегез дә сизәрсез - һәр иртәгезне шулай башласагыз, эшегез уңар. Ике гаеттән дә олы булган җомга көнен зурлап мәчеткә килер өчен нибары бер сәгать вакыт җитә бит. Бу вакытны кәеф-сафа корып та, гыйбадәт кылып та үткәрергә була. Кайсысы файдалырак булуын аңлап, дөрес юлны сайлыйк", - дигән сүзләр белән тәмамлады тәрбияви вәгазен Котдус хәзрәт. Аның бу мөрәҗәгате башка авылларда гомер кичерүче кардәшләребез күңеленә дә барып ирешсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: у мђчет, имамхати , Коръђн, дога, Мљхлиса