Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Гает намазының вакыты билгеле булды

    Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 6:30 сәгатьтә башлана, ә сәгать 7дә гает намазы укылачак. Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә...

    Быел Ураза гаете 5 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла.

     

    Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 6:30 сәгатьтә башлана, ә сәгать 7дә гает намазы укылачак.

    Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляциясе дә булачак.

     

    Сүз уңаеннан: бүген уразаның 23нче көне. Авыз ачу - 20 сәгать 22 минутта, сәхәр ашау 00 сәгать 40 минутта тәмамлана.

     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: