Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе мәчетләрендә Төркиядән килгән хәзрәтләр тәравих намазлары уздыра

Изге Рамазан аен уздыру өчен Татарстанга Төркиядән кырыктан артык дин кардәшебезнең килүе, аларның Әгерҗе мәхәлләсендәге ике мәчеттә дә тәравих намазларын уздырулары хакында газетабызда хәбәр иткән идек инде.

 

Шушы көннәрдә “Нур” һәм “Хәсән” мәчетләрендә әлеге вазифаларны башкаручы Мәхмәт хәзрәт ТӨРКАРСЛАН һәм Хәсән хәзрәт ЙЫЛДЫРЫМ белән очрашып, әңгәмә кордык.

 

ХАЛЫК ДИНЛЕ БУЛГАНГА ШӨКЕР ИТӘБЕЗ

МӘХМӘТ хәзрәт – Төркиянең Кайсери шәһәре имамы. Аннан әлеге шәһәрдәге дини тормыш турында сөйләвен үтендек.

  • Бездә 1 миллион 200 меңләп халык яши. 900ләп мәчет бар. Иң борынгы мәчетләрнең 1200 елларда ук барлыкка килүе мәгълүм. Мәчетләр – бюджет карамагында. Без дә хезмәт хакын бюджеттан алабыз. Дин эшләре буенча аерым министрлык бар, шуңа буйсынабыз. Халык арасында хәер-сәдака тапшыручылар да күп. Ул акчалар мәчет төзү кебек эшләргә тотыла. Төзелеп беткәннән соң Аллаһ йортлары дәүләт карамагына бирелә.

Җомга һәм гает көннәрендә мәчетләребез тулы була. Гомумән алганда, бездәге халыкның туксан проценты тирәсе дини кануннарга буйсынып яши. Бу аларның  тышкы кыяфәтендә, биш вакыт намаз укуларында, дини гыйлем үзләштерүләрендә, ураза тотуларында һәм башка гамәлләрендә чагыла. Бездә бөтен тормыш дин белән үрелеп бара дияргә мөмкин. Кшеләр бик тәртипле, гөнаһлы эшләрдән читтә торалар. Шундый халык арасында яшәвебезгә шөкер итәбез.

Нигездә, һәр гаиләдә дүрт-биш бала. Шәхсән безнең дүрт балабыз бар: ике ул, ике кыз. Олы улыбызга  – 20, кечкенәсенә 3 яшь. Улыбыз университетта белем ала. Югары белем ихтыяри булса да, алай эш табу җиңелрәк.

Җәмәгатем дә дини курслар алып бара. Бүгенге тормышыбыздан бик тә канәгать без. Иң мөһиме, матди байлык түгел, рухи бөтенлек дигән принцип белән яшибез. Дога кылган саен Раббыбыздан халкыбызга тынычлык, гаиләбезгә бөтенлек, иминлек сорыйбыз, – дип сөйләде 25 ел имамлык итүче мөхтәрәм Төркия кунагы.

 

КОРЪӘННЕ ЯТТАН ӨЙРӘНЕРГӘ ТЕЛӘҮЧЕЛӘР БИК КҮП

ХӘСӘН хәзрәт  – Сивас шәһәрендә Коръән укыту курслары мөгаллиме, Коръән-хафиз, ягъни Коръәнне яттан белүче. Ул Төркиядә дини гыйлем туплау тәртибе белән таныштырды.

  •  
  • Балалар дөньяви мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлагач, без аларның ата-аналарына  дини курсларга бирү турында тәкъдим итәбез һәм ике ел эчендә Коръән-хафиз ясарга вәгъдә бирәбез. Башта ярты ел эчендә гарәпчә өйрәтәбез. Аннан ел ярым Коръәнне ятлатабыз. Шушы ике елның бер елында балалар дөньяви мәктәптә укымый торалар. Бу аларга Коръәнне ятлау җиңелрәк бирелсен өчен эшләнә.

Курсларны тәмамлагач, шәкертләр махсус комиссия алдында имтихан бирәләр һәм аларга Дипломнар тапшырыла.

Курсларга балалар җыю буенча бернинди проблемалар да юк. Беренчедән, бу яклап ата-аналарның йогынтысы зур. Төркиядә һәр гаиләдә бер булса да Коръән-хафиз булырга тиеш дигән язылмаган канун яши. Икенчедән, балаларның үз теләкләре дә зур. Шуңа күрә курсларга алыр алдыннан сайлап алу туры уздырабыз. Йөздән артык  кешелек курсларга өчәр меңнән артык кеше теләк белдергән очраклар да бар. Бу курслар бушлай. Аларны тәмамлагач бала укуын дөньяви мәктәптә дәвам итә. Дини курсларда белем алу балага башка юнәлештә һөнәр сайлау өчен комачаулык итми, киресенчә, ярдәмче генә була, – диде хөрмәтле мөгаллим.

Ххх

Ике дин әһеленең дә Татарстанга беренче тапкыр килүе.

  • Башта төрле чыганаклардан татарлар турында белештек. Якыннан аралашкач, бу милләткә булган хөрмәтебез тагын да артты. Безне мондый изге сәяхәткә юллаган Дәүләтебезгә бик зур рәхмәт. Шулай да туган ягыбызны, гаиләбезне, якыннарыбызны сагындык, – диделәр Төркия кунаклары.

Алар Рамазан ае тәмамланганчы тәравих намазларын алып барачаклар. Дин кардәшләребез өйлә һәм ахшам намазлары алдыннан озаклап Коръән дә укыйлар.  Төркия кунакларының аһәң белән моңлы итеп Коръән укуларын тыңлыйсыгыз килсә, мәчетләребезгә рәхим итегез.   

ххх

Редакциядән: әңгәмә барышында төрекчәдән татарчага тәрҗемә итүдә ярдәм иткән район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәткә тирән рәхмәтебезне белдерәбез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев