Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе мәдрәсәсендә – чыгарылыш кичәсе

Быел Әгерҗе мәдрәсәсен тугыз шәкерт тәмамлый. Уку елы тәмамлану уңаеннан алар мәдрәсәгә чыгарылыш кичәсенә җыелдылар.

Шәкертләрне район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин сәламләде.

  • Туплаган белемнәрегезне башкаларга да өйрәтегез. Үз үрнәгегездә кардәшләребезне дин юлына әйдәгез. Гыйлемнең файдалы булуы хәерле. Сез дә туплаган белемнәрегезне саваплы эшләрдә, матур гамәлләрдә файдаланыгыз, – дип вәгазьләде хәзрәт.   

Мәдрәсә мөгаллимәсе Дилә ханым Абдуллинаның да чыгышы бик тирән эчтәлекле булды.

  • Сез өч ел дәвамында белем тупладыгыз. Мәдрәсәгә мөселман әдәбе белән киенеп йөрдегез. Биредә уздырылган чараларда актив катнаштыгыз. Дәрес әзерләүгә дә җитди карадыгыз. Шуның өчен бик зур рәхмәт сезгә. Җәй көне дә догада булыгыз, белгәннәрегезне кабатлагыз. Бер-берегезгә кунакка йөрешегез, – дип теләде Дилә  ханым.

Шәкертләр үз чиратларында мөгаллимнәргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр һәм алга таба да мәдрәсәдә укуларын дәвам итәргә теләкләре барлыгын белдерделәр. Димәк, алдагы уку елында бу шәкертләр кабат мәдрәсәгә киләчәк.  

Габделкәрим хәзрәтнең Рамазан ае турындагы вәгазе дә бик тирән эчтәлекле булды.

  • Рамазан аен юкка гына мәдрәсәгә тиңләмиләр. Ул белемне тагын да арттыру, күп итеп Коръән уку өчен мөмкинлекләр бирә. Әлеге айны нәтиҗәле итеп уздырырга теләсәгез, хәзердән үк үзегезне рухи яктан әзерләгез. Шуны онытмагыз: Рамазан аенда кылынган гамәлләр өчен савап саны күп тапкырларга артыграк. Шуннан файдаланып калырга ашыгыгыз, – дип мөрәҗәгать итте хәзрәт.

Хәзрәт Коръән укып бергәләп дога кылганнан соң дини чара табын артында дәвам итте.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев