Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе районы делегациясе мөселман уку йортлары укытучылары форумында катнашып кайтты

"Форумның оештырылу дәрәҗәсе бик югары иде"

Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге мөгаллимнәр делегациясе Казанда мөселман уку йортлары укытучылары форумында катнашып кайтты.   

Делегация вәкилләре – “Нур” мәдрәсәсеннән Әлфия Галләмова һәм Дилмира Ибәдуллаева, Тирсәдән Рафис хәзрәт Нәбиуллин, Ямурзадан Рамазан хәзрәт Хәмидуллин республикадан килгән мөгаллимнәр һәм дин әһелләре белән аралаштылар, дини белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләр белән таныштылар. 

–    Форумның оештырылу дәрәҗәсе бик югары иде, – ди Габделкәрим хәзрәт. –  Чарада дәүләтебез, республикабыз хөкүмәте тарафыннан динебезне үстерүгә киртәләр булмавы, киресенчә, аны көчәйтү өчен зур мөмкинлекләр тудырылуы күренде. Бу – бик күркәм күренеш. Ислам дине буенча белемнәрне киңәйтү, аларны яшь буынга тапшырып калдырумөһимлеге дә ассызыкланды. Без форум эшеннән бик канәгать булып, мөхтәрәм мөгаллимнәр белән аралашып, үзебез өчен күп файдалы белемнәр, мәгълүмат туплап кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев