Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе районы җитәкчеләре Корбан бәйрәме белән котлый

Корбан гаете мөбарәк булсын! Мөхтәрәм хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт, мәчетләребез имамнары, хөрмәтле мөселманнар ! Сезне ихлас күңелдән олы hәм шатлыклы бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм. Җөмhүриятебездә рәсми бәйрәм булган бу куанычлы көннәрдә мөселманнар бер җәмәгать булып, иңен-иңгә куеп гыйбәдәт кылалар, тәкъбирләр әйтәләр, вәгазь-хөтбә тыңлыйлар. Намаздан соң корбан чалып, гадел итеп...

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Мөхтәрәм хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт, мәчетләребез имамнары, хөрмәтле мөселманнар !

Сезне ихлас күңелдән олы hәм шатлыклы бәйрәм - Корбан гаете белән котлыйм. Җөмhүриятебездә рәсми бәйрәм булган бу куанычлы көннәрдә мөселманнар бер җәмәгать булып, иңен-иңгә куеп гыйбәдәт кылалар, тәкъбирләр әйтәләр, вәгазь-хөтбә тыңлыйлар. Намаздан соң корбан чалып, гадел итеп бүлеп, мохтаҗларга өлеш чыгаралар. Туган-тумачалар, күршеләр, дуслар сыйланыла. Ата-баба каберләрен зиярәт кылу, хәер-сәдака, бүләкләр өләшү , бер-береңә кунакка йөрешү кебек күркәм гадәтләр халыкны иң авыр вакытларда да бердәм булырга, югалмаска, сугышлардан тыелырга, хаксыз кан коюдан сакланырга өнди. Ислам шәригате күрсәткән туры юл алдагы көннәрдә дә дини hәм социаль гамәлләребез өчен үрнәк булып торсын.

Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыгыз , үзара җылы мөнәсәбәт, ярдәмләшү, изгелекләрегез Аллаhы хозурына барып ирешсен. Барчагызга да сәламәтлек, йортларыбызга муллык-бәрәкәт, әти-әниләргә балалар шатлыгы, ил-көннәребезгә, газиз Ватаныбызга иминлек телим.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев