Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе районы мөселманнары колагына: бүген Рәҗәб ае башлана

Бүген, 8 апрельдә, һиҗри календарь буенча Рәҗәб аеның беренче көне. Рәҗәб аеның көннәре алтынчы кат күк ишекләренә язылган. Әлеге айда мөселман кешесе ихласлык белән бер көн ураза тотса, шул ишекләр ачылыр һәм Аллаһтан ул кешенең гөнаһ-кимчелекләре кичерелүе соралыр. Әгәр ике көн тотса, барлык җир һәм күк әһелләре аңа "Аллаһның рәхмәтләре...

Бүген, 8 апрельдә, һиҗри календарь буенча Рәҗәб аеның беренче көне.


Рәҗәб аеның көннәре алтынчы кат күк ишекләренә язылган. Әлеге айда мөселман кешесе ихласлык белән бер көн ураза тотса, шул ишекләр ачылыр һәм Аллаһтан ул кешенең гөнаһ-кимчелекләре кичерелүе соралыр. Әгәр ике көн тотса, барлык җир һәм күк әһелләре аңа "Аллаһның рәхмәтләре ирешсә иде" дип сорап торыр. Ә инде өч көн ураза тотса, ул кеше белән тәмуг арасында пәрдә корылыр...

Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төндә Рәгаиб кичәсе билгеләп үтелә. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) әтисе Габдулла белән әнисе Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм никахлашкан.

Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлылык күрсәтәдер.

Ислам динендә берничә кич аерым билгеләнеп куелган. Аллаһы Тәгалә, Үзенең колларын кызганып, шундый вакытларны бүләк итә - бу вакытларда тәүбәләр, кылган догалар кабул ителер.

Мондый кичәләрдә укылмый калган намазларны үтәргә, Коръән укырга, тәүбә итәргә, сәдакалар өләшергә, мөселманнарны шатландырырга кирәк. Изге кичәләргә хөрмәт белән карау һәм гөнаһлардан саклану лазем.

Пәйгамбәребез (с.г.в): "Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылынган дога кире кайтарылмас. Рәгаиб кичәсе - шуларның берсе. Бу кичәдә кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итү, Аллаһтан гафу сорау; фәкыйрьләргә ярдәм итү, сәдәкалар өләшү; догалар белән мәрхүмнәрне искә алу; үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылырга кирәк", - дигән.

Рәгаиб кичәсенең кыйммәте турында күп кенә хәдисләрдә әйтелә. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в) Рәҗәб аеның әһәмияте хакында сөйләгәндә, бер карт кеше ай дәвамында ураза тота алмавы турында әйтә. Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа: "Син рәҗәп аеның беренче, унбишенче һәм соңгы көннәрендә уразада бул. Ай буе ураза тоткан әҗер-савап алырсың. Чөнки савабы ун мәртәбә күбрәк була. Әмма изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичне дә онытма", - дип әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев