Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе районында өч йөздән артык кардәшебез дини гыйлем үзләштерә

    Быелгы уку елында Тирсә, Исәнбай, Ямурза, Кырынды, Көчек, Иж-Бубый, Кичкетаң, "Хәсән" мәчетләрендә һәм Әгерҗе мәдрәсәсендә дини укулар оештырылган. Аларда өч йөзгә якын кардәшебез дини белемнәрен камилләштерә. Мөгаллимәләргә "Укулар ничек бара?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Дилә АБДУЛЛИНА, "Нур" мәдрәсәсе мөгаллимәсе: - Мәдрәсәдә укулар 1 октябрьдән башланды. Атнага ике тапкыр дини...

    Быелгы уку елында Тирсә, Исәнбай, Ямурза, Кырынды, Көчек, Иж-Бубый, Кичкетаң, "Хәсән" мәчетләрендә һәм Әгерҗе мәдрәсәсендә дини укулар оештырылган. Аларда өч йөзгә якын кардәшебез дини белемнәрен камилләштерә. Мөгаллимәләргә "Укулар ничек бара?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    Дилә АБДУЛЛИНА, "Нур" мәдрәсәсе мөгаллимәсе:

    - Мәдрәсәдә укулар 1 октябрьдән башланды. Атнага ике тапкыр дини укуларга 21 бала, 43 өлкән кардәшебез йөри. Аларны без - биш мөгаллимә укытабыз. Дәресләрне Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган программа нигезендә алып барабыз. Диния нәзарәте дәреслекләр белән дә тәэмин итте. Шуңа бу яклап бернинди проблема да юк. Мөгаллимнәрнең укыту тәҗрибәсен камилләштерү максатыннан Татарстан Диния нәзарәте башка шәһәр йә район мәдрәсәләре мөгаллимнәре белән очрашулар да оештыра. Без узган ел Казанда һәм Кукмарада булып кайттык. Үзебез өчен файдалы бик күп мәгълүмат алдык. Гомумән, Диния нәзарәте уку-укытуны тиешле дәрәҗәдә оештыруга бик зур игътибар бирә. Ни кызганыч, мәдрәсәбезгә татарлар бик аз йөри. Катнаш гаиләләрдән, таҗиклар арасыннан белем эстәүчеләр күп.

    Дини белем алырга теләге зур булганнарга ара ераклыгы да киртә булалмый. Әнә, Роза Фәйзуллина атнага ике тапкыр Азеводан, Гүзәл Хәйруллина - Мордывыйдан, Филисә Хәбибуллина - Наҗардан, Нурания Сәләхиева Иж-Бубыйдан килеп йөриләр. Быел мәдрәсәне сигез кардәшебез тәмамлый. Аларга май аенда тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылачак.

    Гөлсәрия ХАННАНОВА, "Хәсән" мәчете мөгаллимәсе:

    - Бездә укулар, гадәттәгечә, сентябрьнең беренче атнакичендә башланды. Атнасына биш тапкыр укытабыз, җомга, шимбә - ял. Татарстан Диния нәзарәте раслаган программадагыча, без дә шәкертләребезгә фикһ, тәҗвид, гакыйдә, Коръән уку, гарәп теле фәннәрен өйрәтәбез. Һәр дәрес әдәп-әхлак, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормышын өйрәнү белән үрелеп барыла. Тәҗвид һәм Коръән уку дәресләрен мин алып барам, гарәп телен - Энҗе Зиннурова, фикһны - Гөлнур Насыйбуллина, гакыйдәне Гөлнәзирә Шәрәфетдинова укыта. Сүз уңаеннан: Гөлнурыбыз (ул Тирсәдән Вәгыйзь хәзрәт Гыймазов кызы - авт.) Мордывыйдан тикле килеп йөри. Аллаһы Тәгалә юлын уң итсен иде аның. Балаларга Фәния Вәлиева, Раушания Акбашева белем бирә. Ә саннарга килгәндә, безгә укырга 12 бала, 51 өлкән кеше йөри. Аларның һәркайсына Ходай тәгалә уш-зиһен биреп, укуларында җиңеллекләр насыйп итсә иде.

    Наилә ШӘЙДУЛЛИНА, Исәнбай мәчете мөгаллимәсе:

    - Өлкәннәр белән атнасына ике тапкыр, балалар белән өч йә дүрт тапкыр шөгыльләнәбез. Укуларга алты өлкән авылдашыбыз, унлап бала йөри. Өлкәннәребез арасында да Коръәнне гарәпчә укучылар бар инде, шөкер. Балалар да дини гыйлемнәрне бик теләп үзләштерәләр. Ә менә Ралина Хәбирова, Азалия Идрисова, Лиана Гыйззәтуллина, Кристина Щукинаның тырышлыгы, үҗәтлеге - һәркемгә үрнәк. Дини гыйлем бирү белән бергә без вәгазьләнүгә, әдәп-әхлак күнекмәләре өйрәтүгә дә зур игътибар бирәбез. Вәгазьләргә балалар да, өлкәннәр дә яратып йөри. Фикер алышуларда да бик актив катнашалар. Балалар белән чәй табыны артында дини темаларга фикер алышабыз. Авылдашларымның дини гыйлемнәр туплауга, үз тормышларын дин кануннар нигезендә алып барырга омтылуына бик сөенәм. Шуңа мәчетебезгә дә, дәресләргә дә зур теләк белән йөрим.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: