Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗедә булган зур сөйләшүдә Казаннан Аксакаллар шурасы рәисе катнашты

Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Менделеев районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина, районыбызның имам-хатиблары катнашында зиратлар торышы һәм татар теленә багышланган зур сөйләшү булды.

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин бирегә җыелучыларны сәламләгәч, чара Коръән уку белән башланып китте. Аннары сүзне Казан кунагы Айрат хәзрәт Әюпов алды. Ул, Әгерҗегә килгәндә данлыклы мәдрәсәсе булган Иж-Бубыйга кереп, шушы авылда төзелүче сәүдәгәр Мөхәммәтҗан бай Әхмәтҗанов йорты белән танышуын, биредә тарихны һәм гореф-гадәтләрне саклау буенча нинди эшләр башкарылуы белән танышуын әйтте.

Айрат хәзрәт очрашуга килүчеләргә 2016 елда Аксакаллар шурасының зиратларны тәртипкә китерү буенча Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате турында сөйләде. Бу мәсьәлә буенча указ кабул ителгәч, махсус комиссия төзелгән. Әлеге комиссия әгъзасы Айрат хәзрәт Әюпов күп кенә районнарда яшьләр белән бергәләп каберстаннарда чистарту буенча өмәләр уздырылуы турында бәян итте, бу тәҗрибәне Әгерҗедә дә кулланырга кирәклеген искәртте. Тәртипкә китерү эшләре 2019 елда – ТАССРның юбилее алдыннан тәмамланырга тиешлеген ассызыклады.

Очрашуда зират юлларына вак таш җәю кирәклеген дә искәртте Казан кунагы. Ришат Нурисламов хәзерге вакытта авыл эчләрендәге юлларның тәртипкә китерелүен, зиратка илтүче юлларга вак таш җәюне үзара салым акчасына башкарырга мөмкин булуын хәбәр итте.

Татар теле мәсьәләсе турында сүз кузгатылып татар мәктәпләрен кайтарырга кирәклеге турындагы фикер әйтелгәч, Вәсилә Сафиуллина безнең районда татар балаларының үз телләрендә белем алулары, туган телдә белем бирүче Исәнбай, Кадыбаш мәктәпләренең республикада гел алдынгылар сафында булулары турында сөйләде. Татарча укыган балаларның Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында рус теленнән 96-98 балл җыюларын да, районда мари һәм удмурт телләрендә укучы балалар да татар телен өйрәнүдән баш тартмавын да әйтте.

  • Данлыклы Иж-Бубый авылында уздырылучы төбәкара Буби укуларында катнашучылар елдан-ел артуына да сөенәбез. Март аенда республика күләмендә уздырылачк Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгына әзерлек эшләре дә алып барабыз. Әхлак дәресләрен укытуны да дәвам итәбез, – дип сөйләгәч, Вәсилә Сафиуллина биредә җыелган өлкәннәргә “балалар, оныклар белән өйдә татарча сөйләшегез, ана теленең мөһимлеген аңлатыгыз“,  дип мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев