Әгерҗедә Коръән укучылар бәйгесе узды
Бүген Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе узды. Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән иде. Бәйгенең иң кечкенә катнашучысы - Чишмәдән ике яшьлек Яхъя Корбанов жюри әгъзаләрен дүрт сүрәне яттан сөйләп шаккатырды. Әгерҗедән өч яшьлек Алиша Тарисова да белгән сүрәсен бик аһәңле итеп укып җиткерде. Ә гомумән...
Бүген Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе узды.
Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән иде. Бәйгенең иң кечкенә катнашучысы - Чишмәдән ике яшьлек Яхъя Корбанов жюри әгъзаләрен дүрт сүрәне яттан сөйләп шаккатырды. Әгерҗедән өч яшьлек Алиша Тарисова да белгән сүрәсен бик аһәңле итеп укып җиткерде. Ә гомумән алганда, бәйгедә 40тан артык бала үз көчен сынады. Призерларга бүләкләр тапшырылды. Мул итеп табын да әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев