Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗедә Коръән укучылар бәйгесендә сиксән бала катнашты

Әгерҗедә Коръән укучылар бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең моның кадәр күп булганы юк иде әле. Быелгы бәйгедә дүрт яшьлек балалардан алып сигезенче дистәне ваклаган өлкәннәргә кадәр - барлыгы 80 дин кардәшебез катнашты. Яхшылыкта узыштылар - Без бу чарага Ижаудан да балалар чакырдык. Бәйге - үз белемеңне күрсәтү генә түгел, тәҗрибә уртаклашу...

Әгерҗедә Коръән укучылар бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләрнең моның кадәр күп булганы юк иде әле. Быелгы бәйгедә дүрт яшьлек балалардан алып сигезенче дистәне ваклаган өлкәннәргә кадәр - барлыгы 80 дин кардәшебез катнашты.
Яхшылыкта узыштылар
- Без бу чарага Ижаудан да балалар чакырдык. Бәйге - үз белемеңне күрсәтү генә түгел, тәҗрибә уртаклашу өчен дә менә дигән мөмкинлек. Пәйгамбәребезнең "Яхшылыкта узышыгыз" дигән сүзләре бар. Бу балаларның Коръән уку буенча ярышуы алар өчен бары файдага гына булачак , - диде "Нур" мәчете имам-хатибы Рамазан хәзрәт Хәмидуллин.
Ижаудан килгән балалар арасында 50(!) сүрәне яттан белүчеләр дә бар иде. Аларның күпчелеге Коръәнне гарәп телендә "шаулатып" укый. Шуңа үз төркемнәрендә призлы урыннар алучыларның күпчелеге Ижаудан килгән балалар булуы бер дә гаҗәп түгел. Тик бу Әгерҗе балаларына кәеф кырылу өчен сәбәп булалмый. Чөнки Ижау балалары Удмуртия Диния нәзарәте каршында оештырылган мәдрәсәдә белем алалар, дин сабагы үзләштерү өчен мөмкинлекләре дә зуррак. Ә бездә авыл балаларының күпчелегенә Әгерҗедәге мәдрәсәгә йөрү бәхете тәтеми. Шуңа карамастан, алар арасында да Коръәнне яттан сөйләүчеләр дә, гарәп графикасы нигезендә укучылар да җитәрлек. Иң мөһиме - бу балаларның өйрәнергә, белгәннәрен камилләштерергә теләкләре зур. Әнә, Иж-Бубыйдан Диана Зәйнетдинова әлегә өч-дүрт кенә сүрәне яттан белсә дә, бәйгедән соң тагын да тырышып өйрәнәчәкмен, ди.
- Мин дин дәресләренә бик теләп йөрим. Котдус хәзрәт безне дин сабагына гына түгел, әдәп кагыйдәләренә дә өйрәтә, - ди кыз.
Мөгаллимә Наилә ханым Шәйдуллина бәйгегә ерак Исәнбайдан җиде шәкертен алып килгән.
- Мин балалар белән әле беренче елын гына шөгыльләнәм. Алар дәресләргә бик яратып йөриләр, - ди ул.
Әнә, 3 сыйныф укучысы Энҗе Латыйпова күп кенә сүрәләрне өйрәнгән, намазга баскан, гарәпчә укырга өйрәнә. Мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укучы кызны Наилә ханым мактап туялмый. Шушы ук авылдан рус милләтеннән булган Щукиннар гаиләсе дә Ислам динен кабул иткән. Әти-әниләре, биш бала - барысы да намазда.
- Рус кызы булса да, Кристина да дин нигезләрен бик тырышып үзләштерә, татарча өйрәнә, - ди Наилә ханым бәйгегә килгән кызны үсендереп.
Балаларның күпчелеге бәйгедә әле беренче елын гына катнаша. Кабат катнашучылар арасында Тирсәдән Илнар Закиров булуына игътибар иттем.
- Мин узган ел II урын алган идем. Быелгы бәйгегә яңа сүрәләр ятлап килмәдем. Тик аларны мөгаллимәм Роза Корбанская белән бергәләп макәм белән укырга өйрәндем, - диде Илнар.
- Үзең белгәннәрне башкаларга өйрәтү - бик тә саваплы гамәл. Сез үзегез белгәннәрне, йола, гореф-гадәтләребезне зур тырышлык белән шушы балаларга өйрәтәсез икән, Аллаһ Тәгалә бик тә разый булыр, иншаллаһ, - дигән сүзләр белән мөгаллимнәргә, әти-әниләргә олы рәхмәтен җиткерде Мөхәммәтазат хәзрәт.
Бәйге бәйрәмгә әйләнде
Коръән укучылар бәйгесе Чишмәдән дүрт яшьлек Нуриман Корбановның Коръән укуы белән башланап китте.
- Нуриман, күптән түгел Чаллыда Ак мәчеттә узган Коръән укучылар бәйгесендә каташып, дүртенче урын алды. Шундый дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашуы өчен рәхмәт кечкенә мөселман егетебезгә, - дип, Мөхәммәтазат хәзрәт аңа акчалата бүләк тапшырды.
Сүз уңаеннан: бу бәйгедәдә дә иң кечкенәләр төркемендә I урынны Нуриман яулады. Ул жюри әгъзаләрын 19 сүрәне яттан белүе белән таң калдырды. Башка яшь төркемнәрендә җиңүчеләр булып Ижаудан бертуган Ильяс, Камил, Алия, Әминә Газизовлар, Әгерҗедән Җәмилә Рузаева, Чишмәдән Дамир Котлыгилдин һәм Камилә Корбанова калдылар. Башка еллардан үзгә буларак, быелгы бәйгедә өлкәннәргә дә үз көчен сынап карау мөмкинлеге бирелде.
- Мин бу балаларны бик тә сокланып күзәттем, аларга ак көнләшү белән карадым. Безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Үзем дә макәм белән биш сүрәне яттан сөйләдем һәм өченче урынга лаек булдым. Мин бәйгедән дәртләнеп, киләчәктә дини белемнәрне тагын да тырышып үзләштерү теләге белән кайттым. Бәйгене оештыручыларга зур рәхмәт, - диде Әгерҗедән 76 яшьлек Сания ханым Сафиуллина.
Балалар үз белемнәрен дини викторинада да сынадылар. Иң төгәл җавап бирүчеләр Ямурза һәм Исәнбай балалары булды.
Призлы урыннар алган балаларга истәлекле бүләкләр бик мулдан әзерләнгән иде. Аларны казанда пешкән аш, пылау белән дә сыйладылар иде. Бәйге бәйрәмгә әверелеп, кичкә кадәр дәвам итте.
- Ә алдагы елда мондый бәйгене азан әйтүчеләр арасында да уздырырга ниятлибез, - диде Мөхәммәтазат хәзрәт.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев