Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗедә Рамазан гаете уңаеннан балаларга бәйрәм оештырылды

Рамазан гаете уңаеннан Әгерҗенең “Нур“ мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Балалар  бәйрәмгә әти-әниләре белән бергәләп килделәр. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин  барчасын Ураза гаете белән котлады. Балаларның бәйрәм итүен карарга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килде.

Чара кечкенә балаларның Коръән аятьләрен, сүрәләрен укулары белән башланды. Балалар өчен викторина, күңелле уеннар, ярышларны район хакимияте хезмәткәре Энҗе Муллахмәтова һәм Дилмира Ибәдуллаева оештырды. Балалар җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә ярыштылар. Футбол да уйнадылар, тоннель аша да чыктылар, аркан да тартыштылар. Ә әтиләре аркан тартышканда көч биреп тордылар. Табышмакларның җавапларын табу да бик кызыклы булды. Аларның җавапларын табучылар арасында лотерея да оештырылды. Батутларда сикерү дә, карусельдә әйләнү дә балаларга бик ошады. “Тылсымлы капчык”тан һәркем бүләк тә алды. Понида йөрү дә балалар өчен көтелмәгән шатлык булды.

Бәйрәмдә балаларга бик күп бүләкләр һәм тәмле-татлы күчтәнәчләр өләшенде. Йөз бала кулына күчтәнәч тутырылган пакет, күңел тулы шатлык-куаныч алды бәйрәм чарасыннан.

Аннан бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте.

– Искиткеч күңелле бәйрәм булды. Сеңелем Алиша да, башка балалар да, үзем дә бик күп уеннарда катнаштык,бик рәхәтләнеп уйнадык. Бүләк-күчтәнәчләр дә мулдан булды. Бәйрәмнәрнең дә бәйрәме булды, – диде Адель Тарисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев