Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗедән Фәридә апа Рамазанова 90 яшендә дә чәкчәк пешерә

"Озын гомерле нәсел без", - дип сөенә Әгерҗедә гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Фәридә апа РАМАЗАНОВА. Аның Әгерҗедәге сеңлесе Флүрә дә 82 яшен тутырган, Уфададагы энесе белән сеңлесе дә ак чәчәкле гомер көзләренә кергәннәр инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Фәридә апаны олуг юбилее белән котларга...

"Озын гомерле нәсел без", - дип сөенә Әгерҗедә гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Фәридә апа РАМАЗАНОВА. Аның Әгерҗедәге сеңлесе Флүрә дә 82 яшен тутырган, Уфададагы энесе белән сеңлесе дә ак чәчәкле гомер көзләренә кергәннәр инде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Фәридә апаны олуг юбилее белән котларга баргач, әле юбилярыбызның 90 яшьтә дә бик тәмле итеп чәкчәк, камыр ризыклары пешерүен күреп соклануын белдерде.

- Аяклар тыңламаска маташса да, ятып кына торуны күз алдына да китермим. Балаларымны әле дә тәмле ризыклар белән сөендерә алуыма бик шатланам, - ди Фәридә апа.

Туганнары да өлкән апаларының йортына эзне суытмыйлар. Аларны да һәрвакыт мул табын белән каршы алалар биредә.

- Әти вафат булганда миңа 17 яшь кенә иде әле. Әни дүрт бала белән калды. Эне-сеңелләремне тәрбияләү минем җилкәгә дә төште. Бер телем икмәкне дүрткә бүлеп ашаган заманнар бар иде, - ди Фәридә апа.

- Гомер буе апа белән бергә яшәдек. Борчуым булса, ул - киңәшчем, шатлыгымны уртаклашучы да ул булды, - ди Флүрә апа да.

Ул заманнарда берәр уку йортында белем алу насыйп булган булса Фәридә апа бик дәрәҗәле эштә дә эшли алган булыр иде. Юк шул, кая ул укулар! Әмма бик тә башлы, тырыш кыз Әгерҗедә үз урынын таба. Район элемтә узелында электр механигы булып эшләп, 38 еллык хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга.

- Эшемне бик яратып, намус белән башкардым. 60 яшемдә генә пенсиягә киттем, - ди ул.

Әле хәзер дә бергә эшләгән яшь коллегалары аның хәлен еш белеп торалар, кунакка киләләр. Фәридә апа белән сөйләшеп сүзләре бетми аларның. Бик тә ачык күңелле, өлкән яшьтә дә яхшы зиһенле Фәридә апа белән сөйләшеп утыруы - үзе бер гомер ул.

Насыйп ярын да эш урынында таба Фәридә апа. Фронттан кайтып, Минзәлә якларыннан килеп Әгерҗегә урнашкан Сәетгәрәй дә электр монтеры булып эшли. Бәхетле гаиләдә өч бала үсә. Венера гаиләсе белән Чаллыда яши, Радик - Пугачево бистәсендә отставкадагы полковник. Ә төпчекләре Ринат Әгерҗедә төп йортта кала. Арча якларында туып-үскән Лилиясе белән бик кадер-хөрмәттә яшәтәләр әниләрен.

- Балаларым - менә дигән! - дип сөенә Фәридә апа. - Лилия кызым 20 ел элек килен булып төшкәннән бирле "әни" дип өзелеп тора. Оныкларым - булачак табибә Айгөлебез белән мәктәптә укучы Булатыбыз да акыллы, тәүфикълылар, - ди Фәридә апа.

- Гомер көземне балаларым, оныкларым белән каршы алуыма сөенәм. Миңа бәхетле картлык бүләк иткәне өчен Ходайга рәхмәтле мин. Һәркемгә минеке кебек бәхетле гомер көзе телим, - диде Фәридә апа.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев