Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗедән Мөсәвәрә әби Закирова: “Аллаһыга сыенып яшәдем“

"Ий, кызым, Биектаудан икәнсең әле, бик күп таптадым инде мин ул юлларны", - дип каршы алды безне Әгерҗедән 90 яшьлек Мөсәвәрә әби ЗАКИРОВА. ...Кодашта туып-үскән Мөсәвәрне сугыш әтисез калдыра, әнисе дә 38 яшендә үлеп китә. Сеңлесе Кафия, энесе Әхмәтхуҗаны аякка бастыру әле үзе дә яшүсмерлектән чыгып җитмәгән Мөсәвәрә җилкәсенә төшә....

"Ий, кызым, Биектаудан икәнсең әле, бик күп таптадым инде мин ул юлларны", - дип каршы алды безне Әгерҗедән 90 яшьлек Мөсәвәрә әби ЗАКИРОВА.

...Кодашта туып-үскән Мөсәвәрне сугыш әтисез калдыра, әнисе дә 38 яшендә үлеп китә. Сеңлесе Кафия, энесе Әхмәтхуҗаны аякка бастыру әле үзе дә яшүсмерлектән чыгып җитмәгән Мөсәвәрә җилкәсенә төшә.

- Өскә, аякка кияргә юк, ризыкны әйтмим дә инде. Нинди генә үлән ашамадык без ул чакларда?! Әле ярый, сыерыбыз бар иде, шуңа ачка үлмәгәнбездер инде. Тик сыерның үзен дә ашатырга кирәк шул. Шулай бер караңгы көздә басудан салам алып кайтканымны колхоз рәисе күрде дә караклыкта гаепләде. Ничек төрмәгә алып китмәгәннрдер шул чакта?! Сыерны саттым да, өстемдә ни бар, шуның белән Әгерҗегә чыгып киттем, - дип сөйләгәндә, тамакка төер утыра. - Шуннан соң да "Их, туйганчы бер ашарга!" дигән чаклар күп булды, - дип дәвам итә.

Әгерҗегә килгәч тә җиңел эш эзләп йөрми ул, башта озак еллар СМПда, аннан сөт заводында эшли. Биредә язмыш аны ике баласы белән тол калган ир белән очраштыра.

- Без аның белән таныш булганбыз инде, Бәгъзәнур Сокманнан иде. Колхозда тракторда эшләгәндә мин аның сукачысы булдым. Ничә еллар узгач язмыш безне кабат күрештерде, - ди. Берникадәр вакыттан соң алты яшьлек Альберт, тугыз айлык Азатка иптәшкә уртак уллары Алмаз дөньяга килә.

Еллар үтә. Тормышлары да тернәкләнеп китә. Уртак тырышлык белән йорт салып керәләр. Өйләреннән ерак түгел "Хәсән" мәчете сафка баскач, шунда йөри башлый Мөсәвәрә.

- Укый-яза белмәсәм дә, күңелем белән һәрчак Аллаһыга сыендым. Раббыбыз ташламагач, тормышта югалып калмыйсың икән, - ди ул. Мәчеткә йөргәненә 20 елдан артык инде, Рамазан аенда тәравих намазларын да куймый ул. Әнә, 90 яшендә дә ураза тота.

- Күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән мөгаллимә күршебез Гөлсәрия Ханнанованы бик юксынам. Бик күпләрпне дингә тартучы, намазга бастыручы булды ул, - ди ямансулап.

90 яшьлек күркәм юбилее көнендә уллары, өч килене - өч Әлфиясе, оныклары, оныкчыклары белән бергә юбилярны Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров та тәбрикләде һәм Россия Президентының, район башлыгы Валерий Макаровның котлауларын җиткерде, бүләкләр тапшырды.

- Безнең әни кебек сабыр кеше башка юктыр ул... Бик гадел....Искиткеч тырыш...Ачлык үзәгенә үткәнгәндер, әни бакчасына чәчәкләр утыртмый, яшелчәләр, җиләк-җимеш кенә утырта...Һаман үз дөньясын үзе көтәргә тырыша...

Якыннары Мөсәвәрә әби турында бик озак сөйләделәр. Ә ул аларны сабыр гына тыңлый-тыңлый, бүгенге тормышына шөкер итеп, дисбесен тартты да тартты...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев