Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсендә – бәйге

Әгерҗенең "Нур" мәчетендә мөселманнар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе һәм 10-15 яшькә кадәр балалар арасында Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча викторина узды. Әгерҗе, Иж-Бубый, Көчек, Кырынды, Ямурза, Тирсә һәм Исәнбай авылларыннан имамнар үзләренең шәкертләрен алып килгәннәр иде. Бәйгене башлап җибәрер алдыннан "Нур" мәчете имам-хатибы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин бәйгенең...

Әгерҗенең "Нур" мәчетендә мөселманнар арасында районкүләм Коръән уку бәйгесе һәм 10-15 яшькә кадәр балалар арасында Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча викторина узды. Әгерҗе, Иж-Бубый, Көчек, Кырынды, Ямурза, Тирсә һәм Исәнбай авылларыннан имамнар үзләренең шәкертләрен алып килгәннәр иде.

Бәйгене башлап җибәрер алдыннан "Нур" мәчете имам-хатибы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин бәйгенең кагыйдәләрен аңлатып уңышлар теләде.

Бу бәйге сайлап алу туры гына. Районда җиңүчеләр, төбәкара, казыяткә кергән районнарда җиңүчеләр (Корән бәйгесендә беренче урын алучылар һәм Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча викторинада беренче өч урын алучылар) ноябрь аенда бәйгедә катнашачаклар, ә инде анда җиңүчеләр республика турына чыгу хокукына ия булачак. Анысы 24 декабрьдә Казанның "Гали" мәчетендә узачак. Республика турында беренче урын алучы - Хаҗ, икенче урын - Гомрә, өченче урын кыйммәтле бүләк белән бүләкләнәчәк.

Имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт, декабрь аенда, Пәйгамбәребез Мөхаммәтнең туган көне, мәүлид хөрмәтенә тагын бер бәйге уздырып, ныграк әзерләнергә киңәш итте.

Бәйге узгач, жюри әгһзаләре ("Нур" мәдрәсәсе мөгаллимәләре һәм авыл имамнары) катнашучыларның җыйган балларын санап, түбәндәге нәтиҗәләргә килделәр:

Коръән бәйгесендә җиңүчеләр:

Ирләр арасында

1 урын - Корбанов Габделмәлик Ренат улы 15 яшь (Чишмә авылы)

2 урын - Галләмов Рәшит Габдулхәй улы 69 яшь (Көчек)

3 урын - Мөхаммәтдинов Мансур Мөхәммәтдин улы 80 яшь (Көчек)

Хатын-кызлар арасында

1 урын - Галләмова Әлфия Тахир кызы (Әгерҗе)

2 урын - Зиятдинова Анисә апа (Әгерҗе)

3 урын - Калимуллина Рәйсә апа (Кырынды)

Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча викторинада җиңүчеләр:

1 урын - Сәлимгәрәева Гүзәл Рифат кызы (Хор-Ключ)

2 урын - Хабирова Ралина Шамил кызы (Исәнбай)

3 урын - Идрисова Азалия Рамиль кызы (Исәнбай)

Җиңүчеләрне һәм һәрбер катнашучыны бүләкләгәннән соң мәдрәсә ашханәсендә тәмле ризыклар көтеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев